Халыкка хезмәттә йөзмәктә…
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Халыкка хезмәттә йөзмәктә…

19.04: Халыкка хезмәттә йөзмәктә…

Халыкка хезмәттә йөзмәктә…Мәгърифәт үзәге

1904 елда Воздвиженская һәм Большая Кузнецкая урамнары кисешкән урында (әле Нуриманов урамы, 16) бер катлы мәдрәсә бинасы төзелә. Мөхәммәтсабир Хәсәни оештыручысы һәм башлап йөрүчесе булганлыктан, аңа “Хәсәния” атамасы бирелә. Мәдрәсә халыктан алынган керем исәбенә яши. Аерым химая итүчеләре — сәүдәгәрләр Фазлулла һәм Әхиярулла. Патша хөкүмәте татар мәдрәсәсенә бер тиен белән дә ярдәм күрсәтми.
Шәркыять вә Исламиять галиме Равил Үтәбәй-Кәрими “Казан утлары” журналында басылган (1985 ел, 5нче сан) мәкаләсендә язуынча, “Мөхәммәтсабир әл-Хәсәни, бигрәк тә 1905 ел революциясеннән соң, үз мәдрәсәсендә укыту-оештыру тәртибе ягыннан берникадәр үзгәрешләр керткән: иҗекләп уку ысулы аваз белән алмаштырыла, ук башы һәм азагы билгеләнә, дәресләп уку, тәнәфесләр ясау, имтиханнар үткәрү гамәлгә ашырыла. Мәдрәсәнең аскы катында ике сыйныфтан торган 4 еллык башлангыч мәктәп була. Өске катта — өч сыйныфлы 3 еллык урта мәктәп. Шунда ук шәкертләр торагы һәм Мөхәммәтсабир хәзрәт үзе сабак бирә торган “дәресханә” бүлмәсе. Рөшди сыйныфларда әл-Хәсәни үзе укыта. Гарәп графикасында нәшер ителгән китаплардан тупланган бай китапханәсе була”.
1905-07 еллар революциясе вакытында “Хәсәния” мәдрәсәсе халык тарафыннан киң танылу ала. Белем бирү күләме буенча да “Хәсәния”дә берникадәр үзгәрешләр ясала, схоластика бераз йомшартыла, татар теле укытыла, дөньяви фәннәр (хисап, география, тарих, анатомия һәм башкалар) өйрәтелә башлый.
Столыпин реакциясе елларында (1906-10 еллар) күп кенә мәктәпләр һәм мәдрәсәләр эше өстеннән күзәтү оештырыла, укытучыларны мәдрәсә бинасыннан чыгармыйча тентүләр үткәрелә. Нәтиҗәдә, бик күп хатлар, китаплар һәм дәреслекләр җыеп алына, мәдрәсәләр ябыла, яңа җәдит ысулы белән укытучыларны җәберләү башлана. Милли мәктәп-мәдрәсәләрне чикләү, кысулар чорында да “Хәсәния” мөгаллимнәре туган телне, дингә бәйләнеше булмаган дөньяви фәннәр укытуны дәвам итәләр.
1909 елда “Вакыт” болай дип яза: “Уфада 15 февральдә якшәнбе көн мәдрәсәи “Галия”не көндез сәгать 10нан 2гәчә атлы казак илә әйләндереп бик күп полицейскийлар кереп тентегәннәр. Эчтән һич беркем чыгарылмаган, фатирда торган шәкертләрнең һәм тыштан мәдрәсәгә килеп керүчеләрнең дә фатирларына барып тәфтиш иткәннәр. Мулла Сабир Хәсәнов, мулла хаҗи Әхмәд Вәлиев, гимназия шәкертләреннән Габделбари мәхдүм Госманов, присяжный поверенный Әхтәмовларда да тәфтиш булган. Нургали Хәсәнов квартирын 4 сәгать актарып 50ләп газета вә шулкадәр китапларны конфисковать иткәннәр. Ахыры ни илә бетәчәге мәгълүм түгел”.

