Исемнәре генә түгел, гамәлләре дә гүзәл
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Исемнәре генә түгел, гамәлләре дә гүзәл

30.12: Исемнәре генә түгел, гамәлләре дә гүзәл

Исемнәре генә түгел, гамәлләре дә гүзәл– Утлы әтәч елына баглаган өметләребез­нең күбесе чынга ашты, башкарылган эшләргә республиканың бик күп төбәкләрендәге гүзәл затларны җәлеп итүгә ирештек, барыбыз да бер булып эшләгәч, хыяллар да чынга аша икән, – ди “Сәхиб­җа­мал” татар хатын-кызлары оешмасының рәисе, Башкортстанның атказанган мәдәният хез­мәткәре, Вазих Исхаков, Мифтахетдин Акмулла исемендәге премияләр иясе Динә Морзакаева.

Ел башында “Ихлас” мәчете белән бергә оештырылган һәм Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган чара күпләр­нең хәтеренә уелды.
“Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере” дип аталган әдәби-музыкаль кичә Уфада 2013 елдан бирле оештырыла. Быел ул ике тапкыр үткәрелде, Казанда да оештырылды. Ул оешма­ның 15 еллыгына үзенчә­лекле бүләк булды.
Әйткәнебезчә, “Сәхиб­җамал” оешмасы районнарда да актив эшли. Быел ул Миякә районында мөс­лимәләр белән берлектә дини-әхлакый чара оештырды. Чакмагыш районында, Благовар һәм Кушнаренко районнары хатын-кызларын да чакырып, дуслык бәйрәме оештырылды. Шунда ук “Самавыр бәйрә­ме” дә узды. Кырмыскалы районының Бозаяз авылында Лилия Сөләйманованың авыл тарихына багышланган китабының исем туе үткәрелде.
Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында оешманың идарә әгъзасы Лилия Сәгыйдуллина оештырган “Җанлы сүз” бәйгесендә яшьләр, үсмер балалар да катнашты. Аларның әдәби әсәрләрне сәнгатьле сөйлә­венә республиканың күре­некле иҗади шәхеслә­ре бәя бирде.
Кушнаренко районының Түбән Сәет авылы янында 55нче параллельләр һәм меридианнар кисешкән уникаль географик нокта янында үткәрелгән дуслык бәйрәме күпләрнең хәте­рен­дә калды.
– Бу – планетада коры җир­дә очрый торган бердәнбер шундый нокта, калганнары дөнья океанына туры ки­лә, – ди “Сәхибҗа­мал”ның Куш­наренко филиалы җи­тәкче­се Резида Сабитова.
Дилә Булгакова белән берлектә оешманың гимнын язган үзешчән композитор да ул. Күптән түгел ахирәтләр аның алтын юбилеен билгеләде.
“Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы – республикада яшәүче милләттәшләрнең рухи сагында торучыларның берсе, дисәк, ялгышмабыз. Ярым-йорты, гарип тел, сынган рух белән яшәүгә юл куймас өчен гүзәл затлар ир-егетләр белән бер сафта чын калкан булып калкудан да баш тартмас. Бигрәк тә ана телен саклап калуда аларның өлеше зур.
М. Акмулла исемендәге БДПУда татар телен үсте­рүгә багышланган фәнни-методик семинарга тел һәм әдәбият укытучы көчле зат­лар чакырылды. “Сәхибҗа­мал”лылар аларга “Ил-Ватанга калкан булган кебек, тел сагына бассын ир-атлар!” дигән чакыру белән мөрәҗәгать итте. Чарада тел үсешенә кагылышлы мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләшү булды.
Оешманың Борай районы төбәк бүлекчәсе эшчәнлеге ихтирамга лаек. Аның җитәкчесе Рәфыйга Усманова бихисап күркәм чаралар оештыра. Шулар­ның берсе – “Әнкәм – күңелем кояшы” дип атал­ган мәдәни-әхлакый чара – башкаланың “Ихлас” мәче­тендә узды. Анда аналарга мәдхия җырлау белән генә чикләнмичә, хәзерге заманда хатын-кызлар тормышындагы мәсьә­ләләр, аларны хәл итү юллары турында да сүз булды.
Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы тәүге актрисабыз Сәхиб­җамал Гыйззәтуллина-Волжская исемен йөртә. Әмма аның кылган гамәл­ләре тормыш­ның бик күп даирәләренә үтеп керә. Яңа елда да бары тик изге гамәлләр, нәтиҗәле эшләр телик аңа.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»