И авыл, син мең шәһәрдән ямьле вә хуш...
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » И авыл, син мең шәһәрдән ямьле вә хуш...

14.06: И авыл, син мең шәһәрдән ямьле вә хуш...

И авыл, син мең шәһәрдән ямьле вә хуш...Туймазыда яшәүче Морзахановлар гаиләсе фермерлык шөгылен үзләштерә.

Лилия белән Илгиз Морзахановлар Туймазы шәһәрендә күпфатирлы йортларның берсендә яшиләр. Бу аларга терлекчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнергә комачауламый.


Морзахановлар Иске Туймазы авыл хакимиятенә караган Горный авылындагы “Агроцентр” җәмгыятендә эшләп йөргән. Гаилә киңәшмәсендә пред­приятиедән яшелчә үстерү өчен теплицаны һәм терлек үрчетү өчен бинаны арендага алу тәкъдиме хуплана.
Эшне бер сыер белән биш сарыктан башлыйлар. Бераздан кара-чуар һәм бестужев токымлы сыерлар 11 башка җитә. Җиңел булмый, әлбәттә. Шулай да Морзахановлар “Эш башлаучы фермер” республика программасында катнашырга карар итә. Шәхси предприятие теркәп, сөт терлекчелеген үстерү буенча бизнес-план төзиләр һәм аны республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында уңышлы яклыйлар.
Ике ел элек шул акчага 20 баш кара-чуар тана сатып алалар. Бүген инде Морзахановларның кечкенә фермасында 52 баш мөгезле эре терлек тотыла, шуның 30ы – савым сыеры. Хуҗалыкка ике ярдәмче дә алганнар. Бер сыердан тәүлегенә 17 литр сөт савып алына. Ит, сөт, каймак, катыкны шәһәр базарында саталар һәм клиентларга илтеп бирәләр.
Морзахановлар “Гаилә терлекчелек фермасы” программасында катнашырга ниятли. Арытаба планнары исә – ферма төзү, терлекләр санын 100 башка җиткерү, сөт суыту җайланмасы, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу. Әлегә гаилә трактор, 90 гектар җирне арендалый. Бодай белән арпа чәчкән­нәр.
Морзахановларның тырыш хезмәте һәм фермерлар җитештергән югары сыйфатлы сөт продукциясе Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы дипломы белән билгеләнгән.

Резеда НУРТДИНОВА.
Туймазы районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Сегодня, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Сегодня, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Сегодня, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Уфада - ярминкә!
Сегодня, 10:53 :: Яңалыклар
Уфада - ярминкә!
Яңа йолдыз кабына!
Сегодня, 10:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңа йолдыз кабына!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»