Алар бу җирне матурларга туган
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Алар бу җирне матурларга туган

14.06: Алар бу җирне матурларга туган

Алар бу җирне  матурларга туганӘнгам Атнабаев исемендәге премия лауреатлары туган төбәген данлый.

Бигрәк бай ул иҗат кешеләре дөньясы. Туган илен олылаучы, шәхесләрен хөрмәтләүче, данлаучы алар. Һәр төбәкнең үзенең генә бөек шагыйрьләре, данлы уллары, кызлары була. Җиребезне матурларга туган шундый шәхесләргә Тәтешле район советы президиумы карары нигезендә зур бүләк – Әнгам Атнабаев исемендәге премия бирелә башлады. Бүген бүләкләнүчеләр ике дистәгә җитте, кызганычка каршы, аларның җидесе бакыйлыкка күчте.


Хез­мәт еллары М. Гафури исе­мендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үткән Русиянең, Башкорт-стан­ның халык артисткасы Зинира Атнабаева, Татар­станның халык артисткасы Хәния Фәрхи-Бикта­һирова Тәтешле данын еракларга тараткан якташларыбыз ис­тәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.
Мәшһүр Салават Фәтхет­динов, ихтирамга лаек укучым Әри буендагы Аксәеттә үсеп, Казанда дан алды, Русиянең, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты, М. Җәлил,
Г. Ту­кай премияләре лауреаты. Өч баласы, тормыш ип­тәше Ләйсән белән бәхетле ул.
Авылыбызның имам-хатыйбы, Русия мөселман­на­рының Үзәк диния нәза­рәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдиннең Рәхмәт хатына лаек булган Мәгъдән Атнабаев – ата нигезен саклаган кеше. Хезмәт юлы мәктәптә, мәдәният йортында, технологик транспорт цехы җитәк­чесе буларак үтте.
Биш китабы дөнья күргән игенче-шагыйрь Каһим Әү­хәтовның хезмәтен күрә белделәр. Аның иҗат җи­мешләре 1967 елдан район гәзитендә, республика гәзит-журналларында чыга. Халыкчан шигырьләрендә игенче хезмәтенә, икмәккә дан җырлый, табигатьне сакларга чакыра.
“Әни булса, өебез җылы, кояшлы, тамагыбыз тук була торган иде. Әниемнең сөял­ләнеп беткән куллары җы­лысын тоеп яшәдем”, – ди торган иде Әнгам ага. Үзе­нең әнисе кебек, герой-ана Рәвия Ганиева шушы пре­миягә лаек булды.
Әнгам Атнабаевка терәк булган, мөлаем йөзле, татлы сүзле Сәвия Атнабаевага районның зур бүләген тапшырып дөрес эшләделәр. Ә. Атнабаев музеена ул бай материал бирде, юбилей кичә­ләренә авылга кайтып йөрде. Иренең туганнарын хөрмәтли белде.
Башкортстанның атказанган укытучысы Клара Байгазинаны хөрмәтлибез, зурлыйбыз. Туган якны өйрәнүче буларак, зур эш башкарды ул. Язучылар С. Сөләй­ма­нова, Ә. Маликов белән тыгыз элемтәдә яшәп, иҗат җимеш­ләрен пропагандалады. Укытучы-тәрбияче булып эшлә­гән чагында СССР Мәгариф министрлы­гының, мәгариф эшчеләренең профсоюз үзәк комитеты Почет грамоталарына лаек булды. Пионерлар йортындагы эш­ләре санап бетергесез: түгәрәкләр, якташ рәссам­нарның картиналар күргәзмә­се оештырылсынмы, музей оештыруда башлап йөрсен­ме, гәзит битләрендә тәҗ­рибә уртаклашсынмы, бөтен көчен салып, балалар белән тәрбия эше алып барды ул.
Һәр бала язмышына юнә­леш бирүче, изгелек орлыгы чәчүче укытучы була. Ша­гыйрә, дүрт китап авторы, Югары Тәтешле 1нче мәк­тәбе укытучысы Лиза Фәт­хуллина әнә шундыйлардан. Хезмәтләре өчен бихисап дипломнар, Почет грамоталары белән бүләкләнгән. “Күрдем чишмәләре” шигърият конкурсының җиңүчесе буларак та беләбез аны. Шигърият, җыр-моң иленә гашыйк укытучы үз язмышын укучыларга багышлады. Алар шатлыгы белән янып, дәр­т­ләнеп яши белә.
Бөек Ватан сугышы ветеранына тиңләштерелгән, гомере Йосып мәктәбендә үткән Батыргәрәй Дәүләт­баев та йөрәген балаларга биргән. Укытучы Сәхия Имаметдин кызы белән биш бала тәр­бияләгән. Унике яшеннән ятим калып, тырышып, илен сөеп яшәгән хезмәт ветераны иде ул. Балалар белән очрашу вакытында болай сөйләгән иде: “Хезмәтне яратыгыз. 11 яшьлек чагымда авылдагы кирпеч сугу оста­ханәсендә 1000 кирпеч сугып, гармун сатып алдым, киемгә дә җитте. Авырлыклар алдында баш имәгез”. Алар икесе дә Чайковскийда хаклы ялга чыккач, мәдәни-мәгъ­рифәт эшендә актив булды.
