Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җәмгыять сезгә таяна!

Җәмгыять сезгә таяна!
26.05.2015 / Рухият

Җәмгыять сезгә таяна!Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында гүзәл затларның дәүләт мәсьәләләрен хәл итүдәге роле аерым игътибарга алынды.

“Хатын-кызның көче – аның нәфислегендә”, – дигән бөек инглиз язучысы Вильям Шекспир. Әхлак кануннары какшаган, гаилә кыйммәтләре югала барган, кешелекнең киләчәге шик астында калган шушы заманда җәмгыять гүзәл затларыбыз күзенә карый. Нәкъ менә аларның дөньяга булган хәстәрлекле, якты карашы, нәфис куллары, мәхәббәттә тугрылыгы, чыдам калебе Җир шарына янаган коточкыч афәтләрдән йолып алыр кебек.


“Дөньяны матурлык коткарыр!” дигән шигарь дә бар. Кызлар сафлыгы, хатын-кыз матурлыгы, аналар сабырлыгы, ак әбиләр акылы – татар мил­ләтенең илаһи кыйммәтлә­рен хасил иткән бу төшенчәләр хакында хәзер дәүләт башлыклары да җитди уйлана. Шулай булмаганда, Татарстанда инде өченче тапкыр Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үтәр идемени? 17 илдән, Русиянең 48 төбәгеннән җы­елган 600дән артык делегатны һәм кунакларны Казан шәһәре­нең Г. Камал исемен­дәге татар дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәт­шин сәлам­ләде һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеха­нов­ның сәлам хатын укып ишеттерде. “Телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау – болар дәүләт мәсьәләләре, ләкин бу мәсьәләләрне чишүдә хатын-кызларның роле бәяләп бетергесез”, – диде Фәрит Хәйрулла улы. Форумда Татарстан Дәү­ләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Казан Крем­ле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Бөтен­дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтима­гый оешмасы җитәк­чесе Кадрия Идрисова катнашты һәм чыгыш ясады.
Сүз милләтебезнең килә­чәген билгеләүче ана телен саклау, үстерү, матур гореф-гадәтләрне тергезү, гаилә кыйммәтләрен торгызу, балаларны яшьтән әдәп-әх­лакка өйрәтү кебек мәсь­ә­ләләр турында барды. Бәхәссез, мондый эшләрнең башында хатын-кызлар, әниләр, ак әбиләр тора. Кадрия Идрисова җитәк­челе­гендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының да эшчәнлеге сүздә генә түгел, гамәлдә, һәм җәмгыятебездә инде киң күләмдә таралырга өлгергән һәм тирән катламнарга үтеп кергән матур чараларда исбатлана икән. Җитәкче үзлә­ренең эшчән­леге турында тәфсилле сөй­ләде. Бүген “Ак калфак”ның Татарстанда – 162, Русия төбәклә­рендә – 36, чит илләрдә 18 бүлекчәсе эшли икән. Ел дәвамында хатын-кызлар оешмасы 6 төрле бәйге үткәргән.

