Мең яшьлек имән
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мең яшьлек имән

28.01: Мең яшьлек имән

Мең яшьлек имәнФранциянең төньяк-көнбатышында урнашкан Нормандиянең Алувиль-Белефос авылында кәүсәсе эченә католиклар кәшәнәсе (часовня) урнаштырылган мең яшьлек имән үсә. Аның биеклеге — 20, киңлеге 16 метр. Легенда буенча ул Нормандиягә нигез салыну уңаеннан 911 елда утыртылган булган. Ә кайбер белгечләр аңа 1200 яшь бирә.

Моннан 400 ел элек агачны яшен сугып, ул икегә ярылгач һәм корымыйча, яңадан үсеп, яфракка төренгәч, бу могҗизага хәйран калган урындагы аббат Де Труа агач эченә кәшәнә куярга карар итә. Ул яшен атканнан соң кәүсәдә барлыкка килгән куышлык эченә әтисе һәм дусты ярдәмендә ике бүлмә эшли. Аларга менү өчен баскыч ясала. Аскы каттагысы — Мәрьям-Ана, ә өскесе дәрвиш кәшәнәсе дип атала. Мәйданы — 2 квадрат метр, биеклеге 2,3 метр булган беренче бүлмә — гыйбадәт кылу урыны, ә икенчесендә Дю Серко атакай дәрвиш булып яшәгән.
Француз революциясе вакытында чиркәүне яндырырга уйлыйлар, ләкин бер укытучы агачка “Акылга килү гыйбадәтханәсе” дип язылган такта элгәч, аңа тимиләр. XIX гасырда Наполеон IIнең хатыны, француз императрицасы Евгения кәшәнәгә Мәрьям-Ананың алтын йөгертелеп эшләнгән агач сынын бүләк итә. Ул хәзер урындагы чиркәүдә саклана.
Бу агач турында 1981 елда фильм төшерәләр. Хәзер ул тарихи һәйкәл буларак саклауга алынган һәм төзек­ләндерелгән.
Кәшәнә-имән — туристларның яраткан урыны. Монда елына 40 меңгә якын кеше була. Ел саен 15 августта төрле илләрнең католиклары һәм православие христианнары биредә бәйрәм үткәрә.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




17-08-2018 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
17-08-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
17-08-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»