Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Балтырган һөҗүм итә. Аны ничек җиңәргә?

Балтырган һөҗүм итә.  Аны ничек җиңәргә? Күптән түгел Русиянең үзәк матбугат чараларындагы сенсацион хәбәр күпләрне битараф калдырмагандыр. Табигать дөньясына, хәтта ки илнең азык-төлек хәвефсезлегенә... балтырган үсемлеге зур куркыныч тудыра. Дөньяда аның 70кә якын төре билгеле. Бәхеткә, әлегә Русиядә аның 40 төрлесе генә үсә.

Әлеге хәбәрне Мәскәү өлкәсе Думасы кабул иткән карар тагын да көчәйтеп җибәрде. Анда, нинди категориядәге хуҗалык төре булуына карамастан, балтырган белән мәҗбүри көрәшү кирәклеге бәян ителә. Закон быел 1 ноябрьдән көченә керде. Үз карамагындагы мәйданнарда әлеге токсик үсемлек таралуга юл куючыларга штрафлар каралган. Физик берәмлекләр өчен ул — 2-5 мең, вазыйфадагы җитәкчеләргә — 20-25 мең сум, юридик берәмлекләргә 150 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф күләме билгеләнгән. Дума депутатлары билгеләвенчә, балтырган мәйданнары Мәскәү өлкәсендә елдан-ел зурая һәм аңа каршы көрәшү көтелгән нәтиҗәләрне бирми. Якынча исәпләүләр буенча, биредә балтырган 18 мең гектарны “яулап” алган.
06.12.2018 (№
141 (25295)): Авыл хуҗалыгы

Авылга ни җитми?

Авылга ни җитми? 2016 елгы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе йомгаклары аграр сәясәттәге хаталарны төзәтергә ярдәм итәрме?

Русия аграр җитештерүдә иң куәтле дәүләт исеменә дәгъва итә. Бу статус илнең эчке базарында азык-төлек тотрыклылыгы һәм аграр сәясәттәге “зур сикереш”ләргә генә бәйле түгел. Аграр экспорт күләмендә илебез бөтендөнья сәүдә базарында иң югары баскычка якынлашты. Хәзер алдагы унъеллыкларда аграр тармакны кайсы юнәлештә үстерү мөһимрәк һәм дәүләт субсидияләрен бирүдә нәтиҗәлелекне ничек арттырырга була дигән сораулар көн кадагына чыкты. Авыл хуҗалыгы җитештерүе алга киткән илләрнең барысы да аграр тармакка дәүләт ярдәмен көчәйтә. Әлеге юнәлешне субсидияләүдә Евросоюз илләренең, АКШ һәм Япониянең лидер булып торуы мәгълүм. Соңгы унъеллыкларда фәкать авыл хуҗалыгына субсидияләрне, дәүләт инвестицияләрен арттыру нәтиҗәсендә Кытай, Индонезия, Малайзия, Таиланд, Төркия һәм Азия үз продукциясен экспортлау күләмен арттыруга иреште. Бу илләрдә дәүләт авыл хуҗалыгы

29.11.2018 (№ 138 (25292)): Авыл хуҗалыгы

Күргәнен генә яздык

Күргәнен генә яздык Яки ни сәбәпле “Урман” фермер хуҗалыгы белән танышып булмады?

Авыргазы районы хуҗалыклары быел да сынатмады. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә аларның республика Хөкүмәте тарафыннан яхшы бәя алуы да шуны раслый. Аграр җитештерүдә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары өлеше арта. “Кызыл таң” гәзитенең берничә журналисты район тормышы белән якыннанрак танышу һәм авыргазылыларның матур эшләре турында гәзит укучыларга да җиткерү максаты белән иҗади командировкада булып кайтты. Бик яхшы тәэссоратлар алып һәм “сәфәр дәфтәрен” тутырып кайттык, дип әйтеп булмый. Хәбәрчеләр эшчәнлегендә бик сирәк очрый торган хәлгә тарыдык.

Авыргазыга барачагыбыз турында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Фидаил Хантимеровка ике көн алдан хәбәр иттек. “Кызыл таң” гәзитендә күрсәтердәй яхшы эшләребез күп, килегез. Таныштырасы хуҗалыкларны да барлап куярбыз”, – диде Фидаил Батыргали улы.

23.11.2018 (№ 136 (25290)): Авыл хуҗалыгы

Алма сатып баеп буламы?

Алма сатып баеп буламы? Республикада бакчачылыкны үстерүдә булган бер үк проблемалар елдан-елга күчә килә. Сәбәп нидә?

