Ил гамьнәре белән уелган
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ил гамьнәре белән уелган

10.05: Ил гамьнәре белән уелган

 Ил гамьнәре белән уелганЗәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында үткән “Автограф көне” журналист, шагыйрә, Башкорт­стан-ның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәт-кәре Рәзилә Низамованың “Заман сулышы” дип аталган яңа китабының исем туена багышланды. Кичә “Иңнә-ремдә илләр хәстәре” дип аталды һәм әдәбият сөючеләр­не китапның авторы белән якыннан таныштырып, яңа китап турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде.

Китап электрон форматта дөнья күргән, зур булмаган тиражы белән кәгазь вариантта да басылган.
Нәшрият директоры Илһам Яндәүләтов чараны ачканда бәй­рәмдә катнашучыларны электрон китапның уңай якларын: аның тиражы чиклән­мәгән булуын һәм аны һәр­кем, хәтта миллионлаган кеше укый алуын билгеләп үтте.
– Китапның төп концепциясе – без яшәгән елларны заман­дашларыбызның характерлары, аларның дөньяга карашлары, күңел кичерешләре аша күрсәтү, – диде үзенең иҗат җимеше хакында Рәзилә Низамова. Автор китапны зәвыклы итеп чыгаруга хәләл көчен кызганмаган, күңел җылысын һәм күз нурын мулдан өләшкән “Китап” нәшрияты хез-мәт­кәрләренә олы рәхмә­тен белдерде. Аерым рәхмәтен шушы изге эштә алсыз-ялсыз хезмәт салган нәшрият­ның баш мөхәр-рире Зөлфия Карабаевага, аның урынбасары Олия Гыйләҗет­диновага, Башкортстан халыклары әдә­бияты бүлеге мөхәр­рире Гөл­шат Абдуллинага, дә-реслекләр мөхәррире Фирдинә Зиннә­туллинага һәм кичәне башыннан азагына кадәр бер тында алып барган нәшриятның яшь хезмәткәре, филология фән­нәре кандидаты Раушания Солтакаевага җиткерде.
Ә “табадан гына төшкән” яңа китап кичә дәвамында игътибар үзәгендә булды. Ки­тапның геройлары да әйтерсең дә шушы китап битләреннән пәйда була тордылар. Ә болар – ил йөген үз иңнәренә алып, ил гамьнәре белән янып яшәүче күренекле дәүләт эшлеклеләре, галим­нәр, табиблар, язучылар, шагыйрь­ләр, укытучылар, композиторлар, сәхнә йолдызлары, бер сүз белән әйткәндә, безнең замандашларыбыз иде.
Китап туенда язучы, ша­гыйрә Халисә Мөхәммәдиева, халкы-быз­ның ихлас мәхәббәтен яулаган әдибә Дилә Булгакова, шулай ук, танылган шагыйрә Халисә Мөдәрисова, “Кызыл таң” гәзите­нең баш мөхәррир урынбасары Рәфис Сәяхов, журналист Гөлия Гәрәева, “Өмет” гәзите хәбәр-чесе Елена Фатыйхова, Русия Федерациясе урта һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хез-мәт­кәре, беренче композиторыбыз Газиз Әлмөхәм­мәтовның оныкасы Ләйлә Латыйпова, Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстанга беренче ясалма бөер аппаратын кайтарткан һәм аны тычкан бизгәге белән көрәштә куллануны керткән Мәстүрә Сакаеваның