Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Авыл нигә картая?

12.07: Авыл нигә картая?

Авыл нигә картая?Республикада аграр предприятие җитәкчеләренең 8,4 проценты пенсия яшендә...

Башкортстанның авыл хуҗалыгы тармагы соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерә. Техник модернизацияләү дәвам итә, җитештерүдә максатлы программалар яхшы нәтиҗәләр бирә. Шул ук вакытта, дөнья һәм ил күләмендәге яңа икътисади мөнәсәбәтләр бүген аграрийларга базар шартларында эшләргә өйрәнү таләбен генә түгел, яңача һәм амбициоз караш та кирәклеген күрсәтте. Тармакны техник һәм технологик модернизацияләү дәвам иткән бер вакытта, авыл хуҗалыгы яңа компетенцияләргә ия булган яшь белгечләргә зур мохтаҗлык кичерүен күрсәтә. Әлегә республикада Авыл хуҗалыгы министрлыгы таләпләренә җавап бирүче һөнәр ияләрен әзерләүдә аграр юнәлештәге югары һәм һөнәри урта белем бирү учреждениеләре яраклашып китә алмый.


Күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтайның профильле комитеты утырышында республиканың агро­сәнәгать тармагы өчен белгечләр әзерләү һәм әлеге юнәлешне закон нигезендә көйләү тәкъдимнәре каралган иде. Анда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чыгыш ясады. Ул бүгенге шартларда аграр базарда яшь, квалификацияле, киң профильле һөнәргә һәм санлы технологияләр өлкәсендә компетенциягә ия булган белгечләргә ихтыяҗның зур булуын ассызыклады. Кызганычка каршы, аграр тармактагы бүгенге хәлне һәм якын киләчәкне күз уңында тотып, кемнәр эшләгәнен уйлаганда, борчылырга сәбәп бар. Тармак министрлыгы әзерләгән мәгълү­матларга караганда, мәсәлән, гомум эшчеләр исәбендә 30 яшькәчә булган яшьләр саны 7,7 процент, ягъни 746 кеше тәшкил итә. 2007 елда бу күрсәткеч 8,9 процент булган. Янә дә, аграр пред­приятиеләрдә эшче кадрлар дефициты булуга карамастан, авылда яшәүче яшь кешенең һәр өченчесе бер һөнәргә дә ия түгел, беркайда да укымый һәм эшләми.
Соңгы елларда авылда яшь­ләрнең эшсезлектән “җәфалануы”на нәрсә сәбәпче? Әлегә кадәр яшь егетләрне һәм кызларны авылда калдыру зур проблема иде. Имеш тә, клуб юк, социаль мәсьәләләр хәл ителмәгән, йорт тергезү проб­лемалы. Хәзер исә кайсы авылга күз ташласаң да, эшләргә теләмәгән хезмәткә яраклылар кайбердә авылдагы пенсионерлар санына якынлашып тора. Аянычка каршы, яшь көчләр исемлеген югары белем алып кайткан белгечләр дә тулыландыра.
Хәзер авыл тормышы шәһәр­некенә якынлашып барган торак пунктлар да аз түгел. Хезмәт хаклары дәүләт статистикасыннан ерак торса да, бик үк начар түгел. Авыл ихаталары мөмкинлекләрен исәпләгәндә, кулыннан эш килгән яшьләр шәһәрдәге яшьтәшләреннән күпкә бәхетлерәк тә яши алыр иде. Яшьләре белән картая башлаган авылларны нинди язмыш көтә? Аграр тармакка яшь көчләрне җәлеп итү өчен республикада нинди чаралар күрелә?
Республика парламентында ел дәвамында каралган мәсьәләләр арасында монысы аерым урын алып тора. Чөнки Русиянең дөньяда аграр держава буларак танылуы азык-төлекне күбрәк җитештереп импортка озатуы белән генә чикләнми. Галимнәр, якындагы 5-7 елда гомумән, аграр тармакта яңа модельле техника артачак дип фаразлый. Ә менә заманча, компьютер ярдәмендә идарә ителүче техниканы хезмәтләндерердәй белгечләр булырмы? Әйткәндәй, аграр предприятие җитәк­челәренең дә, кем әйтмешли, яшьләре бара. Башкортстанда, мәсәлән, шул ук чыганакка караганда, пенсия яшендәге җитәкчеләр һәм белгечләр өлеше гомум исәптән 2007 елда 3,6 процент, ягъни 13 мең кеше тәшкил иткән булса, 2017 елда ул 8,4 процентка җиткән. Авыл хуҗалыгын техник коралландыруны яңа биеклеккә күтәрү турында сүз алып барганда, әлбәттә, җитәкче һәм белгечләрнең югары махсус белемгә ия булуы мөһим. Әлегә тармак мондый таләптән бик ерак тора. Аграр тармак кемнәр кулында дигән сорауга җавап та, минемчә, уйланырга мәҗбүр итә торгандыр. Авыл тормышын телеэкран аша гына күреп, инвестор буларак аграр тармакка эшкә килгән бизнес ияләре халыкның өметен акламады. Республикада аграр җитәкчеләрнең нибары — 13, ә белгечләрнең 43 проценты гына югары махсус белемгә ия. Шул ук вакытта, махсус белеме булмаган җитәкчеләр саны елдан-ел арта бара. