Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кәҗә үләненә өмет зур

Кәҗә үләненә өмет зур
21.06.2018 / Авыл хуҗалыгы

Кәҗә үләненә  өмет зурДүртөйле районында “яшел урак”ка старт бирелде. Узган атна ахырында “Вәлиев” токымчылык заводы” җәмгыяте беренчеләрдән булып сенаж сала башлады. Һава шартларының көйсез булуына карамастан, вәлиевлылар, элекке еллардагы кебек, быел да сенажны — 1,5, силосны ихтыяҗдан ике елга артык күләмдәге запас белән хәзерләү максатын куйды.

Узган атна ахырында Авыргазы һәм Стәрлетамак районнары республикада беренчеләрдән булып сенаж сала башлады.
20 июньгә булган мәгълүматларга караганда, 30дан артык район хуҗалыкларында күпьеллык үлән чабуга төштеләр. Аның гомум мәйданы быел 490 мең гектар тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, атна уртасына шуның 20 процентында яшел масса тезмәләргә салынган.


Хуҗалыкта күпьеллык үлән плантацияләре 1400 гектардан арта. Соңгы елларда биредә туклыклырак һәм минералларга баерак культураларга өстенлек бирелә. Аграр предприя­тиедә маллар ишле. Сыер маллары санын арытаба арттырмыйча, югары сыйфатлы азык һәм токымлы маллар исәбенә ит һәм сөт җитештерүне күтәрү бурычы куелган.
— Узган елда Сабантуйга ка­дәр мал азыгы хәзер­ләү мәшә­катьләрен башлаган идек инде, — ди аграр предприятиенең генеральный директоры Гали Миркасыймов. — Быел язы гына түгел, җәе дә соңлап килә. Ике атнага соңга калу, билгеле, авыл хуҗа­лы­гында башка җәйге эшләрне оештыруда да чагылыш табуы мөмкин. Әле туфракта дым җи­тәрлек күләмдә, җылы көннәр генә азрак. Әмма, исәпләүләр буенча, быел да һәр малга 35әр центнер исәбеннән мал азыгы туплау мөмкин­лек­ләре бар.
Сенаж өчен массаны кәҗә үләнен чабып алудан башладылар. Ул быел 350 гектарны били. Шуның ике йөзе – Исмаел бригадасында. Ике “Полесье” һәм “Дон” комбайннары атна уртасына 450 гектарда үләнне чабып өлгергән. Аның өч йөз гектарында яшел масса җыелып, чокырларга салынган. Комбайнчылар Ирек Хәкимов, Руслан Сә­ли­мов һәм Дамир Хәбибул­лин техниканы югары җи­тештерүчәнле файдалана. “Ферма яны — плантация” трассасында өлгерлек күр­сәтүче водительләр Ленар Сәгадиев, Илсур Хәки­мов, Әнәс Сәрвәров, Хәниф Исхаков, Әскать Әһлетди­нов һәм Флүр Бакиров көн­дәлек эш нормаларын арттырып үти.
Гали Мирзаһит улы сүзләренә караганда, быел яшел масса күләме элекке еллардагыдан шактый ким­рәк. Шуңа күрә дә мәй­дан зурлыгы һәм массаны вакытында җыеп алу мөһим роль уйный. Бүгенге шартларда кәҗә үлә­ненең дә “калынаюына” исәп тотып булмый. Аның беренче чабымы сенажга салынса, икенчесе печәнгә алыначак. Атна уртасына 15 мең цент­нердан күбрәк сенаж салынган. Еллык запасның 100 мең центнердан күбрәк булачагын исәпкә алып, вәлиевлылар эшне тагын да кызурак тотмакчы.
— Соңгы вакытта аграр җитеш­терүдә терлекчелек тармагы табышлырак һәм ышанычлырак булуын күр­сәтте, — ди Гали Миркасыймов. — Сыер маллары 2,5 мең баштан арта. Тармакны мо­дернизацияләүне терлекчелек комплексларын заманча үзгәр­түдән генә түгел, токымлы малларны арттырудан һәм мал азыгы сыйфатын яхшыртудан башладык. Хәзер бездә маллар һәркай­сысының үзенчәлеге исәпкә алынган, балансланган азык белән тәэмин ителә. Үзебездә азык цехы булдыру да сөт­нең күләмен арттыруга да, сыйфатын яхшыртуга да зур ярдәм итте. Әле көн саен 10 тонна сөт сатабыз. Яхшы керем бирә. Кызганычка каршы, сатып алу бәясе бик түбән. Үтем­ле продукция — яхшы хезмәт хакы, перспектив үсеш, табыш дигән сүз. Шуңа күрә дә сыйфатлы мал азыгы­ның икътисади үсештә мөһим урын тотуын онытырга ярамый.

Али СӘЙФУЛЛИН.
Дүртөйле районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Чиста булсын, кыйммәт булмасын!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Чиста булсын, кыйммәт булмасын!
“Бурычыбыз гади –  эш барсын”
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
“Бурычыбыз гади – эш барсын”
һәркем Җаваплылык тойсын!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
һәркем Җаваплылык тойсын!
Яңа вазыйфага тәгаенләнде
Сегодня, 00:00 :: Яңалыклар
Яңа вазыйфага тәгаенләнде








Новости русской версии сайта

Яңа номер

146 (25300) от 18 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»