Яңа “аграр капитан” дөрес юнәлеш алырмы?
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яңа “аграр капитан” дөрес юнәлеш алырмы?

14.06: Яңа “аграр капитан” дөрес юнәлеш алырмы?

Яңа “аграр  капитан”  дөрес юнәлеш алырмы?Ашлыкка, сөткә сатып алу бәяләре төшү хуҗалыкларны бөлгенлеккә китермәсме?

Русиянең аграр тармагы бүген диңгездәге көчле шторм уртасында калган корабны хәтерләтә. Әмма төрле яктан искән икътисад җилләре, санкция “давыллары” аны буйсындыра алмый. Авыл хуҗа­лы­гындагы мондый халәтне башкача берни белән дә чагыштырып булмый. Ел башыннан узган ел үсте­релгән ашлыкны сату бәяләре төште. Аннары аграр хуҗалыклар җитештергән сөт хаклары кимеде. Белгеч­ләр, әлеге вакытта Русиядә ашлыкны ихтыяҗ-дан күпкә артык җитештерүнең классик кризисы күзә­телә, дигән фикердә. Уңыш — рекордлы, ә аны сату дәрәҗәсе, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 27-30 процентка кимрәк. Аграр тармак өчен җаваплы чиновниклар быел да яңа рекордка өмет итә — ашлык экспортын 52-53 миллион тоннага җиткерү бурычы куелды. Янә дә игенчелектән, узган елдагы кебек, “тарихта булмаган” уңыш җыеп алынган хәлдә, аграрийлар бөтенләй төп башына утырмас микән, дигән сорауга җавап бирүче юк.


