Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Фермерны кем якларга тиеш?

06.07: Фермерны кем якларга тиеш?

Фермерны кем якларга тиеш?Базар мөнәсәбәтләре шартларында алар ни сәбәпле үзләрен үгисетелгән итеп тоярга мәҗбүр?

“Фермерларның киләчәге бармы, алар ил халкын азык-төлек белән тәэмин итәргә сәләтлеме?” — дигән сораулар бүген актуаль түгел. Яңа иҗтимагый-сәяси шартларда һәм икътисадта базар мөнәсәбәтләренә өстенлек бирү аграр предприятиеләр янәшәсендә фермерларга да, крестьян хуҗалыкларына да җитештерүдә киң мөмкинлекләр ачты. Әлегә кадәр океан артыннан азык-төлек белән “ярдәм итеп”, баеп яткан чит ил фермерларына да караш үзгәрде. Хәзер үзебезнекеләр дә ким эшләми. Рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы 10 елда Русия фермерлары ашлык җитештерүне – 2, яшелчәне – 2,3, терлекчелек продукциясе җитештерүне 2,6 тапкыр арттырды. Шушы вакыт эчендә алар карамагындагы чәчүлек мәйданнары 12 миллионнан 22 миллион гектарга кадәр артты.


Кызганычка каршы, бүген авылда фермер образы бертөрле генә түгел. Очын-очка ялгап дөнья көткәннәре дә бар, йөзләрчә мең гектар җиргә хуҗа булып, эре аграр предприятиеләр белән ярышып эшләүчеләр дә аз түгел. Әмма аларның күпчелеген бер үк проблема берләштерә — җитештергән продукциягә бәяләр түбәнлеге һәм аны сатудагы каршылыклар, дәүләт ярдәме алудагы кыенлыклар, электр энергиясе һәм ягулыкка тарифларның акланмаган дәрәҗәдә күтәрелүе... Саный китсәң, тагын да өстәләчәк әле ул проблемалар. Менә шундый шартларда яши фермер хуҗалыклары. Әмма билгесезлек тудырган сораулар мөстәкыйль хуҗалыкларга иртәгәсе көнгә ышаныч белән карарга ярдәм итми иде.
Фермерны кем якларга тиеш?Ниһаять, авыл хуҗа­лы-гы тармагын үстерүдә бер­никадәр өмет чаткысы күренде. Федераль ведомствода җитәкчелек алышынды. Русия Президенты 7 майда кул куйган “Русия Федерациясен 2024 елга үсеш буенча гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлар” турындагы указда аграр сәясәттә мөһим юнәлеш билгеләнде — фермерларга ярдәм итү һәм авыл кооперациясен үстерү системасын булдыру кирәк-леге күрсәтелде. Ихтимал, әлеге указ авылда, аграр тармактагы көнүзәк мәсьә­ләләрне тизрәк һәм нәтиҗә-лерәк хәл итәргә этәргеч булыр. Фермерлар күзле-геннән караганда, беренче чиратта, дәүләт ярдәмен алуда зуррак мөмкинлекләр тудыру, аны вакытында һәм гадел бүлү, хуҗа­лыкларга җит­керү механизмын ка­мил­ләштерү таләп ителә. Керемне арттыру — иң беренче максат. Үсешне аннан башка күз алдына китереп булмый. Әйткәндәй, федераль чыганакларга караганда, фер­мерларның кереме, дәү­ләт ярдәмен исәпләмәгәндә, 8,5 процентка кимегән. Соңгы елларда, кызганычка каршы, фермер хуҗалыкла­рына әлегә кадәр күрсәтелгән дәү­ләт ярдәме нәтиҗәле­леген югалта бара. Һәрбер фермер грантка ия була алмый. Икенче­дән, грант алып, үз эшен көй­ләп җибәрүче фермер­ларның күбесе җитештер­гән продукциясен сата алмый, еш кына алыпсатарлар “кесә”сенә эшләр­гә мәҗбүр. Ел башыннан дә­вам итүче сөт проблемасы — шуларның берсе. Кушнаренко районының “Рәхмә­туллин” крестьян-фермер хуҗалыгы”, мәсә­лән, Дәүлә-кән районындагы “Вариант” җәмгыятенә тапшырган сөт өчен акчасын һаман алмаган. Дәүләт бу эшкә кысыла алмый, фермер сүз­ләренә караганда, тармак министр­лы­гының шәхси эшкуарны якларга көче җитми! Суд юлында йөрергә дә сабырлык кына түгел, вакыт кирәк.
