Киләчәккә — ныклы адымнар белән
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Киләчәккә — ныклы адымнар белән

30.12: Киләчәккә — ныклы адымнар белән

Киләчәккә — ныклы адымнар беләнШушы көннәрдә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында “2017 елда Күпфатирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлау буенча республика программасын башкару нәтиҗәләре. 2018 елга план һәм бурычлар” дигән темага матбугат конференциясе үтте. Әлеге чарада республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Альфред Зиннәтуллин һәм Башкортстан Республикасы Төбәк операторының генеральный директоры Борис Герасимов катнашты.

— Соңгы дүрт елда — Башкортстанда күпфа­тирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлау программасы тормышка ашырыла башлаганнан алып — 9,133 миллиард сумга 3 963 йорт ремонтланган. Йортларның 1 202се — 3,1 миллиард сумнан артыгракка — агымдагы елда, – дип билгеләде торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Альфред Зиннәтуллин.
2018 елда Башкортстанда, гомум алганда, 4,4 миллиард сумлык 1 201 күпфатирлы йортны ремонтлау планлаштырылган.
Төбәк операторының генеральный директоры Борис Герасимов сөйләвенчә, Башкортстандагы күпфатирлы йортларда, башлыча, өй түбәсен ремонтлау таләп ителә. Быел гына әлеге төр эшләр 599 йортта башкарылган. Шулай ук, төбәк операторы җитәкчесе капиталь ремонтның киң таралган төре су һәм электр тәэминаты өлкәсендә бу­луын әйтеп үтте.
— Җылылык тәэминаты системасы, нигездә, канәгатьләндерерлек хәлдә. Әлеге системаны ремонтлау агымдагы елда республиканың 27 күпфатирлы йортында башкарылды, — диде Төбәк операторы җитәкчесе.
Әйткәндәй, республикада күпфатирлы йортлардагы капиталь ремонт өчен түләү күләме 2014 елдан бирле үзгәрмәгән һәм киләсе елда аны арттыру өчен ниндидер шартлар әлегә юк, дип билгеләде Альфред Зәки улы.
Капремонт өчен түләү күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен алтынчы катка кадәр — квадрат метры 5,20 сум, алтынчы каттан биегрәк урнашкан фатир хуҗалары өчен 5,80 сум тәшкил итә.
Күпфатирлы йортларда капремонт өчен түләүләр агымдагы ел ахырына 92 процент дәрәҗәсендә тупланачак дип фаразлана.
— 2014 елда 54тән быел 92 процентка кадәр арту — начар күрсәткеч түгел, — дип ассызыклады министр урынбасары. — Йортларда яшәүчеләр алар түләгән акчаның чыннан да йортларны ремонтлауга гына тотылуын күрде.
Төбәк операторының генеральный директоры Борис Герасимов әйтүенчә, агымдагы елның 11 ае өчен 2,67 миллиард сум акча күчерелгән, 2,41 миллиард сум кергән. Күпфатирлы йортларда гомум милеккә капиталь ремонт өчен акча җыелу дәрәҗәсе республикада 2016 елның гыйнвар-ноябрендәге 88,2 дән быел 91,9 процентка җитте.
2014 елдан алып — республика терри­ториясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлау программасы тормышка ашырыла башлаган көннән барлыгы 9,16 миллиард сум акча күчерелгән. Башкорт­станның Төбәк операторы исәбенә шушы дүрт ел эчендә, гомум алганда, 7,74 миллиард сум яки түләүләрнең 84,5 проценты кергән.
— Бүгенге көнгә куелган бурычларны үтәү өчен бу акча җитәрлек. Капремонтка җыелган акчаны Төбәк операторы тулы күләмдә файдалана һәм безнең планнар өчен әлеге чаралар җитәрлек, — дип билгеләде матбугат конфе­ренциясендә Альфред Зиннәтуллин. — Бәяләр артачакмы, юкмы — бу карарны республика Хөкүмәте кабул итә. Әйе, капремонт өчен түләү озак еллар дәвамында үзгәрешсез кала дип сөйлибез. Шул ук вакытта, 2020 елга кадәр зур гына күләмдә лифтлар алмаштырырга тиешбез. Безне лифтларны бүлеп түләү шарты белән алыштырырга әзер булучы подряд­чикларның табылуы коткара. Ләкин барыбер ул зур чыгымнар таләп итә. Шул рәвешле, барысы да Хөкүмәттән, бюджетның Төбәк операторына ярдәм итә алу мөмкинлегеннән тора. Капремонт өчен түләүләрне арттыру вариантыннан баш тартырга ярамый, ләкин ул әлегә элекке дәрәҗәдә кала һәм якын арада артачак дип әйтә алмыйм.
Башкортстан Республикасы Төбәк операторы Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән һәрвакыт берлектә һәм бердәм эш итә. Киләсе елга да капиталь ремонт буенча шактый эшләр планлаштырылган. Агымдагы елның эш нәтиҗәләре җәмгыятьнең бу өлкәдәге җитди эшчәнлеге турында сөйли. Киләчәккә ныклы адымнар белән атлаучы предприятие, һичшиксез, билгеләгән максатларына ирешәчәк.
Алмаз Фәтхетдинов.
Башкортстан Республикасы Төбәк операторының матбугат хезмәте.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Сегодня, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Сегодня, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Сегодня, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Уфада - ярминкә!
Сегодня, 10:53 :: Яңалыклар
Уфада - ярминкә!
Яңа йолдыз кабына!
Сегодня, 10:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңа йолдыз кабына!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»