Яз гына урамда, яз гына…
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яз гына урамда, яз гына…

31.05: Яз гына урамда, яз гына…

Яз гына урамда,  яз гына…Тозлыкуш китапханәсендә узган чара елның гүзәл мизгеленә мәдхия булып яңгырады.

Шагыйрь әйтмешли, тышта яз, күңелләрдә дә яз һәм наз. Бар табигать кышкы йокысыннан уянганда эчендә җаны булган кем генә бу сихри матурлыкка сокланмый, битараф калыр икән?!


Тозлыкуш модельле китапханәсендә узган чара да нәкъ менә шушы таби­гатьнең гүзәл мизгеленә ел фасылына мәдхия булып яңгырады. Биредә мондый матур кичәләр еш үтә.
Китапханәче Гөлнара Сәхибгәрәева Гаилә елына багышланган бик матур “Барысы да гаиләдән башлана” дип аталган стенд эшләгән. Шулай ук, татар һәм башкорт язучылары китапларыннан, Люция Әб­лиева шагыйрь һәм язучыларның автографлары белән Казаннан алып кайткан китаплардан, волонтерлар хакындагы “Ке­ше изге эшләр башкару өчен туа”, “Зарарлы гадәт­ләрдән башка тормыш”, “Киләчәк көннәреңне сайла” дигән бай китап күр­гәзмә­ләре дә урын алган.
Гөлнара Сәхиб­гәрәева кичәне башлап җибәрде һәм җыелучыларны, килгән кунаклар – Казаннан кичәгә кунакка кайткан шагыйрә, прозаик Люция Әблиева, “Игенче” гәзите мөхәр­рире, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хез­мәткәре Фәнис Әмирханов, “Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсе җитәк­чесе, Башкорт­стан­ның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Рә­зифә Сәхапова белән таныштырды. Алар җыелучы­ларны сәламләп, иҗат юлы турында сөйләде.
Кичәнең “Поэтик салон” дип аталган икенче өлеше Таскаклыда яшәп иҗат итүче Земфир Әхъ­яров иҗатына багышланды. Ул Кушнаренкодагы авыл ху­җалыгы техникумын тә­мамлагач, озак еллар “Алга” хуҗалыгында бухгалтер, склад мөдире булып эшли. Туган ягын, туган авылын, туган табигатьне яраткан Земфир оста бакчачы да – җәен җиләк-җимеш, аллы-гөлле чәчәкләр үстерә, елгада балык каптырырга да ярата икән.
Земфир Фәһим улы 2013 елда “Ак каен” дигән беренче шигырьләр китабын бастырып чыгарган. Быел исә “Язмышымны кочаклап” дигән икенче китабы дөнья күргән. 2013 елда аның өч пәрдәле “Аккошларым – пар кошларым” пьесасын авылдашлары сәхнәгә куйган. Әлеге очрашуда Земфирның энесе Илвер Әхъяров белән мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Потапова шушы спектакльдән өзек күрсәт­теләр, гаять оста итеп башкардылар. Автор җыелу­чыларга үзенең шигырь­ләрен укып ишеттерде.
Арытаба Фәнис Әмир­ханов сүз алды, Земфир Әхъяровка Вәзих Исхаков исемендәге премия тапшырды.
Тозлыкуш урта мәктә­бенең хаклы ялдагы укытучысы Розалия Закирова якташына багышлап язган шигырен укыды.

Зирена БӘДРЕТДИНОВА,
матбугат ветераны.
Чакмагыш районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»