Май урталарында ил фермерларының 29нчы съезды үткән иде. Фикер алыштылар, бәхәсләш­те­ләр. Бәлки, ниндидер мөһим карарлар да кабул ител­гән­дер. Гадәттә, власть үзгәр­гәч, чиновниклар элекке фәрманнар өчен җавап тотарга өйрәнмәгән. Шулай да форумда ул чактагы Русия авыл хуҗалыгы ми­нистрының беренче урын­­басары Джамбулат Хау­товның чыгышындагы мө­һим фикер хәтердә уелып калган.
— Әгәр җитештерелгән продукцияне сату мөм­кинлеге юк икән, бу — министрның һәм губер­на­торның аграр тармак өчен җаваплы урынбасары проблемасы. Әгәр продукцияне сатар урын юк икән, алар да вазыйфада калырга тиеш түгел. Алар моның өчен җавап-лы, чөнки анда авыл ху-җалыгы җитештерү­чесе­нә ярдәм итү өчен дәүләт акчасы сарыф ителде, — диде федераль ведомство башлыгы урынбасары. Хаутов әйтүенчә, шулай ук, илнең барлык төбәклә-рендә дә министрлык аграр тармак продукциясен сату проблемасына анализ ясаячак. “Бездә берничек тә планлы икътисад булмаячак, әмма беркем дә ба­зар икътисадын башбаштаклык дип әйтмәде, икътисад көйләнә торган булырга тиеш”, — диде ул.
Мәскәү форумында федераль чиновник, әйтерсең лә, Кушнаренко фермеры проблемаларыннан хәбәр-дар булып чыгыш ясаган. 20 ел элек фермер эшенә тотынган Илфир Рәхмәтул­лин берничә баш сыер малын хәзер 180гә җиткергән. Исәбе — терлек санын тагын да арттыру. Әмма аның бүген тырышлык салуы иртәгә зыян китермәсме — аңлавы авыр. Фәкать үз тырышлыгы белән аякка баскан авыл эшкуары үзен алыпсатарлар клиенты кебек хис итә. Ә бит базар мөнәсәбәтләре шартларында, киресенчә, алыпсатарлар капка төбендә чират торырга, һәркайсы сатып алынасы продукция өчен югарырак бәя тәкъдим итәргә тиеш түгелме соң?
...Илфир Зәки улы фермер эшен игенчелектән башлый. 165 гектар җиргә хуҗа була. Шуның 115ен бөртеклеләр били, калганы печәнлеккә бирелгән.
— 2010 елда терлекчелек тармагы буенча махсуслаша башладык, — ди фермер. — 180 баш сыер малының сиксәне — савым көтүе, ит өчен асралганы да байтак. Екатеринбургтан яхшы токымлы 50 баш тана сатып алдым. Максат — өч елдан савым сыерларын йөзгә җиткерү. Эш яхшы гына бара иде. Ел башына кадәр сөтнең литрын 25 сум белән саттык. Салымнар вакытында түләнде, эш хакын түләүдә өзеклек булмады. Сөтне сатып алу бәяләре төшкәч, чимал кабул итүчеләр төрле шартлар куя башлады. Кемгә тапшырсак та, үзкыйммә­тен­нән дә кимрәк түләде­ләр.
Сату базарында “йөри торгач” Илфир Рәхмәтуллин Дәүләкән районындагы “Вариант” җәмгыятенә барып чыга. Анысы, сатып алган чимал өчен хакны ай дәва-мында түләү шарты белән килешү төзүгә ризалаша. Куш­наренко фермеры, бәя-се арзанрак булса да, айдан артык сөтне Дәүлә­кәнгә озата. Әмма ай гына түгел, байтак вакыт үтеп китә, ә “Вариант” фермерга сөт өчен бер тиен дә күчер­ми.
— Җаваплылыгы чик-лән­гән җәмгыять башлыгы Раил Гыймранов белән элемтәгә кереп булмый, барсаң, урынында очрату авыр, — ди Илфир Рәхмә­туллин. — Хәзер телефонын алмый. Ни сәбәпле тү­ләргә теләмәгәне дә билгесез. Имеш тә, банкрот дип тә сөйлиләр. Тапшырган сөт өчен аңардан 200 мең сум акча аласыбыз бар. Безнең районнан тагын берничә фермер шулай төп башына утырган дип ишеттем. Иң хәтерне калдырганы шул: акчаны кайтарып алу өчен беркемнән дә ярдәм өмет итә алмыйбыз.
