Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Оксанадан үрнәк алыгыз!

05.07: Оксанадан үрнәк алыгыз!

Машина белән сыер саву операторлапры арасында җиңүчеләр: беренче урында — Оксана Тимиербаева, икенче — Ләйсән Ямаева, өченче — Гүзәл Юнысова.Илеш районында савучылар һәм техник-операторлар бәйге тотты.

Муса Гәрәев исемендәге кооператив базасында сыер саву операторлары һәм малларны ясалма орлыкландыру техник-операторлары арасында һөнәрләре буенча иң яхшыларны билгеләү конкурсы үтте. Бәйгенең биредә үтүе дә очраклы түгел, узган елгы конкурста шушы кооператив савучысы Ләйсән Ямаева беренчелекне яулаган иде.


М. Гәрәев исемендәге кооператив — районда алдынгы позицияләрне биләүче хуҗа-лык­ларның берсе. Биредә 1300 баш мал асрала, шуның 630ы — савым сыеры. Җәйләү чорында көн саен 69 центнер сөт савылып, 3,8 майлылык белән 63 центнер югары сыйфатлы продукция эшкәртү-челәргә озатыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: биредә савучыларның, терлекче­ләр-нең үз хезмәтләренә ничек каравы җитештергән продукция күләмендә һәм сыйфатында чагылыш таба, күрсәткечләр тактасында яктыртылып бара. Хуҗалыкларның икътисади тотрыклылыгы алар хезмәтенә бәйле, чөнки “тере” акчалар, нигездә, нәкъ сөт сатудан алына.
Район авыл хуҗалыгы ида-рәсе начальнигы Илдар Нә-биев, конкурсантларны тәбрик-ләп, уңышлар теләде, идарә­нең баш зоотехнигы Илнар Гыйлемханов конкурсның шартлары бе­лән таныштырды. Ярыш флагын күтәрү хокукы узган елда җиңү яулаган Ләй­сән Ямаевага һәм ”Урожай” хуҗалыгының ясалма орлыкландыру техник-операторы Радим Семеновка бирелде.
Ләйсәннең эш стажы дистә елдан артык, ул савучылар ярышында актив катнаша. Агымдагы елда, мәсәлән, җиңүче буларак, республика конкурсында ул Илеш данын яклады. “Үзеңне сынап караудан бигрәк, башка хуҗа­лык­ларда эшләүче савучылар бе­лән аралашу, очрашу чарасы да бу конкурс. Без бу бәйрәмне сагынып, көтеп алабыз. Бер-беребез белән рә­хәтләнеп сөйләшәбез, фикер алышабыз, күңел ачабыз, яңа дуслар да табабыз. Районыбыз, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкче-ләре хезмәт кешесе­нең эшен күрә беләләр, хөрмәт тоеп яшибез”, — ди ул.
Иң яхшы савучы һәм малларны ясалма орлыкландыру техник-операторы исемен яулау өчен Бишкурай авылына бу юлы район­ның барлык хуҗалыкларыннан 30 кеше көч сынашырга килде. Бәйге­челәр теорияне дә яхшы бе­лер­гә һәм белемнәрен гамәл­дә күрсәтергә тиеш иде. Ярышлар киеренке шартларда барды. Нәтиҗәдә, мөмкин булган 10 баллдан 8не җыеп, М. Гәрәев исемендәге кооперативтан Ләйсән Ямаева алга чыкты. Венера Зарипова (М. Горький исемендәге хуҗалык) белән, Гүзәл Юнысова (“Үзәк МТС” филиалы) аннан азга гына калышты.
Икенче этап Иләкшиде сөтчелек фермасының җәй-ләвендә үтте. Жюри әгъза­лары тизлеккә генә түгел, саву аппаратын, җиленне яхшылап юуга, иң куе сөтне савып бете­рүгә ныклы игътибар бирде. Авыл уңганнарының җи­тез хәрәкәтл­әренә күз иярмәде. Аерым төр номина­ция­ләрдә Зәнф­ирә Сафиуллина (Куйбышев исемендәге хуҗа­лык), Оксана Тимербаева (XXII партсъезд исемендәге хуҗалык), Гүзәл Юнысова (“Үзәк МТС” филиалы) яхшы күрсәткеч­ләр­­гә ирештеләр. Барлык критерийларны исәпкә алып, нәти-җәләр ясаганнан соң, мөм-кин булган 65 баллдан 63не җыеп, ”Районның машина белән сыер саву буенча иң ях­шы операторы” исеменә Оксана Тимербаева лаек булды. Икенче урында – М. Гәрәев исемендәге кооператив савучысы Ләйсән Ямаева (62,9), “Үзәк МТС” җәмгыятеннән Гүзәл Юнысова (62) өченче урынга чыкты. Моннан тыш, ”Иң өлкән савучы” номина-циясенә М. Горький исемен­дәге кооперативтан Венера Зарипова лаек булса, Рифа Наҗарова (“Илеш” кооперативы) “иң яше” дип табылды.
Малларны ясалма орлыкландыру техник-операторлары да теоретик һәм гамәли як­тан сынау тотты. Алар арасында быел да җиңү “Урожай” хуҗалыгыннан Радик Харисовка елмайды. Хәер, районда гына түгел, республикада да алдынгылыкны бирмәгән Радикның быел да беренче буласына берәү дә шикләнмә­гәндер. “Илеш” кооперативыннан Илмира Рәхи­мова икенче урынга чыкса, “Илеш МТС” җәмгыятеннән Артур Биктуганов өченче урын яулап, дипломнар белән бү­ләклән­деләр. “Урожай” ширкәтенең малларны ясалма орлыкландыру техник-операторы Радим Семенов ида­рәнең Мактау грамотасына лаек булды.
Чара ахырында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев авыл уңганнарының тырыш хезмәт­ләре өчен рәхмәт әйтте, изге теләкләрен җиткерде һәм республика ярышларында да сынатмауларына зур ышаныч белдерде. Бәйгедә катнашучыларга барлык призларны “Илишмолоко” һәм “Ижсинтезхимпром” җәмг­ыять­ләре әзер­ләде.

Лилия Йосыпова.
Илеш районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Очрашу урыны —  Уфада!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Очрашу урыны — Уфада!
“Уяулыкны  югалтмыйк!”
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
“Уяулыкны югалтмыйк!”
48нче конгресс бездә үтә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
48нче конгресс бездә үтә
“Капитан, елмаегыз!”
Сегодня, 00:00 :: Ватанпәрвәрлек
“Капитан, елмаегыз!”
Тимердәй нык нефтьче
Сегодня, 00:00 :: Юбиляр
Тимердәй нык нефтьче








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»