Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әйләнә граммофон тәлинкәсе...

Әйләнә граммофон тәлинкәсе...
21.04.2015 / Рухият

Әйләнә граммофон тәлинкәсе...Егерменче гасыр башында нинди татар җырлары яңгыраган һәм аларны кемнәр башкарган?

Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры Идрис Газиевның бүген туган көне. Гомер юлы ике “бишле” белән билгеләнүче бу ямьле язда аның һөнәри җырчы буларак эшчәнлеге башлануга да 35 ел тула.
Татар һәм башкортның яраткан җырчысы гына түгел, сәләтле яшьләр тәрбияләүче укытучы да, телевизион музыкаль фильмнар, тапшырулар авторы, режиссеры һәм алып баручысы да ул бүгенге юбиляр.
Татар җырлары һәм җырчылары тарихы буенча да табыш-ачышлары, фәнни хезмәтләре бихисап. Шуларның күпмедер дәрәҗәдәге бер йомгагы буларак “Идел-Урал мөселманнарының вокаль мәдәниятендә профессионализмның формалашуы һәм үсеше” дигән темага язган кандидатлык диссертациясен Казан дәүләт консерваториясендә 2009 елның июнендә гаять зур уңыш белән яклады. Дәрәҗәле җыентыкларда, калын журналларда аның чыгышларын, язмаларын әледән-әле укып торабыз. Югары аттестация комиссиясе органы статусында Казан федераль университеты елына дүрт тапкыр чыгаручы “Филология һәм мәдәният” журналында менә әле генә аның ике зур мәкаләсе дөнья күргән. “Граммофон” ширкәте Русиядә: татар җырчы һәм музыкантларының беренче язмалары”, “Татарча тәүге граммофон язмалары тарихыннан: Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин” дип атала алар.
Бүгенге әңгәмәбез — күпкырлы талант иясенең гыйльми эшчәнлеге турында.


— Син минем ут күрше­ләрем-укытучыларым Мөдә­рис абый белән Мәрьям апа­ның алтынчы баласы булып дөньяга килеп, өч сеңлең­не дә карашып, минем күз алдымда үстең. Картәти-картәни­ләрең­нән, әти-әниеңнән халкыбыз моңнарын мирас итеп алып, аларны дүрт дистә ел чамасы инде репертуарыңның үзәген­дә тотасың. Борынгы татар җырлары һәм җырчылары белән гыйльми нигездә ныклап мавыгып китүеңә нәрсә сәбәпче булды?
— Яңа меңьеллыкка аяк басканда “Идрис Газиев тәкъдим итә” дигән гомум баш астында бөек шәхес­ләребез турында тугыз музыкаль фильм эшләп, “Татарстан — Яңа гасыр” телевизион каналында күрсәт­кән идем. Аларның барысында да татар-башкорт музыка бәйләнешләре чагылыш тапты, башкача булу мөмкин дә түгел. Уйлап карагыз! Габдулла Тукай Уфада булган, башкорт җырларын яраткан, аны безнең ике милләт кенә түгел, барлык төрки халыклар үзенеке дип исәпли. Бөек сынчы Бакый Урманче 1935 елда безнең якларга озайлы командировкага килеп, Ишембай нефтьчелә­ренең портретларын һәм шушы җирлектә картиналар яза, башкорт курайчыларын җыеп, уйнаганнарын тыңлый, җырларын өйрәнә, үзе дә “Ашказар”ны, “Шәүрә”не, “Азаматов кантон”ны җиренә җиткереп җырлый.