Җәмгыять сезгә таяна!Язучылар һәм рәссамнар өчен “Татар хатын-кызының җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге роле” бәйгесенә 251 кульязма кабул ителгән. Татарстан­ның – 24, Башкортстанның 13 районыннан, Уфа, Нефтекама шәһәрләреннән, Австралия, Литва, Казахстан, Төрекмән­станда яшәүче миләттәшләр дә бәйгегә кушылган. Рәс­самнар бәйгесен­дә дә 200ләп рәсем бәялән­гән. Кадрия Идрисова, шулай ук, кулъяулык, сөлге чигү, җиләк җыю, миннек бәйләү бәйгеләре турында да кызыктырырлык итеп сөйләде. Мөгаен, төбәкләр­дәге һәр оешма үзләрендә дә мондый чараларны үткә­рергә ниятләр. “Ак калфак” оешмасының эшчәнле­гендә тагын да бер хуплауга лаек нәрсә – ул милли кием тегү, калфак чигү, чәкчәк пешерү буенча осталык дәресләре үткәрү. Тотып карамыйча ышанмый торган татарга нәкъ менә шундый осталык сә­гатьләре кирәк тә инде. Замана хатын-кызы үзенең борынгыдан килгән асыл гадәт­ләрен онытырга тиеш түгел лә! Шуны онытмаганда – уңган, чиста-пөхтә, оста куллы булганда гына ул гаиләдә дә, җәмгы­ятьтә дә югары урыннарга дәгъва итә ала.
Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдул­ланың: “Бүген татар анасы булу өчен матурлык кына түгел, батырлык та кирәк”, – дигән сүзләрендә тирән мәгънә ята. Заман аналардан, хатын-кыздан күпне таләп итә. Хәтта Чечняга барып, сугышка лаф орып, балаларын, оныкларын үлем тырнагыннан алып чыккан ак әбиләр, әниләр турында беләбез. Борын-борыннан Ил аналарының дәрәҗәсе югары булган, ыру, кабилә язмышын хәл иткән алар.
Президиумда утырган “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, дәүләт эшлеклесе Римма Ратникова, озак еллар дәүләт структураларында эшләгән Зилә Вәлиевага карап, йорттагы, гаиләдәге тавык чүпләп бетермәс мәшәкатьләр өстенә халык гамен йөрәгенә алган мондый ханымнарга сокланып куясың. Әйе, форумда нәкъ менә милләт өчен җан ат­кан, шәригать кушкан бурычлар өстенә заман йөген өстәгән хатын-кызлар күп иде. Мәсәлән, Кыргызстаннан Гөл­синә Үлмәс­баева, Бурятия­дән Саҗидә Батталова, Кытайдан Зөлфия Чапаева, Казахстаннан Гөлсинә Байкенова чыгышларыннан татар миллә­тенең чит җир­ләрдә аеруча телгә, гореф-гадәтләргә, якташларына ихлас, җылы мөнәсәбәтен, бер­дәмлеген ишеткәч, үзебез өчен оялып куйдым. Бездә ата-анасы туган телгә хезмәт итүче­ләрнең дә балалары урыс телендә аралаша, ана телен белми, димәк, ул милли сән­гатькә дә, шигъ­рияткә дә – барысына да битараф, томана калуга дучар. Ә менә Кытайда һәм Фин­ляндиядә, мәсәлән, инде дүртенче буын чит җирдә тууга карамастан, татар балалары ана телендә сөйләшә, татар бакчаларына һәм мәктәп­ләренә йөри. Ә моның нигезен­дә гаилә, бигрәк тә ана тәр­биясе ята. Алар балаларыбыз татар мәктәбен тәмам­лап, урысча укыта торган вузларга керә алмас, татарча сөйләшеп адәм көлкесенә калыр, дип курыкмаган. Мөслимә Бубыйның: “И татар хатыннары! Иң мө­катдәс бурычыбыз – туган телне саклау” дигән сүзләре әлеге форумның түренә язып эленгән иде.
Якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Роберт Миңнул­лин чыгышы да сискәндерде. Матур, нәзәкатьле, моңлы шагыйранә фикер гаять четерекле мәсьәләгә алып чыга. Милләтебез Сандугачы, татар хатын-кызлары әле калфакны бик искә алмаганда да гел калфак киеп йөрүче мәшһүр Сара Садыйковага һәйкәл ясалып та, әле булса Казанда аны куяр урын табылмаган икән ләбаса! Роберт Миңнуллин бу хакта ягымлы да, моңлы да һәм шул ук вакытта бик усал да шигырен укыды. “Ак калфак” оешмасына Сара Садыйкова исемен бирергә кирәк, дигән тәкъдим белән дә чыкты ул.
Башкортстан делегациясе белән килгән тел галиме, БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы укытучысы, шагыйрә Лилия Сә­гыйдуллинаның чыгышы да үтемле булды. Ул Башкортстан шартларында ана телен укыту проблемалары, четерекле моментлар, хәл итәсе мәсьәлә­ләр турында сөйләде. “Бер юл кала, – диде ул, – тел мәсь­әләсен дәүләт күләмендә (Русия дәрәҗәсендә) күтәрү һәм хәл итү – безне, гомумән та­тар милләтен, саклап калу юлы”.
