Халыкка хезмәттә йөзмәктә…
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Халыкка хезмәттә йөзмәктә…

26.04: Халыкка хезмәттә йөзмәктә…

Халыкка хезмәттә йөзмәктә…
Мондый җеназа, бәлки, Уфа шәһәрендә
ахыргысыдыр


Мөхәммәтсабир Хәсәни 1917 елда Уфада мөселманнар арасында ватандарлык фикерләрен тарату комитеты әгъзасы була. Комитет 1917 елның 3 мартыннан 17 апрельгә кадәр эшләгән, ул Оештыру җыены, демократик республика төзүгә, төрки-татарлар берлеге, Русия мөселманнары өчен милли-мәдәни автономия сорап мөрәҗәгать иткән. Комитетның Уфада 15 кешедән торган идарәсе һәм Көньяк Урал өязләрендә вәкиллекләре булган.
Уфаның мәхәллә имам-хатыйбы, Үзәк диния нәзарәте әгъзасы Мөхәммәтсабир әл-Хәсәни 3нче Бөтенбашкорт корылтаенда Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте составына сайлана, 1918 елның апрелендә аннан чыга. Ул 1924 елның 2 апрелендә вафат була, Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.
Ризаэддин Фәхретдин “Асар” хезмәтендә болай дип яза: “Мөхәммәдсабир бине Мөхәммәдҗан бине Хәсән бине Мортаза Уфа шәһәрендә өченче мәсҗед хозурында имам вә мөдәррис булып, өч йөз кырык икенче (1342/1924) ел, 27 шәгъбанда (2 апрель) Уфаның авырулар йортында вафат булды вә 29 шәгъбан җомга намазындан соң җәмгы газыйм берлә үзенең мәсҗеде ихатасында җеназасын кычкырып укыдым. Мазарына барып дәфен соңында тәлкыйн итеп кайттым.
Дөньяга килүе Богырыслан тәвабигы Бакый авылында милади берлә 1865 ел февралендә иде. Үзенең туганы Газизҗан бине Мөхәммәдҗан мәдрәсәсендә укыган вә, Троицкий шәһәренә барып, дамелла Җәмаледдин бине Сөбханколый һәм дә шәех Зәйнулла Рәсули хозурларында тәкмил дәрес иткән иде. Уфада өченче мәсҗед бина ителгәндән соң, беренче имам булды.
19 елда әһале тарафындан сайланып, Государственный думага барып та беркадәр вакытлар Петербург шәһәрендә торды. Инкыйлаб соңында әһле ислам нәдвәсе тарафындан интихаб ителеп, Диния нәзарәтендә бер нәүбәт әгъзалык хезмәте дә итте...
Өендә вакытында да гыядәсенә барган идем. Авырулар йортына да бер мәртәбә бардым. Хәле авыр иде. Сөйләшә алмады. Тануында да шөбһәләндем. Миндән соң 12 сәгатьләр үткәч, вафат булган. Аллаһы Тәгалә гафу мәрхәмәт итсен иде.
Үзенең мәсҗеде алдында җеназасын үзем укыдым. Җәмәгать бик күп булды. Һәммә догаларны вә салаватларны җәһр берлә әда кылдым вә озатып мәкъбәрәсенә дә бардым, җәмәгатьдән аерылып калып талкыйн кылдым. Кайтуымда гаиләсенә кереп тәгъзия иттем вә сабырга дәгъвәт кылдым.
Тәҗһиз вә тәкфин вә күчерү бабында бу адәм бәхетле булды. Бу вакытта Уфада ислам кояшы баемаган, һиммәт вә гайрәт нуры сүнмәгән иде. Уфа мөселманлары иттифак берлә берләшеп озаттылар вә зорур йомышлар хакында йөгерешеп йөрделәр вә һәрбере атларын җигеп хазир тордылар. Бу рәвештә күңелле озатылган җеназаның, бәлки, Уфа шәһәрендә ахыргысы булгандыр. Инде ат та, арба да калмады, әһле ислам да таралды вә югалды. Суфый Аллаһиярның: “Аягымдан тотып сөдерәң ләхедкә” дигән сүзенә муафыйк, аягымдан сөрәп булса да ләхедкә илтеп куячакларын белсәң, җәмгы хәтер кылып йөрер идең. Этләргә ташлауларындан хәвеф зур, Инсанларның башларына килә торган фәлякәтләрнең вә хәсарәтләрнең дәһшәтлесе динсезлек икәнлекне күземез берлә күрдек, моның нәтиҗәсен һәр көн вә һәр сәгатьтә тәҗрибә итеп тордык. Мондан соң ниләр күрәчәкмез? “Дөреслектә, кайгымны вә сагышымны бары тик Аллаһыга гына шикаять кыламын”.