Дәүләт думасы депутаты
Уфаның 3нче мәчет имамы һәм “Хәсәния” мәдрәсәсе мөдәррисе Мөхәммәтсабир Хәсәни 1907 елның 6 февралендә Уфа губернасы җыелышының сайлаучылар гомум составыннан икенче чакырылыш Русия Дәүләт думасына депутат булып сайлана. Дәүләт думасының (1907 елның 20 феврале – 3 июле) мөселман фракциясендә 36 мөселман депутат катнаша, алар арасында 15 татар булган. Шуларның алтысы март аенда мөстәкыйль мөселман хезмәт таифәсе оештыра. Дума составында Сафиулла Максутов (Казан губернасыннан); Уфадан Мөхәммәтсабир Хәсәни, ахун һәм Стәрлебаш мәдрәсәсе мөдәррисе Мөхәммәтшакир Тукаев (Уфа губернасыннан); ахун һәм Каргалыда 1нче мәчет имамы Хәйрулла Госманов (Ырынбур губернасыннан) булалар. Ахун Хәбибрахман Мәсәгутов (Нократ губернасы), мулла Һади Атласи (Самара губернасы) һәм Кызыл Утрау авылыннан килгән мулла Габдулла Нәҗметдинов (Сембер губернасы, хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) мөселман хезмәт таифәсенә керәләр. Мөхәммәтсабир Хәсәни “Дин вә мәгыйшәт” журналына мөселман депутатларының һәм фракциянең эшчәнлеге турында даими мәкаләләр язып тора.

Журналист һәм мөхәррир
Татар телендә гәзит чыгару өчен мөмкинлекләр 1905 елдагы инкыйлабтан соң ачыла. Санкт-Петербург ахуны Гатаулла Баязитов татар телендә беренче гәзит чыгаруга ирешә. “Нур” гәзите 1905 елның 2 сентябрендә (иске стиль) чыга башлый. Гәзитнең абруен һәм популярлыгын еш кына очракларда аңа язышкан мәшһүр шәхесләр, аларның язмалары билгели. Аның битләрендә, бигрәк тә башлангыч чорында, Риза Фәхретдин, Һади Максуди, Фатих Кәрими, Гаяз Исхакый, Камил Мотыйгый һәм башкаларның исемнәрен очратырга мөмкин. Биредә күренекле дин эшлеклеләре — ахун Әл-Мәсгуди, казыйлар Гыйниятулла Капкаев, Кәшшафетдин Тәрҗемани, Мотыйгулла хәзрәт, Мөхәммәдсабир әл-Хәсәни, Насретдин Әл-Хуҗами языша.
1906 елның маенда Уфада “Әл-галәме әл-Ислами” (“Ислам дөньясы”) дини-фәлсәфи һәм әдәби-иҗтимагый гәзите чыга башлый. 1907 елның гыйнварына кадәр сигез ай дәвам итә. Рәсми мөхәррире һәм нәшире Шәехгаттар Абызгилдин, асылда гәзитне алып баручылар Зыя Камали белән Мөхәммәтсабир Хәсәниләр була. Соңрак Баһаветдин Максуди белән Галләм Мостафин кулына күчә. Һәр саны дүрт битле булып чыга. Барысы 42 саны дөнья күрә.
Дин эшләре буенча төп оешма — мөселманнарның Диния нәзарәте төзелә, әлеге оешманың рәсми органы булып “Мәгълүмат” “Мәгълумате Мәхкәмәи шәргыяи Оренбургыя”) журналы тора. Ул 1908 елның 21 гыйнварында Уфада чыга башлый. Журнал, мөфти күрсәтмәсе буенча, Мәхкәмәи шәргыягә караган 5500 мәхәллә өчен мәҗбүри була. Бәясе дә мәхәллә өчен күтәрә алмаслык түгел, елына өч сум. “Мәгълүмат” журналының беренче җаваплы мөхәррире Мөхәммәтсабир әл-Хәсәни була. Ул мөхәррирлек иткән чорда журналда татар мәгарифенә, тарихына, хатын-кыз хокукына караган, әхлак һәм тәрбия мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләр басылуы да шуның белән аңлатыла. Ләкин Мөхәммәтсабир әл-Хәсәнигә “Мәгълүмат” мөхәррире булып озак эшләргә туры килми. Ул 1908 елның ноябрендә Русия эчке эшләр министры Петр Столыпин “тәкъдиме” һәм Диния нәзарәте карары белән эшеннән алына. Аның урынына Мәхкәмәнең үз әгъзалары: казыйлар Гыйниятулла Капкаев, Нурмөхәммәт Мамлиев, Хәсәнгата Мөхәммәтов билгеләнә.