Фәрит Яруллин 9 яшендә бөтен гаиләләре белән Уфага килеп, 4нче татар-башкорт мәктәбендә укый. (Анда хәзер Р. Нуриев исемендәге Уфа хореграфия колледжы). Мәҗит Гафури белән аралаша, Солтан Габәши һәм Газиз Әлмөхәммәтовны тыңлый, алардан сабак ала. Аның беренче мәхәббәте дә Уфа кызы була. Мәскәү консерваториясендә укыганда Фәритнең каникулда Уфага кайтып, радиокомитетта эшләве, башкорт халык җырлары “Сибай”, “Ашказар”, “Мөгълифә”, “Төяләс буе” һәм башкаларны эшкәртүе дә мәгълүм. Өстәп, шуны әйтәсе килә: телефильмның дәвамы буларак, минем башкарылышта Фәрит Ярул­линның 17 җыры язылган компакт-диск чыкты.
Арытабангы фильмның герое композитор Александр Ключарев иде. Милләте саф урыс булган бу данлы шәхес Казанда да, Уфада да яшәп, эшләп, тугандаш ике милләтнең дә музыка сәнгатенә фидакарь хезмәт иткән. Бер генә мисал китерәм. Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкорт академия халык биюләре ансамбленең йөзек кашы булган “Шаян кызлар”, “Язгы ташкын”, “Башкорт кызлары биюе”, “Савучылар”, “Кияү”, “Дуслык”, “Кубыз белән бию” һәм башка бихисап биюләргә А. Ключарев музыка язган.
— Болардан соң бер-бер артлы чиратлашкан Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин турындагы фильмнарыңны да яратып карадык. Син әле бу шәхесләребезнең кайберләре турында гәзитебездә зур-зур очерклар чыгарып, “Кызыл таң”ның 2003 елгы лауреаты да булган авторыбыз...
— “Татар җыры 100 ел элек” дигән чираттагы телефильмым өстендә эшләгәндә башымда әллә ничәмә сорау бөтерелде. Бүген әллә ничәмә миллион тамашачыны үзенә җәлеп иткән татар эстрадасында күңел ачу музыкасы кайчан барлыкка килгән? Нинди җырларыбыз һәм җырчы­ларыбыз булган? Боларны белер өчен мөһим чыганак — егерменче гасыр башында яздырылып, ниндидер мог­җиза белән безнең көннәргәчә сакланып калган граммофон тәлинкәләре. Бик аз санда алар, күптәннән антиквариатка әве­рел­гәннәр. Алар белән кызыксына башлагач, Казанда кайбер зыялыларда ул тәлинкәләр барлыгын ачыкладым. Татарстан Милли китап­ханәсендә эшләгән Айрат Заһи­дуллин үзенең коллекциясен күр­сәтте. Инде мин шуларны тизрәк тыңлау хыялы белән антиквар кибетләрдә патефон эзләп йөри башладым. Кул белән әйлән­дереп эшләтелә торган һәм бик яхшы сакланган уйнаткычны Уфа кибетендә табып, канатлы коштай яңадан Казанга очтым.
Беренче тапкыр граммофон тәлин­кәләрен кулга алып, андагы җырлар­ны, көйләрне тыңлап, баш­каручы­ларның исемнәрен укып, аңлатып бетерә алмаслык хисләр кичердем. Кабат-кабат тыңлап шаккаттым. Патефон энәсе очыннан чыккан кыштырдау, шытырдаулар аша колагымны 100 ел әүвәлге татар моңы иркәләде. Скрипка, гармун тавышы, төрле җыр­чылар башкарган җыр аһәңнәре миңа бөек Тукай, “Сәйяр” театры, “Шәрекъ” клубы дәверен бүгенге көн белән тоташтыргандай тоелды.
— Граммофон кайчан һәм кайда барлыкка килгән?
— 1897 елда Англиядә һәм Америкада. Тагын да өч елдан исә Русиядә дә билгеле була. 1901 елның июнендә ике инглиз белгече килеп, 38 җыр яздырып киткән. Һәр язмага номер сугылган. Өстәвенә, бер хәзрәтне чакырып, аның Ко­ръәннән өзекләр укуын да яздырып алалар. Шулай итеп Коръән уку тарихта беренче тапкыр татар мәркә­зендә яздырылган. Ә гарәп яки төрек илләренең берсендә дә түгел — граммофон ул якларга барып чыкмаган була әле.
