“Үлсәм – көтелмәгән хәбәр Булсын иде күпләргә...”
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Үлсәм – көтелмәгән хәбәр Булсын иде күпләргә...”

27.04: “Үлсәм – көтелмәгән хәбәр Булсын иде күпләргә...”

“Үлсәм – көтелмәгән хәбәр Булсын иде күпләргә...”(Рәдиф Тимершинның вафатына бер ел тулу уңаеннан)

Кешене фани дөньядан бакыйлыкка озату – авыр хәл. Ә менә меңәрләгән укучының күңел түрен соклангыч иҗаты белән җәлеп иткән чын талант иясен җир куенына тапшыру – халык, милләт өчен тетрәндергеч вакыйга. Сүзем күренекле сатирик-шагыйрь, журналист, һәрчак көләч йөзле, шаян сүзле, үткер каләмле, ачык күңелле, Башкортстаны­бызның сатира-юмор йолдызы Рәдиф Мәхмүт улы Тимершин турында.


Яшәү символы булган ямь-яшел үләннәр баш төрткән, умырзаялар, алмагачлар чәчәк аткан яз аенда һич көтмәгәндә Рәдиф Тимершинның авыру йөрәге тибүдән туктады. 40 көнен искә алган көннәрдә Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшрия­тында аның унөченче китабы дөнья күрде.
Үлсәм – көтелмәгән хәбәр
Булсын иде күпләргә.
Якыннарым гына түгел,
Ышанмасын читләр дә, – дип язган иде ул әлеге китабында. Якыннарың да, иҗатыңа мөкиб­бән күпсанлы укучыларың да, каләмдәшләрең дә әле булса ышана алмый синең үлемеңә, Рәдиф Мәхмүт улы. Шигыреңне “Бәхетле үлем” дип исемләсәң дә, сине югалтудан кайгы-хәсрәт­ләр йөрәкләрдә әле дә сыкрый.
Рәдиф Тимершин 1947 елның 1 гыйнварында Яңавыл районының Мә­сә­гуть авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Ямады авылы урта мәктәбендә укуын дәвам итә. 1965 елда БДУга укырга керә. Югары белем алганнан соң, 1970 елда ул “Һәнәк” журналына эшкә чакырыла. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, 1972 елның башында “Һәнәк” журналына әйлә­неп кайта. Әдәби хезмәт­кәр, хатлар бүлеге мөди­ре, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, фельетоннар бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. Биредә 22 ел хезмәт салганнан соң, чакырылу буенча, Башкортстан Язучылар берле­генең матур әдәбиятны пропагандалау бюросында ел ярым эшләп ала.
Рәдиф Тимершин алтынчы сыйныфта укыганда ук шигырьләр яза башлый. 2-3 елдан “Башкортостан пионеры” (хәзер “Йәншиш­мә”), “Кызыл таң”, “Һәнәк”, Татарстанда чыгучы “Ялкын” гәзит-журналларында аның тәүге шигырь­ләре һәм хикәяләре күренә башлый. Мәктәптә укыганда ук берни­чә иҗади конкурста җиңүче була, ул шигырьләр һәм хикәяләр 1968 елда “Тамчылар” дигән җыен­тыкта басыла.
Башта Рәдиф Тимершин балалар шагыйре буларак танылды. БДУда укыганда һәм армиядә хезмәт иткәндә республика бас­маларында чыккан һәм балаларга багышланган әсәрләре “Беренче кар” дигән тәүге китабына керә (1974 ел). Балалар әдә­биятына талантлы шагыйрь килүен раслаучы мәкаләләр дә пәйда була. Ике елдан аның беренче китабы, урыс теленә тәрҗемә ителеп, 200 мең данә тираж белән басылып чыга.
Аннан соң чыккан китаплары: “Әче җимеш” (Уфа, 1982), “Цветы для Гульнары” (Мәскәү, 1989), “Теле бар, сөйләми” (Уфа, 1992) шулай ук кечкенә укучыларның күңеленә хуш килде. Аның күп кенә шигырьләре тематик җыен­тыкларга, антологияләргә дә кертелгән.
Рәдиф Тимершин – бәләкәч­ләр өчен берничә радиоспектакль авторы да (“Серле сәяхәт”, “Мәңге торчы, яшел чыршы!”, “Ал чәчкә” һ.б). Балаларга багышланган зур күләмле әкиятләр дә иҗат итте. Алар “Җиде әкият” исеме белән Башкортстан китап нәшриятында 2001 елда дөнья күрде һәм бу китапны Республика сукырлар китапханәсе үз укучылары өчен диск итеп чыгарды. “Юмарт керпе” дигән әкият-пьесасын Яшьләр театры сәхнәгә куйды.
Шулай да Рәдиф Тимершин укучыларга көлке остасы һәм сатирик буларак ныграк билгеле. Иҗади эшчәнлеген гомере буе журналистика белән бергә алып баручы бу язучы гәзит һәм журнал битләрендә 300дән артык фельетон язып бастырды. Күбесенең сатирик хикәяләр җыентыгында урын алуы да гаҗәп түгел (“Гаеп­ләштән булмасын”, Уфа, 1989). Шагыйрьнең “Тартып-сузып” дигән сатира-юмор китабы 1987 елда дөнья күрде. Бу ике китап та тиз арада үз укучыларын тапты һәм кибет киштәләрендә озак ятмады.
Рәдиф Тимершин көлкеле монологлар остасы да иде. Башкорт эстрадасының күп атаклы артистлары, концерт алып баручылар репертуары тулысынча диярлек бу үткер телле һәм юморга бай язучының әсәрләреннән торды. Ул бәләкәй драматургия өлкәсен­дә дә уңышлы эшләде, дистәләгән скетч, инсценировка, реприза иҗат итте. Үзе дә, автор-башкаручы буларак, тамашачы мәхәб-бәтен яулады. 90нчы елларда аның иҗатына багышланган көлке кичәләре зур залларда уңыш белән үтте.
Рәдиф Мәхмүт улы талантлы тәрҗемәче буларак та билгеле. Урыс, украин, казах, үзбәк, белорус сатирикларының әсәрләре аның тәрҗемәсендә дөнья күрде. Үзенең әсәрләре дә төрле тел­ләргә тәрҗемә ителде, Мәскәүдә, Киевта чыккан альманахларда, “Молодая эстрада”, “Крокодил”, “Урал”, “Чаян” һәм башка журналларда басылды.
Шигырь язган һәр кеше сатира һәм юмор яза алмый. Рәдифнең әсәрләре гади, бүгенге тормышка нигезләнгән, аларга көтелмә­гәнлек хас. Көнкүреш мәсьәлә­ләренә бәйле күренеш­ләрне иҗ­тимагый әһәмияткә ия булган идея-эстетик дәрәҗәгә күтәргән. Бу “осталык” дип атала. Күтәрел-гән темаларның үткер булуы, неч­кә, күңел күтәргеч юмор, гади һәм йөгерек тел, жанрлар төрлелеге – һәркайсы аерым осталык белән җиренә җиткереп иҗат ителгән.
Рәдиф Тимершин – 1982 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1997 елда аңа “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Рәдиф Тимершинның язу өстәлендә өлкәннәр өчен язылган бер пьесасы, урыс теленә тәрҗе­мә ителгән сатирик шигырьләр, хикәяләр китаплары, балалар өчен язылган шигырьләр китабы ятып калды.

Филзә Тимершина.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»