Тройскидан шәһадәт бар кулымда...
Мөхәммәтсабир әл-Хәсәни билгеле шәхес булган. Ниндидер уртакул кеше булса, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай аңа игътибар да итмәс иде. Алдынгы карашлы яшьләргә каршы чыгып, байларны, сәүдәгәрләрне яклап, гәзит-журналларга (бигрәк тә “Бәянелхак”та) усал-усал мәкаләләр язганы өчен Габдулла Тукай бу хәзрәткә күп тапкырлар үткен сатирик укларын җибәрә. “Алай-болай” дигән фельетонында аңардан, Казан сәүдәгәре Әхмәтҗан Сәйдәшевның “остабикәсе, кече хатыны” дип көлә; “Керешү хөтбәсе” дигән памфлетында аны “...Такырҗан Хәсәни” дип атый.
“Ялт-йолт”ның 1910 елның 5нче санында (15 май) “Күрдем” имзасы белән “Җабир хәзрәт мактана” дигән түбәндәге эчтәлекле шигырь басыла:

“Утыз биштә мәхәллә башы
булдым,
Кырык яшьтә Дума әгъзасы
булдым;
Бу хәзрәттә дини хис
бар, диделәр,
Думада динне саклар бу, диделәр.

Бу көндә мин ишанлыкның
юлында, —
Тройскидан шәһадәт бар кулымда.
Бу көн мин — “Дин-мәгыйшәт”кә
язучы
Вә яшьләр юлына чокыр казучы.

Вәгазь әйтәм халыкка
җомгаларда,
Котыртам: каршы торсыннар
аларга.
Симердем мин — сигез пот
булдым инде:
Ашаганым мөселман ашы сеңде”.


