Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мал азыгы, юллар, хәвефсезлек

12.07: Мал азыгы, юллар, хәвефсезлек

Мал азыгы, юллар, хәвефсезлекРеспублика Хөкүмәтендә Премьер-министр Рөстәм Мәрданов оператив киңәшмә үткәрде. Анда мал азыгы хәзерләү һәм техниканың кыр эшләренә әзерлеге, юлларны төзекләндерү һәм суда хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

— Малларны уңышлы кышлату өчен һәр баш сыер малына 30 центнер азык хәзерләргә кирәк. Хуҗалыклардагы маллар санын исәпкә алганда, безгә 750 мең тонна печән, 1 миллион 700 мең тонна сенаж, 1 миллион 600 мең тонна силос һәм 700 мең тонна фураж ашлыгы тупларга кирәк, — диде Рөстәм Мәрданов.
Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, быел малларга азык хәзерләү, былтыргы белән чагыштырганда, активрак бара. Әмма печәнне вакытында җыеп өлгермәү куркынычы бар, чөнки июньдә һава торышы азык хәзерләүгә мөмкинлек тудырмады. Шуңа да әлеге вакытта малларга азык хәзерләү ике сменада башкарыла. Кыска вакытта печәнне җыеп, икенче чабымга үстерү чараларын күрү бурычы тора.
Бүгенге көнгә комбайннарның әзерлеге 87 процент тәшкил итә. Ел башыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрене 50 комбайн кайтарылган, киләчәктә аларга тагын 60 данә өстәләчәк.
Әлеге вакытта республикада ашлык саклау мөмкинлекләре тикшерелә. Бу җәһәттән барлыгы 31 предприятиенең әзерлеге аерым игътибарга алыначак, — диде Илшат Фазрахманов.
Киңәшмәдә агымдагы елда юлларны төзекләндерү буенча заказларның үтәлеше турында да сүз булды. Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов билгеләвенчә, 2018 елга 19 миллиард сумлык территориаль заказ расланган. Былтыргы белән чагыштырганда бу 12 процентка күбрәк.
“Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы буенча Бөре, Благовар, Борай, Краснокама һәм Стәрлетамак районнарында юл төзелеше эшләре җәелдерелгән. Бер үк вакытта, 19 чакрым арада Мишкә-Иске Балтач трассасын төзү, Караидел авылына керү күпере, шул ук районнан Тазтүбәгә кадәр юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Ел ахырына 930 чакрым юл һәм 1,4 мең күперне төзекләндерү күз уңында тотыла.
— Суга батып үлү очракларының төп сәбәбе — спиртлы эчемлекләр кулланып су коену, балаларны караусыз калдыру, су коенырга ярамаган урыннарда йөзү. Республикада эссе һава торышының август башына кадәр саклануы көтелә. Шуңа да хәвефсезлекне тәэмин итү эшләре дәвам итәчәк, — диде киңәшмәдә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Кирилл Первов.
Су буйларында хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерүче төрле чаралар оештырыла. Шул ук вакытта, су коенырга ярамаган урыннарда ял итүчеләр өчен 24 коткаручылар посты эшли, волонтерлар ярдәме белән 50 профилактик рейд үткәрелгән.

Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Очрашу урыны —  Уфада!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Очрашу урыны — Уфада!
“Уяулыкны  югалтмыйк!”
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
“Уяулыкны югалтмыйк!”
48нче конгресс бездә үтә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
48нче конгресс бездә үтә
“Капитан, елмаегыз!”
Сегодня, 00:00 :: Ватанпәрвәрлек
“Капитан, елмаегыз!”
Тимердәй нык нефтьче
Сегодня, 00:00 :: Юбиляр
Тимердәй нык нефтьче








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»