Мәчетнең ябылуы

Шул 1924 елда мәгърифәтче, педагог, үзенчәлекле Исламият белгече, философ, күренекле дин вә җәмәгать эшлеклесе Зыяэтдин бине Җәмалетдин әл-Камали 3нче җәмигъ мәчет имамы булып раслана. Ул вакытта мәхәлләдә 825 мөселман исәптә торган. Документлардан күренүенчә, 1926 елның 16 ноябрендә 3нче җәмигъ мәчеттә 51 яшьлек Зыя Камали — имам, 51 яшьлек Габдулла бине Ногман Кариев мөәзин вазыйфасын башкарган (1930 елның 7 мартында эшеннән киткән); 54 яшьлек Миңнекәрим Ильясов, 51 яшьлек Нургали Алмаев, 40 яшьлек Гәрәй Абзаев һәм 33 яшьлек Нигъмәтҗан Корманкаев өченче мәхәллә башкарма идарәсе әгъзалары булып торган. Шуны да әйтеп китү урынлы булыр, 1906 елда Уфада югары уку йорты “Мәдрәсәи Галия Диния”не ачкан, бик күп дини әсәрләр авторы Зыяэтдин әл-Камали 1938 елның 22 апрелендә кулга алына, җиде елга төрмәгә утыртыла, 1942 елда Самара төрмәсендә корбан була. 1956 елның 17 мартында аклана.
1930 елларда мәчеттә имам һәм мәдрәсәдә мөдәррис булып Мөхетдин Сатаев эшли башлый. Аның хатыны Нәгыймә Габдрахман кызы икмәк пешереп сата.
1920-30 елларда 3нче җәмигъ мәчетне ябу мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелгән. Ул вакытта Уфа шәһәр Советы мәчетнең манарасын янгын каланчасы итеп файдаланырга планлаштырган. Тарихчы Айсылу Юнысова фикеренчә, 3нче мәчетнең Үзәк диния нәзарәтеннән Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте карамагына күчерелүе мәхәлләне саклап калырга ярдәм иткән, гыйбадәтханә 1940 елга кадәр эшләгән.
1940 елның 20 гыйнварында БАССР Югары Советы карары белән мәчет ябыла һәм бина Уфаның Ленин районы башкарма комитетына мәктәп итеп үзгәртеп кору өчен тапшырыла:
“Выписка из протокола заседания Президиума Верховного Совета БАССР от 20. 01.1940 г.
О закрытии мечети третьего прихода Ленинского района города Уфы.
Ходатайство граждан Ленинского района города Уфы и Президиума Ленинского райсовета города Уфы о закрытии мечети третьего прихода в Ленинском районе города Уфы – удовлетворить. Здание мечети передать Исполнительному комитету Ленинского районного Совета депутатов трудящихся для переоборудования под среднюю школу взрослых.
Председатель Президиума Верховного Совета Башкирской АССР Ибрагимов.
Секретарь Президиума Верховного Совета Башкирской АССР М. Вальшин”.
Әле биредә югары спорт осталыгы мәктәбе урнашкан.

Хәсәновлар

— Сабирҗан хәзрәт Хәсәни җәмәгате Миңневафа Гатаулла кызы белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр: Халисә (1914 елның 13 июнендә туган), Әнвәр (1918 елның 21 февралендә туган), Габделхәй һәм Әминә. Сабирҗан Хәсәнинең турыдан-туры нәселен дәвам итүчеләрнең язмышы билгесез. Хәсәновлар гаиләсе элек яшәгән Уфаның Госпиталь урамы, 15 адресы буенча урнашкан йорт сатылган, — ди Юлия Хәсәнова, Сабирҗан Хәсәнинең энесе Газизҗанның нәселен дәвам итүче. – Газизҗанның улы Миргабидҗан Хәсәни авылда эчкән ир-егетләрне таягы белән тотып кыйнарга да күп сорамаган. Аның алты баласы булган: Нурлыхода, Мөзәки, Мөхәммәт, Мөҗәһит, Надия һәм Наилә.
Миргабидҗан Хәсәни 1929 елның 18 ноябрендә икмәк тапшырмаган өчен 300 сум штрафка һәм 3 елга хөкем ителгән, Вишерь лагерена озатылган. 1932 елның 2 сентябрендә туган ягы Байтуган районы Камышлы авылына кайткан. Аның хатынын улы һәм кызы белән 1931 елда Казахстанга сөргән булганнар. 1932 елның ноябрендә ул янә кулга алынып, 16 көн утырып чыга. 1933 елның 16 февралендә паспорт юллау өчен Уфага метиркә кәгазе алырга бара. Анда мөфти Ризаэддин Фәхреддин, Диния нәзарәтендә эшләүче Кашшафетдин Тәрҗемани, Зыя Камали, Мөхлисә Бубый һәм Зариф Исхаков белән очраша. Кашшафетдин Тәрҗемани аңа мәчетләр һәм дин әһелләре турында мәгълүмат тупларга куша.
1933 елның маенда Миргабидҗан Хәсәни Байтуган район башкарма комитетында теркәлеп, имам-мөхтәсиб булып эшли башлый. Шул ук елның 24 ноябрендә янә кулга алынып, 5 елга хөкем ителә, ул контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнә. Миргабидҗан Хәсәни советларга каршы лозунглар кычкырган һәм НКВД бинасында намаз укыган өчен 1937 елда атып үтерелә.
Миргабидҗанның улы Мөҗәһит әнисе белән Казахстанга сөрелә, аңа атасы белән аралашырга рөхсәт ителми. Карагандада икмәк заводында эшли, шәһәр мөселманнары арасында абруйлы кеше булган. Җәмәгате Бибисара Зәкиҗан кызы белән ике ул: Габделмәҗит һәм Фаикны тәрбияләп үстергәннәр. Габделмәҗит җәмәгате Наҗия Ильяс кызы белән Ринат, Радик һәм миңа гомер бүләк иткәннәр. Мин Казанда яшим, табиб-невролог булып эшлим. Тормыш иптәшем белән нәсел шәҗәрәсен өйрәнәбез, татар тарихы, мәдәнияте белән кызыксынабыз, иске китапларны өйрәнәбез.

Фәнүз Хәбибуллин.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»