Халыкка хезмәттә йөзмәктә…
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Халыкка хезмәттә йөзмәктә…

20.04: Халыкка хезмәттә йөзмәктә…

Халыкка  хезмәттә йөзмәктә…“Хәсәния” шәкертләре

Татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, драматург, шагыйрь, тел-әдәбият галиме, күренекле фольклорчы Нәкый Исәнбәт Уфа губернасының Златоуст өязе (хәзерге Башкортстанның Салават районы) Малаяз авылында Сираҗетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә. Балалары арасында аеруча зиһенле булып үскән Әхмәтнәкыйне әтисе зур дин галиме, яки, һичьюгы, үзе кебек абруйлы мулла итәсе килә. Шуның өчен өй шартларында ике ел укырга-язарга өйрәтеп, бер ел авылда үзе ачкан җәдит мәктәбендә ибтидаины (башлангычны) тәмамлаткач, 1909 елда ул тугыз яшьлек малаен Уфа шәһәрендәге кайчандыр үзе белән бергә укыган Сабир хәзрәтнең “Хәсәния” мәдрәсәсенә илтеп куя. Кечкенәдән милли-мәдәни алгарыш рухын күңеленә сеңдерә барган Әхмәтнәкый “Хәсәния”дә укыган елларында дәртләнеп шигырь яза. Аның шагыйрьлек даны, үз мәдрәсәләре чигеннән чыгып, Уфадагы башка мәдрәсә шә-кертләре арасында да тарала. “Галия” мәдрәсәсендә укып йөргән һәм, “Хәсәния” мәдрәсәсенә килеп, шәкертнең шигырьләр дәфтәре белән танышкан Шәехзадә Бабич соңыннан аңа багышлап шундый шигъри юллар да яза:
“Мин сине тәбрик итәм шигырең белән, Әхмәтнәкый,
Бик шат улдым, мәмнүн улдым сиңа, рәхмәт, Нәкый!”
1914 елда, “Хәсәния”дә рөшдине (урта белем алуны) тәмамлагач, Әхмәтнәкый Казанга китә һәм 1916 елның көзенә кадәр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый.
“Хәсәния”дә, шулай ук, педагог-галим Мәгъдән Мәһди һәм башка шәхесләр белем ала.

Мәдрәсә язмышы
“Хәсәния” мәдрәсәсе 1920 елда Уфа шәһәре халык мәгарифе бүлеге карамагына тапшырыла. Монда берничә ел беренче баскыч (башлангыч) татар мәктәбе эшли. Ул 1923 елда ябылып, бинасында татар китапханәсе оештырыла. Шәһәр китапханәсе, бина авария хәлендә, дип, дистә еллар элек ябыла, әле ул ташландык хәлдә. Мәдрәсәнең элекке бинасы 2014 елдан Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте милке санала.
Ахун
1916 елда Диния нәзарәте Мөхәммәтсабир Хәсәнигә ахун дәрәҗәсе бирүне юллау турында карар чыгара. Шушы карар һәм мөфтинең хаты Уфа губерна идарәсенә тапшырыла. Шул елның 18 августында Мөхәммәтсабир Хәсәнигә ахун дәрәҗәсе бирелә. Түбәндәге документлар шул хакта сөйли:
“Оренбургское Магометанское Духовное Собрание.
25 июля 1916 года, № 5165
В Уфимское Губернское Правление
Имам-хатып 3-й соборной мечети города Уфы Мухамед-Сабир Хасанов, утвержденный в этой должности 16 сентября 1903 года за № 3291, за все время тринадцати летней службы будучи нравственного и добраго поведения всегда ревностно и усердно относился к своим духовным и приходским обязанностям. В своих проповедях призывает прихожан к нравственности, подчинению закону и уважению властей. В деле ведения метрических книг, доставки метрических справок в официальныя учреждения, отличался всегда аккуратностью и исполнительностью и ни в чем не провинился перед Духовным Собранием.
За время военных действий неоднократно отправлял духовныя требы для воинских чинов магометан гарнизона
г. Уфы, да и вообще за время своей долголетней службы Хасанов обращал на себя внимание безукаризненным поведением и вполне аккуратным, добросовестным, умелым и толковым выполнением возложенных на него обязанностей и таким же исполнением порученных ему Собранием отдельных требований; кроме того Хасанов имеет образовательный ценз – свидетельство в знании русского языка на степень кандидата Члена Духовного Собрания, а поэтому руководствуясь 1416 ст. XI т. I ч. Изд 1869 г. Духовное Собрание просит Губернское Правление в поощрение отличной и усердной службы имам-хатыпа 3-й соборной мечети г. Уфы Мухамед-Сабира Хасанова, возвести его в почетное звание ахуна о чем и выдать ему установленное свидетельство, а Собрание о последующем, не отказать, уведомить”.


“Оренбургский муфти
Его Превосходительству П. П. Башилову
№ 87, 28 июля 1916 года.
Ваше Превосходительство
Милостивый Государь
Петр Петрович.
Пользуясь любезным указанием Ваше Превосходительства, имею честь уведомить, что 25-го сего июля, за № 5165, препровождено в Губернское Правление постановление Духовного Собрания о возведении в почетное звание “ахуна” имам-хатыпа 3-й соборной мечети г. Уфы Мухамед-Сабира Хасанова и покорнейше прошу Ваше Превосходительство не отказывать в утверждении этого постановления о Хасанове, который известен Собранию и мне с самой хорошей стороны и за свою тринадцатилетнюю службу в приходе он вполне заслуживает возведения в почетное звание “ахуна” своего 3-го прихода.
Пользуясь случаем, прошу Ваше Превосходительство принять уверение в глубочайшем моем к Вам уважении и искренней преданности.
Вашего Превосходительства покорный слуга
М.-Сафа Баязитов”.

“Уфимское Губернское Правление,
Отделение 2, стол 4, 19 августа 1916 года.
Уфимскому Городскому Полицейскому Управлению.
Губернское Правление предлагает Полицейскому Управлению объявить прихожанам 3-й соборной мечети г. Уфы и хатыпу этой мечети Мухамет-Сабиру Мухаметзянову Хасанову, что последний во внимание его усердной и ревностной службы по постановлению, состоявшемуся 18 августа с. г., возведен в почетное звание ахуна, вследствие представления о том Оренбургского Магометанского Духовного Собрания от 25 июля с. г. за № 5165”.
“1916 года августа 26 дня, я, ниже подписавшийся мулла 3-й соборной мечети города Уфа Мухаметсабир Мухаметзянович Хасанов, даю настоящую расписку в том, что Указ Уфимского Губернского Правления за № 3290, приложение к предписанию Уфимского Губернского Правления за № 200 сего числа получил и Гербный сбор в сумме одного рубля уплатил. В том и подтверждаю.
М.-С. Хасанов”.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»