“Ач, шигърият, серләреңне...”
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Ач, шигърият, серләреңне...”

07.06: “Ач, шигърият, серләреңне...”

“Ач, шигърият, серләреңне...”Иске Калмаш модельле китапханәсе каршында эшләп килүче “Сердәшләр” клубы “Ач, шигърият, серләреңне...” дигән шигырь бәйрәме үткәрде. Ул “Якташларыбыз китапларын укыйбыз” акциясе кысаларында, шигърият көне уңаеннан оештырылды.

Шигырь – кеше тормышында рухи азык бирүче сихри бер көч. Бәйрәмгә шигырь тәмен, ямен белүчеләр җыелды.
– Күп еллар элек шигырьнең нигез ташларын, энҗе бөртекләрен җыярга өйрәткән татар әдәбияты укытучыларын хөрмәт белән искә алып, рәхмәт әйтеп үтәсе килә, – диде китапханә мөдире Зөлфия Сабгиянова.
Хая Латыйпова, Мәрьям Латыйпова, Фәния Мусина, Фәния Ганиева, Бүләк Тукаева (Бу апалар мәрхүмнәр инде), хаклы ялдагы Рива Акчурина, Лүбәбә Галиуллина, Фәридә Газизова, Мария Тимашева, Наҗия Янбухтина, Зәүлә Латыйпова, Шәүрә Габдрәшитова, Руниза Даукаева шигырь күгендә атыл­ган якты йолдыз булып күңел­ләрдә сакланалар.
Укучылар аңына шигырь орлыкларын, ярату бөреләрен ходай тарафыннан бирелгән сәләтләрен матур әдәбият аша җиткерүче Дилбәр Сабирова, Рәйфә Газизова, Зилә Акчурина, Ирина Суховага иҗади эшләрендә уңышлар теләде Зөлфия Сабгиянова.
Шушы тәрбияне, белем бирүне дәлилләп, мәктәп укучылыры Харисова Элина, Хаҗиева Диана, Кашаева Илина, Сухов Илнар ши­гырьләрне яттан сөйләде.
Айсылу Баһаветдинова, Лүзә Байбакова, Айсылу Салимгареева, Зәүлә Латыйпова, Шәүрә Габдрә­шитова Рим Идиятуллин, Марис Нәзиров, Резеда Шакирова, Хая Латыйпова, Әнгам Атнабаев, Гыйлемдар Рамазанов иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр.
Язучыларның иҗатлары турында фикер алышкач, бәйрәм ахырында китапханә мөдире Зөлфия Сабгиянова барчасына истәлекле китаплар бүләк итте. Без, бәйрәмдә катнашучылар, яшәүгә көч алып, тагы да очрашырга сүз куешып, таралыштык.

Лүзә Байбакова,
атказанган мәдәният хезмәткәре, хаклы ялдагы хезмәт ветераны.
Чакмагыш районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»