Галимнәр, “Җабир хәзрәт мактана...” сатирасы үлчәме, теле-стиле белән генә түгел, темасы, эчтәлеге белән дә Габдулла Тукайныкы булуы ихтимал, дигән фикердә. “Җабир хәзрәт” — ул имам Сабир әл-Хәсәни.
Совет власте урнашкан чорда, 20-30нчы елларда, атеистик-дәһрилек пропагандасы киң колач алганда, кайбер татар әдипләре яңа әсәрләрен партия һәм хөкүмәт куйган идеологик таләпләрне үтәп иҗат итә. Кайчандыр үзе рухани булган, яки мөселманнар тормышы белән якыннан таныш кешеләр, китапларында үзенчәлекле мәгълүматлар китерә. Зариф Мозаффариның 1931 елда Казанда басылган “Ишаннар-дәрвишләр” китабы — шундыйларның берсе. Анда автор Мөхәммәтсабир Хәсәнигә түбәндәгечә характеристика бирә:
“Сабирҗан ишан Хәсәни Троицкий Зәйнулла ишан Рәсүлинең шәкертләреннән булып, ишанлык кәгазен Зәйнулла ишаннан алды. Әмма мөрид тәрбияләмәде. Шулай да ул ишан иде. Сабирҗан ишан Уфа шәһәрендә 3нче мәхәлләдә имам, соңгы елларда Үзәк диния нәзарәтендә казый булып торды.
Бу ишан бик тә интригачы булып, патша хөкүмәтенә хөфиә (яшерен агент) хезмәтен үтәде. Бер генә факт китерәм: 1909 елда Уфа шәһәрендә берничә тапкыр җыелыш булып, Сабирҗан мулла Хәсәни, татар мәктәпләренә театр, танса һәм башка шундый урыннардан килгән килерне шәригать дөресләми дип фәтвә биргәч, каршы төшкән берничә укытучыларны сәяси яктан гаепләп, сыскнойга күрсәтте. Аның бер бу вакыйгадан гына түгел, сыскнойга гелән хәбәр биреп торганын без шул вакыйгада тәмам инандык. Сабирҗан ишан — патша чорында матбугатка язгалап, буташып утырган муллалардан берседер. Аның бу донос чире шәкертләренә дә йоккан иде.
Сабирҗан мулла турында матбугатта аның начар якларын күрсәтеп язган байтак әсәрләрне очратабыз. Аның турында тәнкыйтьләр күп булып, Габдулла Тукайның “Яшен ташлар”ында аның турында һөҗүме бер хитба дә кертелгән иде.
Сабирҗан ишан, бик астыртын муллаларның берсе булып, ул бик күп әдипләр, шагыйрьләр, укытучыларның теңкәләренә тигән чаклары аз булмады.
Көлке журналларында аның исем-фамилиясе белән язарга куркалар иде. Аның турында бер-бер тәнкыйть була калса, ул йә судка бирә, яки сыскнойга тарттыра иде.
Казанда печән базары үзенең каралыгы, көфер почмагы булуы белән ничек әшәке булса, Сабирҗан ишан мәхәлләсе дә бик кара булып, байтак яшь-җилкенчәкләрне куркуга төшерәдер иде.
Рамазан уразасы чагында урамда тәмәке тарту... фәлән бик тә куркыныч иде. Андый берәр кешене очратсалар: “Әйдә Сабирҗан хәзрәткә...” – дип тотып алалар да, канга манчып кыйныйлар иде. Бервакыт рамазан аенда шагыйрь Мәҗит Гафурины да урамда тәмәке тарткан өчен кыйнарга азапланганнарын һәм аның извозчикка утырып качып котылганын сөйлиләр иде.
Сабирҗан ишанның астыртын, усал булуы да Зәйнулла ишаннан ким түгел иде. Интригалы булуы турында Сабирҗан ишанны, Галимҗан ишан Баруди кебек”, дип, Галимҗан Барудига тиңләп сөйлиләр иде”.

Хәзер шушы ук шәхескә икенче караш белән танышып үтик. 2012 елда “Китап” нәшриятында басылган “Башкортстан – әүлияләр иле” китабында бәян ителүенчә, Зәйнулла ишан Рәсүлинең зур бәһагә лаек варисларының берсе – Сабирҗан Хәсәни. Дини фәннәрне югары дәрәҗәдә укыта алуы белән ул бөтен Русия мөселманнарының олы ихтирамын яулый. 1910 елда Исмәгыйль бәй Гаспралыга Ислам диненә күчәргә теләк белдергән ниндидер бер Австрия баронессасы сорау белән мөрәҗәгать иткән. Баронесса, мөселман хатын-кызларына йөзен һәм сынын каплау өчен тәгаенләнгән бөркәнчек ябынып йөрү мотлактыр, дип уйлап, үзенең икеләнүе турында яза. Исмәгыйль бәй Гаспралы шушы сорауга җавап язуны Сабирҗан Хәсәнигә йөкләтә. Ул гарәпчә һәм төрекчә яхшы белгән. Шәкерт вакытында ук казахлар арасында зур абруй казанган. Дөнья әдәбияты һәм Европа педагогикасы нигезләре белән җитди кызыксынган. Мөхәммәтсабир Хәсәни, хатын-кызның сынын тулысынча каплап торган һәм шушы аркада аңа бернинди дә иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирмәгән бөркәнчек ябынып йөрүнең шәригатьтә нигездә булмавын белдереп, хәтта бөркәнчекне Русия мөселман төбәкләренең күбесендә белмәүләре турында яза. Сабирҗан Хәсәни, шулай ук, Хиҗазда тимер юл төзү өчен акча җыю оештыра.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»