Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Исән калган өчен гаепле

Исән калган өчен гаепле
27.01.2015 / Төрлесеннән

Исән калган өчен гаепле1912 елда японлы Масабуми Хосоно Транспорт министрлыгында эшли һәм эш сәфәренең берсендә “Титаник” корабына эләгә. Ул боз тавына бәрелгәндә Хосоно йоклаган була. Масабуми һушына килгәндә коткару көймәсендә бер генә урын кала, ул анда утыру бәхетенә ирешә һәм “Титаник” һәлакәтеннән соң исән калган бердәнбер японлы буларак танылу ала.

Америка гәзитләре аңа “бәхетле япон егете” дигән исем бирсә дә, Япониядә Хосононы куркак дип игълан итәләр. Бу ил кануннары буенча, ул, самурай рухына тугры калып, кораб белән бергә батып үләргә тиеш була. Хосоно исеме намуссыз кеше мәгънәсендә мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән, ул гомере буе шушы кылыгы өчен җавап бирә. Әлеге каһәрләү озак еллар дәвамында японлының үзен генә түгел, аның бөтен гаиләсен дә эзәрлекләгән.


Кызыклы фактлар:

- Фаҗига вакытында “Титаник”та 1 мең 316 пассажир, 908 экипаж әгъзасы, барлыгы 2 мең 224 кеше була, шуларның 711е генә исән кала.

- Беренче класс төрендәге билет бәя­­се 4 мең 350 доллар була.

- Ул чорда “Титаник” дөньядагы иң зур пас­­сажирлар корабы булып исәпләнә, аның озынлыгы 268 метр, авырлыгы 46328 тонна тәшкил итә.

- “Титаник”ның исән калган иң соңгы пас­­са­жиры 2009 елда 97 яшендә вафат була. Фаҗига вакытында аңа нибары 2,5 ай була.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Сегодня, 13:10 :: Мәдәният һәм сәнгать
Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»