— Тәүге язмаларга мәгъ­нәләре әллә ни булмаган җырлар, моңы, тавышы белән бигүк алдырмаган җырчылар эләккән, дигән шелтәләр дә ишетелә...
— Хәзерге акыл белән бәя бирү, тәнкыйтьләү җиңел ул. Татарда һөнәри музыка да, театр да юк заман бит. “Артист”ларны очраклы урыннардан чакырырга туры килгән: кабаклардан, сыраханәләрдән, хәтта фәхешханәләрдән (шул исәптән аларда хезмәт күрсәтүчеләр арасыннан да). Ир-ат башкаручыларның икесенең исеме билгеле: Измаил Әбдрәшитов җырлаган, Ярулла Вәлиуллин уйнаган. Ә хатын-кызлар үз исемнәрен яшергән. Ни өчен икәнлеге аңлашыла. Ямьсез тавышлары белән дә алар халыкның ул заманда нәрсә җырлаганлыгы хакында мәгълүмат калдырган — безгә шунысы мөһим.
Бер гасыр элеккеге граммофон дөньясының торышы, ул чор музы­касының меңнәрчә тираж белән чыгарылуы, аны төрле милли басмаларда рекламалау, ул тәлинкәләргә кергән җыр-көйләрнең каталоглары булу да күп нәрсә турында сөйли.
— Халкыбызның үзаңы уяну дәверендәге куанычлы күре­нешнең бер дәлиле булган граммофон музыкасы очраклы рәвештә һәм буш урында барлыкка килмәгәндер...
— Әлбәттә шулай! Беренче чиратта моның нигезе — ХIХ гасыр ахыры-ХХ гасыр башында илдәге социаль-икътисади хәлләр, татарның рухи дөньясында барлыкка килгән үзгә­решләр белән бәйле булган яңарыш чоры. Бу чор яңа буржуаз мөнәсә­бәтләр туу, мәгърифәтчелек идеологиясен формалаштырган сәләтле көчләрнең дөнья мәйданына чыгуы белән әһәмиятле. Гасырлар дәва­мында хөкүмәт белән бер сүздә яшәп, мөселманнар арасында тыныч, салмак тормыш алып барган борынгы сәүдәгәр Апанаевлар, Әзмә­товлар, Бурнаевлар, Юнысовлар династия­ләренә алмашка яңа типтагы коммерсантлар килә: Галиевлар, Гали­кәев­лар, Казаковлар, Сәйдәшев­лар. Күбесе чыгышлары белән авылдан булып, сәләт, тырышлык ярдәмендә бик зур байлык туплыйлар. Барысы да диярлек урысча яхшы белеп, урыс сәүдәгәрләре, сәнәгать­челәре белән дустанә яшиләр. Хөсәенов, Казаков, Сәйдә­шев кебекләр чит илләрдә үзләренең контораларын ачканнар.
Мөселман өммәтенә ниндидер дәрәҗәдә тугры булган бу яңа тип эшкуарлар татар тормышында ныклап аякка баскан Ислам тради­цияләрен заманга яраклаштыруга, якынайтуга шактый көч салалар. Гаспринский, Рәмиев, Максуди, Алмаев кебек бай сәнәгатьче зыялылар Европа иллә­ренә сәяхәт кылып, андагы цивилизация тәҗрибәсен өйрәнеп, күргәннәре турында фәһемле китаплар бастыралар. Чит ил университетларында укучы татарлар да аз булмый.