кызы, сәламәтлек саклау отличнигы Роза Сакаева-Латыйпова, Куергазы районы Шә­багыш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шагыйрь Илшат Нәҗ­миев, “Сә­хибҗамал” татар хатын-кызлар оешмасы җитәк­чесе Динә Морзакаева, җәмә­гать эшлеклесе, күңелләрне эретерлек ягымлы тавышка ия радиотапшырулар алып баручысы Зилия Ахунова, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисткасы, атказанган җырчы Дамира Сәетова, танылган җыр­чы-композитор Салават Әхсәнов, халык сөюен яулаган тәҗрибәле музыкант-педагог һәм җырчы Лилия Вахитова, җырлары белән халкыбызның күңеленә үтеп кергән моңлы сандугачыбыз Флера Шәри­пова, Кушнаренко райо­нының Югары Сәет мәдәният йорты җитәкчесе, шулай ук, моңлы тавышка ия музыкант-җырчы Резида Сабитова катнашты. Аларның һәрберсе китап авторына йө­рәк түреннән чыккан җылы сүзләрен әйтте, иҗади уңыш­лар теләде, җырларын башкарды. Куергазы районы Зәк-Ишмәт авылыннан хезмәт ветераны, мәкалә герое һәм биш ул анасы Рәмзия Әде­һәмова автор белән очраштырган сәбәпләр турында сөй­ләп, китап туенда катнашучыларның аерым ихтирамын яулады. Баксаң, гади авыл хатыны, тол калып, өч улын да башлы-күзле иткәннән соң, армиядән кайтырга тиешле төпчек улларына да кәләш эзләп йөргән вакытта авылда командировкада йөргән журналист кызларны очраткан булган. Китапка кергән язмада шушы маҗаралы очрашулар турында бәян ителә. Җор сүзле, халыкчан телле мә­калә герое хәзер инде үзенең унбер оныклы булуы, улларының бишесе дә фермерлык белән шөгыльләнүе турында хәбәр итте. Рәмзия апа әле дә заманнан артта калмыйча, ил хәстәр­леге белән яши, балалары һәм оныкларын сөенде­реп, күңел кичерешләрен кул эшләрендә чагылдыра, аларны “Контакт”-тагы биткә урнаштырып бара икән, әлеге кичәгә дә бүләккә дип күзнең явын алырлык чигүле алъяпкыч алып килгән иде.
Китап туеннан авторның якташлары да читтә калмаган. Алар Дәүләкәннең үзеннән генә түгел, авторның туган авылы Ташлы-Шәриптән, күрше Ташлы-Тамак, Имай-Карамалы һәм Чуенчы авылларыннан җыйна-лып, Рәзилә апаны яңа иҗади уңышлары белән котларга кил­гән­нәр иде. Фәния Хәбибуллина, Клара Сәяхова, Розалия Романко, Светлана Локманова, Гөлсинә Мөхәррәмова, Гөлшат Мәгасу­мова, Фәнһәр Нагаев, Миңле­гөл Нагаеваның чыгышлары ямьле Дим буйларыннан туган як сәламе буларак килеп иреште.
Кичәдә сәхнә йолдызлары башкаруында автор сүзләренә язылган бик күп җырлар җыр­ланды, шигырьләр укылды. Шу-шы кичә өчен чыккан кәгазь форматтагы җыентык­ларны автор китап геройларына бүләк итеп бирде. Электрон китапларны нәшриятның кибетеннән бүләккә сатып алучылар да күп булды.
“Иңнәремдә илләр хәстәре” дигән “Автограф көне” чын мәгъ-нәсендә һәркемгә югары рух, яшәү көче бирде, күңелләргә илһам нуры таратты.