Форумда чыгышлар күп булды. Шулар арасында аерылып торганнары, күңелгә үтеп кереп, истә калырдайлары нәкъ менә хатын-кыз асылына кагыла иде. 80 яшьлек Сәйдә ханым Аппакова гаилә кыйм­мәт­ләре, гаилә ныклыгында хатын-кызның өлеше турында бик кыю фикерләр әйтте. “Гаилә ныклыгы 90 процент хатын-кыздан тора, – диде ул. – Хатын-кыз дүрт төрле сыйфатка ия булырга тиеш. Чиста, пөхтә булу өстенә ул тәмле итеп ашарга пешерсен һәм иң мөһиме – хатын-кыз артист булырга тиеш. Бу аның бию, җырлау сәләтенә кагылмый. Хатын-кыз нинди ситуациядә дә сабыр һәм мөлаем, тыныч һәм ягымлы булып калырга бурычлы. Тупас дәшү урынына, “җаным”, дип дәшсәң, ир кеше тау күчерергә әзер”.
Гаилә бөтенлеге 90 процент хатын-кыздан тора, дибез. Ә бит хатын-кыз сабырлыгында көн итүче гаиләләр дә байтак. Хатынының түземлелегенә, югары әхлагына яки юашлыгына, йомшаклыгына аркаланып, нәфесен аздыручы ир-атлар күпме? Күпме ханымнар, хөсет, хәсис ир аркасында даими депрессиядә йөреп, психик, нерв, йөрәк, онкологик чир­ләр­гә сабыша?! Мондый гаиләнең бәлки булуыннан булмавы хәерлерәктер? Әлеге гаиләләргә табиб, психолог, юрист яки казый ярдәме кирәктер? “Ак калфак” бу мәсьәләгә дә битараф калмас, алдагы форумда хатын-кызның гаиләдәге матди, психологик, юридик хәле турында җитди сөйләшү булыр дип ышанам. Оешма игълан иткән иҗат бәйгесендә җиңгән “Тәмугта яшәүче хатыннар” дигән язмам нәкъ шушы проблеманы яктырта.
Форумда әхлак тәрбиясендә ислам кануннарына таянырга кирәк, дигән хаклы шигарь яңгырады. Уфада, мәсәлән, Фатыйма абыстай Фаткуллина җитәкләгән Әхлак мәктәбе республика чикләрен­нән тыш та актив эшчәнлек алып бара. Бу тәҗрибәне өйрәнү, башкаларга өйрәтү кирәктер.
Әлеге бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында Башкортстаннан 30лап делегат катнашты. Зур оешканлык белән үткәрелгән форумда кунакларны каршы алу, Арча педагогия көллиятенә, Кырлайга сәяхәт, К. Тинчурин театрында спектакль карау, халык кул эше осталары күргәзмәсе белән танышу, Казанның 1000 еллыгы музеенда булу, “Казан” бию ансамбле чыгышын тамаша кылу кебек күңелле чаралар хакында рәхәтләнеп сөйләрлек.
Форумда күңелле мизгел­ләр дә аз булмады. Бүләк­ләнүчеләр арасында Башкортстандагы “Берлек” җәмгыяте­нең идарә әгъзасы Зәлия Ахунова да бар иде. Аңа Бөтен­дөнья татар конгрессы иҗ­тимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге рәисе Ринат Закиров “Татар халкына тугры хезмәте өчен” медален тапшырды. Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Фәния Габидуллинага милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен исәпкә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитетының Рәх­мәт хаты тапшырылды. Мондый бүләккә “Идел” проекты продюсеры Лилия Бә­дамшина да лаек булды “Ак кал­фак” оешмасы игълан иткән әдәби бәйге җиңүчеләре арасында да Башкортстан ав­торларының күп булуы куандырды. Эссе номинациясендә “Мәңгелек бәхеткә таба” язмасы белән Мишкә районыннан Рәзифә Тарасова – икенче, “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите баш мөхәррире урынбасары Зәйфә Сали­хованың “Авыл хатыннары” эссесы өченче урынны алуы, Гөлназ Гафа­рованың “Акъ­әбиле балачак илем” язмасы кызыксындыру бүләгенә лаек булуы – без­некеләрнең иҗади сыйфаты турында сөйли.
Кояшлы Казан безне көлеп, шатланып каршы алган иде, еламсырап, тагын килегез, дип озатып калды. Тагын бер елга җитәрлек хезмәт һәм иҗат дәртен күчтәнәч итеп бирде ул.

Ләйсән КӘШФИ,
Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлеге,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сез бүген дә сафта!
Сегодня, 17:55 :: Яңалыклар
Сез бүген дә сафта!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Сегодня, 16:11 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әфганстан - йөрәк ярабыз
Калдыклар да файдага ярарлык
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Калдыклар да файдага ярарлык
Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»