Сөт җитештерүчеләр белән эшкәртүчеләр арасындагы каршылыклар дә­вам итә. Әйтик, Башкортстанда бер литр сөтнең үзкыйммәте 16 сумга җит­кәндә, аерым эшкәртүчеләр сатып алу бәясен 16-18 сумнан арттырмый. Районнарда сөтне арзан бәягә сатудан ай саен 2-3әр миллион сум керем алып җиткер­мәгән хуҗалыклар бар. Мон­дый хәл тоташ илдә күзәтелә. Әмма пробле­маның асылы бары тик чит илдән киптерелгән сөт порошогын күпләп кертүдә генә микән? Бәлки, терлекчелек продукциясенә их­тыяҗ һәм аны канәгать­лән­дерү системасында дәүләт тарафыннан тиешле контроль җитешмәү дә кире йогынты ясый торгандыр? Русия Президенты 2024 елга авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләмен узган елгы 20,7 миллиард доллардан 45 миллиард долларга кадәр күтәрү бурычы куйды. Әгәр ил Хөкү­мәте үзебезнең җитеш­терүчеләрне комсыз рә­вештә табыш артыннан гына куган эшкәртүчеләрдән яклый алмый икән, әлеге максатка ирешү җиңелдән булмаячак. Бу юнәлештә ил башлыгы тарафыннан җитди чаралар күрелә башлады. Аграр сәясәттә үзен оста менеджер һәм тәҗри­бәле белгеч буларак таныткан элекке авыл хуҗа­лыгы министры Алексей Гордеев Хөкүмәт вице-премьеры вазыйфасына аграр тармак өчен җаваплы итеп тәгаенләнде. Ә федераль ведомствоның яңа башлыгы вазыйфасы әлегә кадәр “Россельхозбанк” ида­рәсе рәисе булып эшлә-гән Дмитрий Патрушевка йөкләтелде. Хәзер аграр сәясәтнең язмышы — тармакта профессиональ белгеч һәм дәүләт идарәсе сис­темасында тәҗрибәле А. Гордеев һәм илнең финанс даирәләре җитәкче­легендә “үз кеше”гә әйләнгән, амбициоз, чагыштырмача яшь белгеч Дмитрий Патрушев кулында.
Илдә яңа аграр сәясәт таләп ителүен Көнбатыш игъ­лан иткән санкцияләр дә, аграр җитеште­рүчеләр-нең соңгы елда җитештерү-сату белән бәйле проблемалары да ачык күрсәтте. Әлегә кадәр илебездә аграр сәясәтнең төп максаты — авыл хуҗалыгында җи­теште­рүне төрле чаралар бе­лән арттыру иде. Әйтергә кирәк, моңа ирешелде. Хәтта, импорт продукциясен үзебезнекенә алыштыру юнәлешендә баш­карылган чаралар нәти­җәсендә, соң­гы биш елда импорт күләме 28,8 миллиард долларга кимеде. 2017 ел йомгаклары буенча, аграр экспорт, 15 процентка артып, 20,7 миллиард долларга җитте.
Бүген яңа таләпләр куела. Аграр хуҗалыклар азрак чыгымнар белән җи­тештерергә тиеш. Шунысы игътибар үзәгендә кала: “шторм” уртасында калган корабның капитаны алыштырылды. Хәзер авыл хуҗа­лыгының алдагы язмышы да капитанның курсны дө­рес таба белүенә бәйле. Анысын вакыт күрсәтер.
Күптән түгел басу эшлә­рен уңышлы тәмамлап, алдагы тагын да җаваплырак җәйге мәшәкатьләргә әзер­ләнгән хуҗалыклар ничек көн күрә? Ит һәм сөтне, ашлыкны күбрәк җитештерү киләчәктә аларны бөлген­лек­кә төшермәсме? Республикадагы алдынгы хуҗа­лык­ларының берсе — Дүр­төйле районының “Вә­лиев” токымчылык заводы” җәм­гыятенә шундый со­­рауларга җавап эзләп килдек.
“Вәлиев” хуҗалыгы озак еллар дәвамында районда аграр җитештерү һәм сату күләме буенча лидер булып тора. Сөренте җирләре 5,5 мең гектарга җитә, шуның 3,2 меңен бөртек­леләр били. Районда җи­теш­терел-гән тулай аграр продукция­нең 10 проценты вәлиев­лылар өлешенә ту­ры килә. Игенчелектә — орлыкчылык хуҗалыгы, ә терлекчелек тармагында токымчылык заводы статусына ия алар. һәр тармак — югары рентабельле. Уртача айлык хезмәт хакы 18,4 мең сум тәшкил итә.
Хуҗалык башлыгы Гали Миркасыймов — аграр тармакта озак еллар төрле вазыйфалар башкарган җи­тәк­че. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Гали Мирзаһит улы белән киңәшләшәләр, исәпләшәләр. Колхоз чо­рын­­да тупланган көчле мат­ди база, еллар дәва­мын­­да һөнәри осталыкка ирешүче белгечләр рәискә зур хуҗа­лык белән ышанычлы җи­тәк­челек итүдә ныклы тыл булып тора. Аграр тармактагы проблемаларга битараф түгел җитәкче. Продукциясен тоташ республика буйлап саткач, сәүдә базарындагы көндәлек мониторингтан хәбәр­дар. Токымчылык ху­җа­лы­гы буларак, нәселле малларны сату да, сыйфатлы орлык тәкъдим итү дә һәр­даим сәүдә мәй­данна­рындагы хәлләрне күзәтеп ба­рырга кирәклеген күр­сәтә.
— Соңгы елларга кадәр продукция, мал сатудан кергән табышны техника алуга, терлекчелекне мо­дер­низацияләүгә тотындык, — ди Гали Мирзаһит улы. — Әле 8 берәмлек комбайн бар, куәтлесен алсак шу­ның яртысы да җитә. Урак эшләре башланганчы бәясе 40 процентка кадәр субси­дияләнгән “Полесье” комбайны, “Кировец-К744” тракторы алачакбыз. Ашлык, сөт бәяләре төште дип, җитештерүне үзагышка куеп булмый, әл­бәттә. Югары табышлы культураларга өс­тен­лек бирергә кирәк. Быел рапс, соя мәйданнары зурайды. Саклагычта бүген­нән сатарга әзер яхшы сыйфатлы 350 тонна борчагыбыз да бар. Ел саен ки­мендә 70-80 баш токымлы мал сатудан да яхшы табыш керә. Аерым продук­циягә сатып алу бәяләре төшүне дә вакытлы күре­неш дип кабул итәргә кирәк.
Аграр хуҗалык башлыгы фикеренчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе дә ел башыннан — ашлык­ка, аннары сөткә хак­лар­ның төшүен көтмә­гән. Бу хәл, әлбәттә, алга карап икъ­тисади фаразлауга да аяк чала. Чөнки, гадәттә, техника, башка кирәк-ярак ел ахырында түләү шарты белән алына. Ә быел финанс хәлләре авыр булганнарга икеләтә кыенга туры киләчәк. Бигрәк тә басу эшләре алдыннан сөтнең сатып алу бәяләре кимү көтелмәгән хәл булды.

