Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Өзеклекләр булмасын

Өзеклекләр булмасын
03.07.2018 / Авыл хуҗалыгы

Өзеклекләр булмасынБүздәк авылында суүткәргечләрне яңарту буенча максатлы эш бара.

“Бүздәк коммуналь сервис” предприятиесенә, район үзәгендәге күпфатирлы йортларга җылылык бирү белән бергә, төбәк халкын эчәр су белән тәэмин итү бурычы да йөкләтелгән. Әйтергә кирәк, коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә махсуслашкан оешма үз тәгаенләнешен тулы күләмдә аклап килә. Иң мөһиме: моның белән генә чикләнмичә, район үзәге инфраструктурасында әһәмиятле урын тоткан җылылык һәм су тәэминаты челтәрләрен яңарту буенча максатлы эш алып бара.


Җылылык челтәрләрен яңартуда, мәсәлән, берничә ел элек үк шактый җитди адымнар ясалып, төп трассаларда капиталь ремонт үткәрелгән иде. Бу җылыту чорын аварияләрсез үткә­реп җибәрү мөмкинлеге бирде. Киләсе җылыту чорына әзерлек барышында челтәрләрне яңарту буенча зур гына эш күләме билге­ләнде. Атап әйткәндә, Бүз­дәк авылында җылылык трассасының бер өлешен ремонтлау күздә тотыла.
“Бүздәк коммуналь сервис” карамагындагы суүт-кәр­гечләрнең гомум озынлыгы 92 чакрым тәшкил итә, шуның 56 чакрымы район үзәге — Бүздәк авылы су челтәрләренә карый. Төп өлеше — 60нчы елларда корылган суүткәргечләр хәзер нык искергән. Шуңа да су тәэминатында дә өзек-лекләр булгалый. Черегән тимер торбаларны өлеш-ләтә булса да алыштыралар, әлбәттә. Ләкин, предприятие җитәкчесе Рәсим Хөсәенов әйтүенчә, бу гына хәлдән чыгу юлы түгел. Шуңа да, искергән суүткәр-гечләрне аерым урамнар күләмендә тулысынча пласт­масса торбаларга алыштыру каралган. Әйт-кәндәй, әлеге юнәлештә максатлы эш өч ел элек башланган иде. Район дәрәҗәсендә махсус программа кабул ителеп, Бүздәк авылы суүткәргеч­ләрен яңарту проекты эшләнде. Эш берничә этапта башкарылачак.
— Суүткәргечләр инфраструктурасын яңарту, беренче чиратта, акча бүленүгә бәйле, — ди Рә-сим Илбарис улы. — Бу юнәлештә район һәм Бүздәк авыл биләмәсе хакимият-ләре белән аңлашып эшлибез. Хәзерге чорда башланган эшне финанслар белән тәэмин итү авырга туры килүен дә танырга кирәк, әлбәттә. Ә предприя-тиенең техник мөмкин-лекләре зурдан. Гомумән, соңгы өч елда суүткәр-гечләрне яңартуда коллективта бай тәҗрибә тупланды, хәзер аны яңа объектларда нәтиҗәле файдаланабыз.
Шундый мөһим объект­ларның берсе — Интернациональ урамындагы суүт­­кәргеч корылмасы. Озынлыгы 1,5 чакрымнан арткан суүткәргечне алыштыру җитез бара. Бүздәк авылындагы үзәк урамнарның берсе ул. Шуны күздә тотып, коллектив тулысы белән дип әйтерлек биредә тупланган. Монда һәркемгә анык бурычлар йөкләтел-гән. Предприятие җитәкчесе тракторчы Рамил Еникеев, эшчеләр Рамил Мамалимов, Рамил Муллагәрәев, Илгиз Кәлимуллин, Фларит Чурмантаевның фидакарь хезмәтен билгеләп үтте. Эретеп ябыштыручы Таһир Хәсәнов, шофер Данил Кәримов гомум эшкә аеруча зур өлеш кертә. Әйткәндәй, эш күләме дә зур гына, мәсәлән, траншея казып, торбаларны урнаштыру белән бергә, урамдагы йортларның һәрберсенә суүткәргечләр кору да таләп ителә. Боларның барысын да тиз арада башкару зарур, чөнки эссе җәйдә суга кытлык аеруча нык сиздерә. Шунысы да бар: урам халкы, суүткәргеч коручылар-ның хәленә кереп, ярдәм кулы сузарга да әзер. Монысы инде эш барышына булышлык итә.
Техник регламентка ярашлы, суүткәргечтә торба алыштыру айдан артык вакытны алырга мөмкин. Ләкин иң мөһиме: трасса яңартылгач, су тәэмина-тында өзеклекләр бетәчәк. “Бүздәк коммуналь сервис” предприятиесе коллективы эшен шундый максатта алып бара. Шуны да бил­геләп үтик: предприятие директоры Рәсим Хөсәенов — коммуналь хезмәтләр өлкәсендә бай тәҗрибә туп­лаган белгеч. Аның фидакарь хезмәте агымдагы елның маенда Башкортстан Республикасының югары бүләге — Мактау грамотасы белән билгеләнде.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Чиста булсын, кыйммәт булмасын!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Чиста булсын, кыйммәт булмасын!
“Бурычыбыз гади –  эш барсын”
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
“Бурычыбыз гади – эш барсын”
һәркем Җаваплылык тойсын!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
һәркем Җаваплылык тойсын!
Яңа вазыйфага тәгаенләнде
Сегодня, 00:00 :: Яңалыклар
Яңа вазыйфага тәгаенләнде








Новости русской версии сайта

Яңа номер

146 (25300) от 18 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»