Күптән түгел Президент Владимир Путин һәм Хөкүмәт Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашлыгында Ставрополь краенда авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган зур киңәшмә үтте. Әмма, “Сельская жизнь” гәзитен исәпкә алмаганда, үзәк басмаларның берсендә дә диярлек әлеге мөһим чарада нинди проблемалар каралуы турында язма булмады. Очрашуда аграр җитештерүнең һәр тармагы буенча үсеш мөмкинлекләре билгеләнде. Шул ук вакытта, илдә бакчачылык тармагына, алма җитештерүне арттыруга бәйле мәсьәләләр белән ил җитәкчеләре дә кызыксынуы нишләптер игътибардан читтә калды. Русиянең “алмалык башкаласы” исеменә дәгъва итүче төбәктә, әлбәттә, бакчачылыктагы соңгы еллардагы “бер урында таптанулар”га бәйле мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелүе очраклы түгел. Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә алмага булган ихтыяҗ үзебездә үстерелгәне белән 24 процентка гына каплана. Узган елда ил аграрийлары 1,5

22.11.2018 (№ 135 (25289)): Авыл хуҗалыгы

Үстерәбез, саклый белмибез

Үстерәбез, саклый белмибез Республикада яшелчәгә булган ихтыяҗны канәгатьләндерүгә нәрсә комачаулый?

Авыл ихаталарында көзге эшләр тәмамланды. Шәхси хуҗалыклар җитештергәнне алып сатуга җайлашкан сәүдәгәрләр дә сирәк күренә хәзер. Аның каравы, көзге киеренкелек шәһәргә күчте. Ярминкәләргә, ерак дип тормыйча, башкаладан шактый читтә урнашкан районнардан килүчеләр дә байтак. Урам сәүдәсенең дә иң кызган мәле бу көннәрдә. Махсус тәгаенләнгән урында түгел, ә халык күп йөргән урам чатларындагы сәүдәне күз уңында тотам. Рәсми чыганакларга караганда, башкала халкы өчен, ярминкәләргә караганда, бәләкәй базарны хәтерләткән урам сәүдәсе якынрак икән. Биредә авыл белән бәйле һәркем үзе үстергәнне, җитештергәнне тәкъдим итә. Хуҗалар белән бәяләрне дә килешү җиңелрәк. Әйберен саткан кешеләр дә, базар белән чагыштырганда, бөтен яклап та файдалырак булуын яшерми. Ә сатып алучыга “арзанлы көн”нәрне онытмаска гына кирәк. Чөнки урам сәүдәсендә тәкъдим ителгән һәр нәрсәнең бәясе... һава

15.11.2018 (№ 132 (25286)): Авыл хуҗалыгы

Крестьян хезмәте олы хөрмәткә лаек

Крестьян хезмәте олы хөрмәткә лаек Илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә Башкортстан аграрийлары мөһим урын били.

Авыл уңганнарының республика икътисадын үстерүдәге өлеше елдан-ел арта. Бүген Башкортстанда җитештерелгән продукция дөньяның дистәдән артык иленә озатыла. Күмәк хуҗалыклар чорыннан ныклы аякка басучы тармак бүген аграр бизнеска юнәлеш ала. Җитештерүдә генә түгел, идарә, оештыру һәм менеджмент өлкәләрендә яңача караш өстенлек итә. Әйткәндәй, илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә зур урын тоткан Башкортстан аграрийлары сафлары 70 меңнән артык төрле һөнәр иясен берләштерә. Җиде меңнән артык эре, урта һәм кече аграр хуҗалык, 6,5 мең крестьян-фермер хуҗалыгы, 700 мең чамасы шәхси хуҗалык урындагы сәүдә базарын тулыландыруда һәм республика маркасын чит төбәкләргә танытуда зур өлеш кертә.

08.11.2018 (№ 130 (25284)): Авыл хуҗалыгы

“Крупская” уңганнарына сокланмау мөмкин түгел!

“Крупская” уңганнарына сокланмау мөмкин түгел! Вәсил Бәдертдинов җитәкчелек иткән хуҗалык үз эшчәнлеген нәтиҗәлелеккә кора.


Җитәкче турында:
Вәсил Бәдертдинов Тәтешле районының Шул­ган авылында дөньяга килгән. Свердловск авыл хуҗалыгы институ­ты­ның механикалаштыру фа­куль­тетын тәмамла­гач, хезмәт юлын шул ук өлкәнең Әчет районы “Корзуновский” авыл хуҗа­лыгы предприя­тиесендә машина-трактор мастер­ское мөдире булып башлый, арытаба инженер-механик булып эшли. Аннары туган ягына кайтып, ун ел Тәтешле районы эчке эшләр бүлегендә өлкән участковый булып хезмәт сала. 2003 елдан җаваплылыгы чикләнгән “Крупская” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә төрле вазыйфалар башкара, соңгы өч елда аңа җитәкчелек итә.
Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау хатына, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына, башка бүләкләргә лаек булган Вәсил Фатыйхҗан улы гаиләсе белән дә үрнәкле. Җәмәгате, Шулган авыл Советында эшләр идарәчесе вазыйфасын башкаручы Гүзәл Рәдиф кызы

02.11.2018 (№ 128 (25282)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»