Шәһәр мәдәнияте эчендә татар һөнәри музыка традицияләренең бер эзгә төшүе шул үзгәрешләр чорына — ХХ гасыр башына туры килә. Бу традицияләрнең барлыкка килүен күрсәтүче дүрт үзенчәлек бар. Беренчесе — күпмилләтле халыклы Казан, Уфа, Ырынбур, Троицк, Уральск, Сембер кебек шәһәрләрдә татарларның аерым бистә тәшкил итеп, төпләнеп яшәүләре. Икенчесе — шәһәр татарлары арасында кискен социаль бүленеш нәтиҗәсендә ачык чагылган мәдәни кызыксынулар, куллану­чыларның аермалы булуы. Өченчесе — дини рухани контроль­нең йомшара төшүе нәтиҗәсендә татар тормышы либеральләшү. Дүртенчесе — Европа кыйммәтләрен эченә туплаган урыс мәдәниятенең тәэсир көче.
ХХ гасыр башы татар миллә­тенең югары катлам кешеләре тормыш-көнкүрешенә хас булган әһә­миятле үзгәрешләр барлыкка килә. Байлар өенә Европаның мәдәни тормышына бәйле әйберләр — рояль, граммофон, төрле механик музыкаль тартмалар килеп керә. Өйдә фортепианода, скрипкада гармунда, мандолинада уйнау, башка халыкларның көй-җырлары белән кызыксыну, үз чиратында, татарларга музыканы һөнәри дәрәҗәдә үзләш­терү мөмкинлеге ача. Бу инде иҗатка һәм концерт оештыруга алып бара. Татарлар арасыннан Европа үрнә­гендә һөнәри белем алган музыкантлар килеп чыга. Күбесе — бай балалары. Скрипкачылар Исмәгыйль Аитов, Барый Кәримов, Вәли Апанаев, флейтачы Мансур Солтанов башкару белән укыту эшен бергә алып баралар.
Казан һәм Уфа халкының югары катламы, опера һәм классик концерттан тыш, шул чорның үзенчәлеге булган “күңел ачу музыкасы”н да үз итә. Бу демократик музыканы башка катлам халкы да читкә какмый. Ул ресторан, кабак, парк, пароходларда яңгырый.
Октябрь революциясенә кадәр татарлар арасында борынгы тради­цияләрне дәвам иткән халык музыкантлары һәм җырчылары булганлыгы мәгълүм, һәм аларның эшчән­леген без “авыз иҗаты тради­цияләрендәге һөнәри сәнгать” дип бәялибез. Татар башкаручылары өчен үзенә күрә мәдәни учак ролен базарлар һәм ярминкәләр үтәгән. Күңел ачу чаралары өчен аларда махсус мәйданнар, биналар, ачык сәхнәләр ясап куела торган булган. Базарлар һәм ярмин­кәләр баш­каручыларның иҗади үсешен билгеләгән. Берәүләрне анда акча эшләү тартса, икенчеләрне музыкага, җыр-моңга мәхәббәт алып килгән. Болар арасыннан музыкантлар, скрипкачылар Гайса Мәкәрҗә, Ончы Фәхри, Мөхәммәтша Мостафин, Гыйльметдин Ижбулдин, гармунчы-җырчы Мирфәиз Бабаҗанов, җырчы Мәрьям Искәндәрова кебек исемнәр тарихка теркәлеп калган.
Музыкант һәм җырчыларның концерт эшчәнлеге матди чыганак кына булып калмый, ә татар мәгъри­фәт­челегенең яңа формасы рәвешен дә ала.
Халык өчен ачык концертлар оештыру бик күп каршылыкларга очравын да әйтеп үтәргә кирәк. Реакцион дин әһелләре һәм патша жандармериясе тудырган бу каршылыкларны бик көчле ихтыярлы, чын мәгънәсендә, милләт өчен янган, аның мәдәния­те­нең, җыр-моңының яшәргә хокукы барлыгын һәрчак әйтеп килгән кешеләр генә җиңеп чыга алгандыр.
— ХХ гасырның беренче унъеллыгында җыр сәнгатебез шактый һөнәри дәрәҗәгә ире­шә, дибез бит инде. Ул елларда, хәзергечә әйткәндә, “сәхнә йолдызы” булып кемнәр исәп­ләнгән?