Сафтагы дүртенче укытучы – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан­ның атказанган мәгариф хезмәткәре Галия Гайнетдинова. Шагыйрә – алты китап авторы. Сараштыбаш кызы Казанда татар гимна­зиясендә эшли. Һәр җәйне туган ягына кайтып, болын-кырларында җиләк җыеп, олы яшьтәге әнисе янында яшәп китә.
Филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С. Сөләй­манова, Р. Төхвәтуллин исемендәге премияләр лауреаты, биш китап авторы Ләйсән Кәшфи – Кодаш кызы. Ләйсән бәхетле булуны да кешеләргә мөмкин кадәр күбрәк игелек кылуда күрә.
Гомере терлекчелек тармагында үткән авыл хәбәр­чесе, шагыйрь Гатуф Яхин язмасыннан өзек: “...1955 елда сөйгәнем Саҗидә белән өйләнештек. 53 ел яшәдек, дүрт бала үстердек. Балаларыбыз үзләре яраткан һөнәр үзләштереп, бәхетле гомер кичерә. Шуңа горурланам”. Шагыйрь әсәрләрен­дә әнкәйләргә дан җырлады. “Мин кайтырмын, әнкәй!” хикәясен тыныч кына укып булмый. Фронт белән тыл­ның бердәмлеге бер-бер артлы күз алдыннан үтә.
Мең-мең рәхмәт сезгә,
шул чор әниләре,
Юлдаш булган ныклык,
сабырлык!
Ул чактагы сезнең
батырлыкка
Алтыннардан һәйкәл
куярлык.
Әнгам Атнабаевның әнисе Мәрзия апага да һәйкәл куярлык бит. Ире Касыйм 1942 елда фронтта һәлак була. Җиде баласын олы улы Әнгам ярдәме белән ач үлемнән алып кала.
Журналист булу җиңел түгел. Вакыйгалар агышын, кешеләр хезмәтен, тарих белән ныклап танышмый, тикшерми генә язып булмый. Журналистлар Әнвәр Мәү­лиханов, Рим Әхмәтов, Ләлә Ибәтуллина да сафларыбызда. 1972 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәт­кәре Әдһәм Мәү­лиев “Кызыл таң”да эшләде, башка гә­зитләрдә дә мәка­ләләре дөнья күрде. Аксәеттә туып-үсеп, Ульянов-Ленин ис­е­мендәге Казан дәүләт университетын тәмамлап, зур хезмәт юлы үткән авылдашым – горурлыгыбыз иде.
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Рим Әхмәтов “Кызыл таң”да эшләде. Районның “Җитәкче” гәзите мөхәррире булып, партия органнарында тырышлык салды. Ул Ләлә Касыйм кызы турында болай ди: “Совет чорындагы чынбарлыктагы хәлне, вакыйгаларны дөрес чагылдырырга тырыштык. Авыл хәбәрчеләре эшкә басым ясады. Гади хезмәт кешеләре гәзитебез битлә­рендә бик еш басылды. Хәбәрче, җаваплы секретарь вазыйфаларын башкарган Ләлә Ибәтуллина гәзитнең эчтәлеген баетуга зур көч салды. Ләлә апаның мәка­ләләрен халык яратып укыды”. Ләлә Касыйм кызына “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.
Шигырь укып, күңелебезгә дәва алабыз, матурлыкны күрергә өйрәнәбез. 1970 елдан Яңавыл районының “Замандаш” әдәби берләшмәсен җитәкләгән 15 китап авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Суфияров та – премия лауреаты.
Бигрәк матур ул шигърият иле. Кешеләр күңеленә матур орлык салучы, 3 китап авторы, “Ак чишмә” әдәби бер­ләшмәсе җитәкчесе Фәнил Миңнегалиев турында Ф. Суфияров болай ди: “Тормышны яратып, дөньяның шатлык-сөенечләрен, борчуларын йөрәге аша үткәреп, заман җилләренә каршы тора белеп яши ул”. Ф. Миң­негалиев Г. Чокрый пре­миясенә дә лаек булды. Эш бәхетен юлчы буларак тапса, гаиләдә Роза Малик кызы белән бәхетле яши.
Мин зур рәхмәтемне Дамир Әхмәтовка әйтер идем. Әнгам Атнабаев белән очрашулар, юбилей кичәләрен оештыруга күпме көч салды. Үзебезнең мәктәптә төньяк районнарның татар теле укытучылары өчен Атнабай иҗатына багышланган ачык дәрес тә үткәрдек. Мәктәптә халык шагыйренең музеен ачтык. Яңа урамга исемен бирдек. Мәктәбебез дә аның исемен йөртә. Һәммәсендә дә Дамир Хуҗи улы башлап йөрде. Югары исемнәргә, күп бүләкләргә ия Дамир Әх­мәтов лаеклы рәвештә премия лауреаты булды.
2004 елда Әнгам Атнабаев музеен булдырган өчен миңа да премия бирелде. Бу мактану түгел – горурлык. Күкрәк билгесе дә бар.
Матур традиция арытаба да дәвам итсен, безнең сафларны яңадан-яңа бөек шәхесләр тулыландырсын. Хезмәт сөйгәннәр югары исемнәргә ирешә. Ә туган җирең өчен янып яшәүне, эшләүне мин зур батырлык дип саныйм.

Фидәлия МОСТАФИНА,
III дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены кавалеры, пенсиядәге укытучы.
Тәтешле районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»