Әлегә сөтне республика­ның бер районыннан икен­че­сенә, кай­бер­ләре бөтен-ләй чит тө­бәк­ләргә тапшыралар. Базар мөнәсәбәт­ләре кемгә кайда отышлырак булуын шулай көйли. Әйткәндәй, федераль министрлык чыганакларына караганда, Русиядә җитеш­терелгән сөтнең өчтән бер өлеше фермадан йөзәр чакрым һәм аннан да ераккарак илтеп тапшырыла. Бу эшне нигездә кооперативлар яки алыпсатарлар башкара. Һәм сөткә бәяләрнең тө­шүенә дә, һәртөрле ультиматумнарга да алыпсатарлар сәбәпче. Кушнаренко фермеры хәлендә калган авыл малтабарлары күпме икәнен әйтеп булмый. Аларны бүген чарасызлык та, башлаган эшләре алдында җаваплылык та эшләргә мәҗбүр итә. Мондый “сабырлык”ның күпмегә барачагын беркем дә әйтә алмый.
Илфир Рәхмәтуллин, илдәге гомум проблемага кул селтәп, эшен ташлый алмый. Фермерлык хезмәте аның җире, коллективы, гаиләсе язмышы һәм булдыклы җир хуҗасы булуы белән бәйле. 2017 елда ул үз акчасына ферма бинасы сала. Чыгымнары 5 миллион сумга җитә. “Гаилә терлекчелек фермасы” программасында катнашып, Грантка ия була. Хөкүмәт биргән 4,3 миллион сумга тагын өчне кушып мал сатып ала, ферманы модернизацияли, корылмалар кайтара.
Белешмә. Бу көннәрдә һәр сыердан тәүлеклек савым 23 килограммнан ар­та. Ел ахырына һәр сыердан уртача савымны 5,5 мең килограммнан арттыру максаты куелган. Алкино бистәсенә көн саен литрын 14,7 сум белән 7 центнерга якын чимал озатыла.
Фермер хуҗалыгында 6 кеше эшли. Җәйге чорда аларның саны унга җитә. Айлык эш хакы 12-15 мең сум тәшкил итә. Сыерларны уңган терлекче Ләйсән Мортазина сава. Тракторчылар Андрей Никитин белән Валерий Варфоломеев бу көннәрдә мал азыгы хәзер-ли башлаган. Илфир Рәх-мәтуллин Кушнаренко авылында ялгыз фермер түгел. Аларның берсен дә көндәш­лек куркытмый, ә уртак борчылу һәм зур башлангыч­ларның язмыш кочагында калу куркынычы берләш-терә.
— Фермер үз авылы өчен социаль җаваплылык тоюын да онытмый. Халыкны эш белән тәэмин итәбез. Ә җитеш-тергәнне сатуга килгәндә, дәүләт­нең дә эшне күпме­дер дәрәҗәдә көйләп җи­бәрүе мөһим. Шул ук кооперативка бер-ләш­кәндә дә ышанычлы эш-кәр­түче­нең җаваплылыгы булсын иде. Кызганычка каршы, әлегә фермер җи­тештергән продукцияне күп очракта алыпсатарлар гына сатып ала. Фермерлар алардан башка берәүгә дә кирәкми кебек. Без мондый караш белән килешмибез, — ди Илфир Рәхмә­тул­лин.

Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.
Кушнаренко районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Очрашу урыны —  Уфада!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Очрашу урыны — Уфада!
“Уяулыкны  югалтмыйк!”
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
“Уяулыкны югалтмыйк!”
48нче конгресс бездә үтә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
48нче конгресс бездә үтә
“Капитан, елмаегыз!”
Сегодня, 00:00 :: Ватанпәрвәрлек
“Капитан, елмаегыз!”
Тимердәй нык нефтьче
Сегодня, 00:00 :: Юбиляр
Тимердәй нык нефтьче








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»