"Мифны җимерүче роман"
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » "Мифны җимерүче роман"

05.06: "Мифны җимерүче роман"

"Мифны җимерүче роман"Кичә, 4 июньдә, Уфада Халыклар дуслыгы йортында язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу үтте. "Туташ" романы буенча фикер алышу "Тулпар" журналы һәм "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлары оешмасы тәкъдиме белән тормышка ашты.

Айгөл Әхмәтгалиева Чаллы шәһәрендә яши, актив иҗат итә, "Ел китабы-2017", М. Кашгарый исемендәге халыкара конкурс җиңүчесе, "Казан утлары" журналының проза бүлеге мөхәррире.

Уфалыларны аның "Туташ" романы ("Мәйдан", 2017, № 7-12) ни өчен кызыксындырды соң? Ник дигәндә, әсәр легендар актриса, 1912 елда Уфада "Нур" театр труппасын оештырган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган. Уфада 2001 елдан эшләп килгән татар хатын-кызлары оешмасы да "Сәхибҗамал" исемен йөртә.

"Мифны җимерүче роман"


Оешма рәисе Динә Морзакаева билгеләвенчә, алар һәр утырышны мәгънәле, файдалы итеп үткәрергә омтыла, Татарстан кунагын күрүгә бик шатлар, мондый очрашулар әдәби бәйләнешләрне, дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертә.

Фикер алышу бик кызу, җанлы барды. Чыгыш ясаучы һәркемнең үз фикере бар иде. Мәсәлән, педагогия фәннәре кандидаты, БДУ доценты Лилия Сәгыйдуллина фикеренчә, роман байопик жанрында язылган; автор искиткеч зур эш башкарган; бу әсәр, героиняның катлаулы язмышының моңарчы билгесез булган якларын ачып, Сәхибҗамал Волжская турындагы мифны җимерә.

"Мифны җимерүче роман"


Бөтендөнья татар конгрессының Уфадагы вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Руслан Сөләйманов романның шомлы, салкын ноктадан башланып китүен ошатып бетермәгән.

"Нур" театрының әдәби бүлеге мөдире Гөлнур Усманова әсәрнең тарихи мохитне тудыруы, театр тарихын яктыртуы белән кыйммәтле булуын ассызыклады.

"Мифны җимерүче роман"


"Тулпар" журналының проза бүлеге мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Дилбәр Сөләйманова тарихи һәм лирик-эмоциональ катламнарның үрелеп баруын, күренекле шәхес язмышы аша татар халкы үткән аерым бер чорның чагылыш табуын, язучының сюжет кору осталыгына ия булуын билгеләде.

Язучы, "Кызыл таң" гәзите журналисты Венера Мәҗитова фикеренчә, әсәр Тукай премиясенә лаек булырдай дәрәҗәдә.

"Мифны җимерүче роман"


"Кызыл таң" гәзите журналисты, "Юлдаш" радиосы алып баручысы Резеда Вәлитова А. Әхмәтгалиеваның Хәния Фәрхигә багышланган "Хәния" повесте белән дә танышкан һәм югары фикердә калган.

"Ихлас" мәчете имам-хатыйбы, шагыйрь Мөхәммәт Галләм, "Диләфрүз" гәзите мөхәррире Дилә Мөхәррәмова-Хәйретдинова, "Сәхибҗамал" оешмасының актив әгъзалары Флүсә Назаргулова, Тәнзилә Исәнбирдина, Фәүзия Гайзаман, Зәлия Ахунова, Зөһрә Исламова, әдәбият сөючеләр әсәр хакында үз тәэсирләре белән уртаклашты, кайчак бәхәс тә кабынып китте.

"Мифны җимерүче роман"


Музыкаль күчтәнәч тә бик урынлы иде. Резеда Сабитова башкарган "Сәхибҗамал" оешмасы гимнының сүзләрен Дилә Булгакова (ул да очрашуга килде), көен Резеда үзе иҗат иткән. Ә яшь җырчы Кадрия Исламова башкарган "Ак чәчәкләр" җырының сүзләре чараның кунагы Айгөл Әхмәтгалиеваныкы иде.

"Мифны җимерүче роман"


Очрашу хакында тулырак язма әзерләнә.
Дилбәр БУЛАТОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»