Шул ук вакытта. “Вәлиев” ху­җа­лыгы 8 ай дәвамында ай саен продукция сатудан алдан план­­лаштырылган 2,5 миллион сум акчаны алып җиткер­ми. 2,5 миллион сум — токымчылык хуҗалы­гында эшләүче­ләрнең бер айлык хезмәт хакы дигән сүз.

Кызганычка каршы, сөт эшкәртүчеләр дә авыл ху­җа­лыгы өчен җаваплы чорда аграрийларга, элекке еллардагы кебек, ярдәм күр­сәтә алмаган. Алай гына да түгел, сөт заводлары алган чимал өчен түләргә сәләт­сез.
— Әгәр безнең сөтне эшкәртүчеләр чималның литрын 20-22 сумга кабул итсә, ышаныч белән әйтә алам, аграр хуҗалыклар субсидияләрсез дә яши алыр һәм кредитлардан да ераграк торыр иде, — ди җәмгыять рәисе.
Әлбәттә, соңгы 4-5 елда ил күләмендә аграр җитеш­терүне бермә-бер арттыру, шул рәвешле, Русиянең азык-төлек иминлеген тәэ­мин итү бурычы куелган иде. “Вәлиев” хуҗа­лы­гы, тәгаен алганда, шушы максатка йөз тотып эшләде. Гали Мирзаһит улы сүзлә­ренә караганда, хәзер терлекчелекне модер­ни­зация­ләүне дәвам итәргә, басучылыкта аз чыгымлы техноло­гияләр кулланырга һәм сәү­дә базарында ихтыяҗ бул­ган табышлырак культуралар игүгә өстенлек бирер­гә кирәк. Шул ук вакытта, бүгенге шартларда аг­ра­рийлар җитештергән про­дукциянең сату бәясенә күпмедер дәрәҗәдә дәүләт контроле булдыруны да көтә авыл хуҗалыгы. Билгеле, монысы, нигездә, чимал эшкәр­түчеләргә кагыла.
Әлегә аграр сәясәт бе­лән кызыксынучыларның игътибары җитештерүчеләр белән чимал эшкәртүчеләр арасындагы киеренке бә­хәсләргә төбәлгән. Беренче карашка, федераль дәрә­җәдәге Хөкүмәт чиновниклары күбрәк соңгыларын яклый кебек. Русия Авыл ху­җалыгы министр­лыгы­ның яңа җитәкчелеге чит ил­гә сатылган корал күлә­менә караганда да күбрәк аграр продукция җитештергән тармакны монополист эш­кәр­түчеләр комсызлыгыннан яклый алырмы? Бәлки, урак эшләре башланганчы бу сорауга җавап табылыр.

Олег Төхвәтуллин.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Сегодня, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Сегодня, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Сегодня, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Уфада - ярминкә!
Сегодня, 10:53 :: Яңалыклар
Уфада - ярминкә!
Яңа йолдыз кабына!
Сегодня, 10:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңа йолдыз кабына!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»