Сагынырбыз сине...
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сагынырбыз сине...

29.07: Сагынырбыз сине...

Сагынырбыз сине...Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булды.

27 июльдә киңкүләм мәгълүмат чаралары күре­некле эстрада йолдызы­ның Нефтекама — Тә­тешле юлында машинада барганда, кинәт йөрәге туктап, якты дөньядан китүен хәбәр иттеләр.



Җыр сәнгатебездә Хә­ния Фәрхи буларак таныл­ган Хәния Фәрхис­лам кызы Хәлидуллина 1960 елның 30 маенда Тәтешле райо­нының Салай дигән кеч­кенә авылында туган. Күрше­дәге Бәдрәш авылында мәктәп тәмамлаган. Унҗиде яшеннән Мәс­кәүдә укып, эшләп, башкаладагы “Бәйрәм” ан­самблен­дә җырчы биографиясен башлаган.
Хәния Фәрхи — күпмеңнәрчә татар һәм башкорт тамаша­чы­сының яраткан җыр­чысы гына түгел, гади кешенең шатлык-куанычларын, кайгы-хәсрәт­ләрен җырлары аша халыкка түкми-чәчми җиткерүче дә иде. Шуңа күрә милләттәшләребез аны яратты, үз итте. Аның башкаруындагы “Әлдер­мешкә кайтам әле”, “Сагынам сине, Питрәч”, “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”, “Онытылыр димә”, “Казан кичләре”, “Кышкы чия”, “Уфа — Казан” кебек җыр­лар, чын мәгънәсендә, халыкныкына әверел­де. Халыкчанлык җырчы эшчән­легенең асылын тәшкил итә иде. Гомумән, аның репертуарында 300дән артык җыр бар иде.
Хәния Фәрхи “Татар җыры” халыкара конкурсында 15 тапкыр “Алтын барс” билгесе белән бүләк­ләнде. Казан шәһәрендәге “Йолдызлар аллеясе”ндә аның исеме язылды.
Җырчыда якташлык хисе көчле иде. Башкортстанга гастрольләргә, һәртөрле мәдәни чараларга канатланып кайтты. Якташ җырчы һәм композиторлар Ризван Хәкимов, Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов, Урал Рә­шитов, Зифа Нагаева һәм башкалар белән тыгыз хезмәттәшлек итте.
“Кызыл таң”чылар бе­лән очрашуга да ул тормыш иптәше, концертларын оештыручы Габделхәй Биктаһиров белән берничә тапкыр килде. Гәзит укучылар өчен интервью бирде. “Кызыл таң” гәзи­тенең 95 еллыгы билгеләнгәндә “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда аның ялкынлы котлау сүзләре һәм моңлы җырлавы хәтеребездә әле.
Мәрхүмәнең гаилә­се­нең, туган­нарының, якын­нарының тирән кайгысын ихлас уртаклашабыз. Ходай сезгә сабырлык бирсен! Хәния Фәрхинең исеме күңелләрдә мәңге сакланыр.
“Кызыл таң” нәшрияты коллективы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»