— Сүзне Камил Мотыйгый-Төх­фәтуллиннан башлыйсым килә. Бу шәхесне шактый тәфсилле өйрән­дем. Казанда мине шаяртып “мотыйговед”, “мотыйгыйчы” дип тә йөртәләр. Йолдыз Нәкый кызы Исән­бәтнең дә: “Мотыйгыйлар нә­селләре белән авантюрист булганнар”, — дип әйткәне бар. Бу, чын­нан да, шулай. Ниндидер кө­тел­мәгән, тәвәккәл адым ясау алар өчен берни дә тормаган. Булачак җыр­чы­ның әтисе Мотыйгулла Төх­фәтуллин — дин әһеле, ахун. “Әл-Әзһәр” университетын тәмамлаган. Уральск шәһәрендә мәхәллә мәчете имам-хатыйбы һәм “Мотыйгия” мәдрә­сәсе мөдәррисе. Габдулла Тукайның остазы аңа гарәп шигъ­риятеннән махсус дәресләр биргән. Мәдрәсәдә “Гыйльми мәҗлес” дигән әдәби түгәрәк эшләгән, кулъязма “Мәгариф” гәзите, “Әлгасрел­җәдид” журналы чыккан.
Камил — “Әлгасрелҗәдид”, “Уклар” журналлары, “Фикер” гәзите мөхәррире, “Уралец” гәзите нәшире, “Яңа тормыш” гәзитен оешты­ручы­ларның берсе. Менә шул кешенең әүлия­ләрчә күп еллар алдан сизем­ләвенә исең китәр. 8 елдан татар гәзит-журналлары язмышын күз алдына китергән. Бөтенесен ташлап, 1909 елда (26 яшендә) Саратовта музыка буенча шөгыльләнә, бер елдан исә Мәскәүгә барып, граммофонга языла. Фортепиянода да оста уйный. Русия буйлап гастрольдә иң күп йөрүчеләрдән.
Камил Мотыйгый башкаруында байтак кына җыр тәлинкәләре чыгарылган. “Казан татарлары җыр­ларының исемлеге, 1912 елның ноябре” дигән мәгълүматлар китабында аның “Корсын, балам, бу кала”, “Гайшә”, “Сәлим бабай”, “Кызлар хәле” җырлары искә алына. Язучы Әхәт Гаффар үзенең бер мәкалә­сендә 80нче еллар уртасында К. Мотый­гыйның бер тәлинкәсен тыңлаганнан соң туган уй-фикерләре белән уртаклаша. “Амур” граммофон рекордъ (Пишущий Амур)” җәмгыяте тарафыннан яздырылып, Рига шәһәрендә “Граммофон” ширкәтендә эшләнгән сыйфатлы, төсле рәсемле граммофон тәлинкәсеннән яңгыраган татар халык иҗаты җәүһәрләреннән булган “Гайшә” җырының тәэсире турында аеруча җылы яза. “Тотса мәскәүләр якаң”, “Мәхбүс Шаһзадә” җырларын да искә ала. К. Мотыйгый башкарган җырларның граммофон язмалары Франция Милли китап­ханәсенең аудиовизуаль документлар департаменты коллекция­сендә сакланган. Мин шуларны өйрәнеп, унберен үземнең концерт репертуарыма алдым. Аларны инструменталь триога кушылып, “Татарстан — Яңа гасыр” фонды өчен дә яздырдым. Араларында Г. Тукай шигырьләренә “Мәгъ­шукамә”, “Тулган шәһәр чәйханәсе”, “Тотса мәскәүләр якаң”, “Кичке азан” җырлары бар.
— Ул заман эстрада “йолдыз”ларының берсе Мирфәиз Бабаҗановмы?