Лилия ГАЗИЗОВА.

Очрашу җылы рухта үтте

“Китап” нәшриятында якташыбыз, журналист, шагыйрә Рәзилә Низамованың яңа китабы чыгуга багышланган бәйрәм кичәсе күңелләрдә якты бер нур булып уелып калды.
Кичәне нәшриятның яшь хезмәткәре Раушания Солтакаева зур кинәнү белән алып барды. Башкортстанның Дамира Сәетова кебек танылган җырчы-сандугачлары башкаруында яңгыраган җырлар кичәгә ямь өстәсә, китап авторының чыгышлары, аның гаҗәеп эчкерсезлеге, кешелеклелеге һәм китабының геройлары белән таныштырулары күңелгә аеруча хуш килде.
Төпле фикерле каләм иясе, тормышчан очерклар авторы белән очрашу күңелләрдә бик матур тәэссоратлар калдырды. Авторның үзен күрү китапка мәхәббәтне тагын да арттырды. Рәзилә Низамованың китабы аша без республикабызның танылган һәм гади кешеләре – төрле һөнәр ияләре белән якыннан таныша алдык. Җыентыкта үземнең авылдашларым – Башкортстанның беренче кардиохирургы Наил Гатауллин (“Йөрәк тоемы”), “Юлдаш” радиотапшырулар алып баручысы Азат Фазлыйәхмәтов (“Әйтерсең лә якын дус”), якташым, бик күп исемнәргә лаек булган галимә Лена Сәяхова (“Пушкин теле өчен Пушкин медале”), райондашым, танылган балалар язучысы Рәсимә Ураксина турындагы язмалар һәм әңгәмәләрне күрү икеләтә куанычлы булды.
Рәзилә Низаминың кичәгә җыелган каләмдәш дуслары, алар белән сөйләшеп утырулары җаннарыбызга әйтеп бетергесез җылылык өстәде.
“Заман сулышы” җыентыгында күпме язмыш, күпме хезмәт ияләренең ил, халкы өчен фидакарьлек кылу үрнәкләре чагылыш тапкан. Гади телле, шул ук вакытта фәһемле язмалар!
Без, бер төркем дәүләкәнлеләр – китап сөючеләр, якташыбыз белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Бәйрәмнән рухи азык алып, Рәзилә Гайнислам кызына иҗатында уңышлар теләп, күңелле тәэссоратлар белән таралыштык.

Клара СӘЯХОВА,
Дәүләкән районының Чуенчы авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, китапханәче.


Китап туе – җанга шифа!

Язның иң гүзәл, иң якты көннәрендә “Китап” нәшрия­ты-ның Кече залында журналист, шигырьләр авторы Рәзилә Низамованың китап туе үтте.
Бу тантана Рәзиләнең озак еллар матбугатта төбәк халкына хезмәт итүе нәтиҗәсендә иң татлы җимеше, дип әйтер идем мин.
Бу очрашу гаҗәеп җанлы, ихлас, күтәренке рухта барды. Рәзилә Низамованы котларга Дәүләкәннән якташлары килүе аның өчен бик дулкынландыргыч булды. Фәнһәр Нагаевның хромкада үзе уйнап җырлавы тамашачыга шулкадәр ошады ки, алар аны көчле алкышларга күмделәр.
“Кызыл таң” гәзитеннән баш мөхәррир урынбасары Рәфис Сәяхов, журналист Гөлия Гәрәева, “Китап” нәшриятының тынгысыз, фидакарь ветераны Динә Морзакаева, “Шәрыкъ” радиосының алып баручысы Зәлия Ахунова, шагыйрә Дилә Булгакова Рәзиләгә үзләренең садә теләкләрен җиткерделәр.
Мәкалә авторының сүзләренә җырлар да иҗат итәләр икән. Флера Шәрипова үзе көй язган яңа җырын тәкъдим итеп күңелләрне сөендерде. Борай егете, күпсанлы конкурслар лауреаты, сирәк тембрга ия музыкант Салават Әхсәнов, Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Да­мира Сәетова, композитор, көчле-аһәңле тавыш иясе, Кушнаренко кызы Резида Сабитоваларның сәхнәгә күтәрелеп, залдагыларны моңнары белән әсир итүләре һәм дөнья ваклыгыннан арындырып торулары безгә олы юаныч һәм бүләк булды.
Гомердә зур-зур залларда хәтсез концертлар карарга туры килде, әмма бу китап туе күңелләргә ныграк шифа-шатлык, мәдәният нурларын өләште. Бу чараның рухи кыйблабыз Габдулла Тукайның туган көне алдыннан үтүе дә юкка түгелдер.
Халыкчан, эчкерсез матур бәйрәмне оештыручылар алдында баш иясе, ә Рәзиләнең гаи­ләсенә, үзенә бәхет, сәламәтлек, яңа иҗади үр­ләр яулавын телисе кала. Хөрмәткә, соклануга ул чынлап та лаек!

Рәзиф ЗӨБӘЕРОВ,
шагыйрь.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»