— Граммофон тәлинкәсеннән иң тәүдә мин аның җырлавын тың­ладым. Хатын-кыз тавышы беләнрәк җырла­ган өчен бу затка халык “Троицкий Мирфәйзә” дигән кушамат таккан. Чыгышы белән Урта Азиядән булып, татар музыкасына кереп киткән. Троицк шәһәрендә яшәгән, якында гына үзенең кымыз­ханәсен тоткан. Баба­җанов турында заманында Габдулла Кариев, Солтан Габәши, Сәйфи Кудаш язган. Гармунчы-җырчы Мирфәиз Бабаҗанов җырлаган һәм уйнаган язмаларны Рига шәһәрендәге “Сирена грандъ рекордъ” граммофон ширкәте үзенең тәлинкәләре аша халыкка тараткан. Миңа аның башкаруында “Фазлуш”, “Карлыгач”, “Саҗидә көе”, “Кашы кара” җырларын һәм “Гыйззелбанат”, “Сатыра җиңгә” көйләрен тыңлау бәхете тиде. Минутына 78 тапкыр әйләнүче тәлин­кәләрне тыңлаганда истәлек язмаларында тасвирланган үзенчәлекле җырчы образы күз алдына килеп баса. Үткән гасыр башында калкып чыккан татар эстрада­сының төп сыйфатларын үзендә чагылдырган беренче карлыгач лабаса бу! Килеш-килбәте, башкару манерасы, репертуары һәм аның гастроль тормышы — болар барысы да шуңа ишарәли.
“Сирена грандъ рекордъ” тиражлаган тәлинкәдән Сәләхетдин Гаязетдинов тавышын да ишетәбез. “Йосыф-Зөләйха көе”, “Каторжан көе” җырлары язылган бер тәлинкәдә башкаручының “известный татарский певец и гармонист” булуы турында белешмә күзгә чалына. Гаязетдинов тавышы да, Бабаҗановныкы кебек үк, нечкә.
Мин шуңа игътибар иттем: ул чактагы кайбер ир-ат җырчыларның тавышы югары регистрда берникадәр ясалма, кычкырыбрак һәм ярым фальцет катыш “чинабрак” яңгы­раган. Хатын-кыз тавышына охшаш тембрда булган. Кайбер Көн­чыгыш илләрендә һәм Кытайда борыннан ук ясалма югары тавыш белән җырлау осталык дип саналган. Борынгы Мисыр музыкаль традиция­ләреннән килгән табигый булмаган җырлау сәнгатенең әлегәчә сакланганлыгы да билгеле. Ул илдә мондый ясалма тавыш белән җырларга өйрәнү өчен күп укырга туры килгән. Шулай итеп, ясалмалык сәнгатьнең мөһим сыйфаты, ә натураль тавыш түбән дәрәҗә саналган. Японнар да бит болай дигән: “Табигый тавыш белән йөк ташучы гына җырлый”.
Хөсәен Йосыпов дигән җырчы тавышы язылган бихисап тәлинкәләр Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондында саклана. “Диск Пате” дип тиражланган язмалар арасында “Ай­һайли Зиләли”, “Волков сазы”, “И ха-ха, трепака”, “Каторжан җыры”, “Тай да тройка”, “Порт-Артур”, “Агыйдел”, “Ай бәгърем” җырлары бар. Йосыпов­ның заманасы өчен шактый әзерлекле җырчы булганлыгы сизелә.
Болардан тыш, тагын Фәттах Латыйпов, Газиз Әлмөхәммәтов, Ибра­һим Адамантов бик популяр булган. Хатын-кыз җырчылардан Мәрьям Искәндәрова, Хәдичә Позднякова, Хәдичә Гимбитская, Фатыйма Моратова, Фатыйма Гомәрова исемнәре билгеле.
— Югарыда саналган­нарның күбесе Уфага да килеп җыр­лаган. Ә үзебезнең җыр­чылар турында нинди мәгъ­лүматлар бар?
— Уфа татарлары, әлбәттә, башка шәһәрләрдәгеләрдән һич тә калышмаган. Концертларда гармун, скрипка, мандолинага гына түгел, фортепьянога да кушылып җыр­лаганнар. Хәтта оркестрлар да булган. Уфада “Ирек” гәзитен нәшер итүдә катнашкан язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сәйфи-Казан­лының тормыш иптәше Абруй Сәйфи җырчы буларак югары бәяләнгән. Илнең төрле шәһәрләре буйлап гастрольдә йөргән. “Казанда мәшһүр Абруй ханым Сәйфи концерты” дигән афишаны да күрдем. Ул бер үк вакытта педагог, журналист, язучы, тәрҗемәче дә булган. Репертуары, шул чордагы шәһәр музыкасындагы популяр җырлар белән беррәттән татар, башкорт көйләрен дә үз эченә алган. Солтан Габәши “Милли моңнар” дигән җыентыгында Абруй ханым башкаруында язып алынган “Ишкәкче карт” дигән борынгы матур җырның ноталарын китерә.
Уфаның мәдәни мохитеннән чыгып, арытаба танылган җырчы булып киткән Әминә Бәхтизинаның сәхнә юлы да кызыклы. Беренче тапкыр нәни артистка, Ш. Бабичның мандолина уйнавына кушылып, Г. Тукай сүзләренә “Зиләйлүк”не җырлый. Уфаның приказчиклар клубында 1913 елның октябрендә үткән әдәби-музыкаль кичәдә 8 яшьлек бу бала халыкны гаҗәеп сәләте белән таң калдыра. Әтисе Хәлил — һөнәрче-бүрекче, бер үк вакытта дан казанган скрипкачы. Ш. Бабич, Г. Ибраһимов, М. Гафури бу музыкантның халык көйләрен өздереп уйнавын тыңларга, аның белән аралашырга омтылганнар. Кызчыкның җырлавын да онытылып тыңлаганнар. 10 яшеннән Әминә музыкадан дәресләр ала башлаган.
Уфа җырчыларыннан тагын Камәр туташ, Гыйззәтулла Еникиев, Терегулов билгеле.
— Әминәнең беренче булып өйрәнгән һәм башкарган җыры “Ашказар” булуын белә­без. Башкорт халкының бу моңлы җыры татарның бик күп җырчылары репертуарында булган.
— Бу бер дә очраклы хәл түгел. Габдулла Тукай да, “Уел”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”, “Порт Артур”, “Әминәкәй гүзәлем” кебек озын көйләр белән беррәттән, “Ашказар”ны да шәкерт чагыннан ук яраткан һәм көйләп йөргән. Бу җырны башкара алу бер гасыр элеккеге җырчының сәләтен дә, әзерлеген дә дәлилли торган үзенә күрә бер эталон булган.
— Граммофон (патефон) тәлинкәләре шәхсән үзеңдә күпме?
— Күп түгел, заманында үзем сатып алганнар, үземнең җырлар язылганнар гына. Мин бит коллекционер түгел. Тарихи нөсхәләр архив, музей, китапханә фондларында ятарга тиеш. Мин аларны белгечләр ярдәмендә үземнең компьютерга яздырам да кабат тапшырам. Алардагы мәгъ­лүматларны гына җыям: тавышын яздырам, этикеткаларны фотога төшерәм.
Йомгаклап, шуны да әйтәсе килә: татар җырларын пластинкаларга яздыру 1914 елда туктала. Империалистик сугыш, революция, Гражданнар сугышына бәйле бу өзеклек 1928 елга кадәр дәвам итә, аннары инде бу эшчәнлек техник яктан да, эчтәлеге-идеологиясе буенча да яңа форматта башланып китә.

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Фәрит Фаткуллин әңгәмәләште.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Сегодня, 13:10 :: Мәдәният һәм сәнгать
Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»