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, агрономны эшкә дуңгыз фермасына, ә зоотехникны техника паркы белән идарә итәргә җибәргән кебек күренә бу.
— Мондый хәлләрнең сәбәбе бик гади һәм аңлаешлы, — диде Илшат Фазрахманов. — Эш бирүчеләрдән нинди белгечләргә ихтыяҗ булуы турында оператив мониторинг юк. Республика күләмендә нинди белгечләргә сорау булуын, системалы белем бирүдә студентларны кабул итүне формалаштыру алып барылмый. Шулай ук, һөнәрне теләк белән түгел, ә диплом алу өчен генә үзләштерү дә зур җитешсезлек булып тора. Белгечләрне муниципаль районнар юлламасы белән максатлы укыту системасының югалуы да аграр тармакта үз һөнәрен, җирне, авылны яраткан белгечләр белән тәэмин итүгә аяк чала.
Саннар телендә. Республика агросә­нәгать тармагы өчен белгечләр хәзерләү белән аграр университет һәм 24 урта һө­нә­ри белем бирү учреждениесе шөгыльләнә. 2018 елда соңгылары 4 меңгә якын яшь белгечкә диплом тапшырачак, шуның 60 процентын авыл хуҗалыгы юнәлешендәге һөнәрләр тәшкил итә. Югары уку йортлары ике мең студентны зур тормыш юлына озата, аларның нибары 14 проценты гына авыл хуҗалыгы тармагы юнәлешендәге яшь белгечләр.
Ведомство башлыгының парламент депутатлары алдындагы чыгышында катгый фикер-теләкләр күп булды. Шуларның берсе, министр фикеренчә, һөнәри аграр белем бирүнең хезмәт базарындагы таләпләргә туры килмәве. Студентлар күп очракта бүген авыл хуҗалыгында кулланылмаган иске техникаларны һәм технологияләрне өйрәнә. Һәм югары белемгә ия булган студентларны эшкә урнаштыру турында да бары тик югары уку йортлары гына “баш вата”.
— Кызганычка каршы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы аграр профильдәге юнәлешләр буенча бюджет урыннарын бүлүдә катнашудан читләштерелде. Элекке елларда аграр университетка һәм авыл хуҗалыгы техникумнарына студентлар кабул иткәндә барлык контроль саннар да министрлык белән килешенә иде. Бу тәртипне, һичшиксез, тергезергә кирәк. Чөнки без эш бирүчеләр белән берлектә хезмәттәшлек итәбез, — диде Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры.
Парламентта яңгыраган теләк ишетелерме-юкмы, Илшат Фазрахманов аграр профиль­дәге уку йортларында бюджет аша финанслауны арттыру зарурлыгын белдерде. Гуманитар уку йортлары белән чагыштырганда, аграр белем алучы бер студентны укыту кыйм­мәтрәк тора. Бу аларда практик күнекмәләр алу өчен кыйммәтле техника һәм җиһазлар кирәклеге белән аңлатыла.
Әлбәттә, аграр хуҗалыкларның яшь белгечләрне эшкә чакыруга ни дәрәҗәдә әзер булуы да мөһим. Сер түгел, аерым районнарда күмәк хуҗалыкларда “гастарбай­тер”ларны җәлеп итүне өстенрәк күрәләр. Алар хезмәт хакын да күп таләп итми, дәгъвалары да аз. Читтән җәлеп ителүче халыкларның ни дәрәҗәдә законлы эшләве, билгеле, сорау тудыра. Әмма проблеманың икенче ягы да бар. Авылда халык эшләмәскә өйрәнеп бара. Сәбәбе хезмәт хакының түбән булуында гына микән?
Яшь белгечләрне эшкә алу, әйтергә кирәк, аграр хуҗалыклар өчен берникадәр проблемалырак та. Аларның авылга эшкә кайткан һәммәсенә дәүләт хезмәт хакына өстәп түли алмый. “Бәхет елмайганнары” гына тиз арада фатирлы була. Министрлыкта, үзенә эшкә кайтасы перспектив белгечне сайлап алып, аграр предприятие аның белән килешү төзергә тиеш, дигән тәкъдим җиткерәләр. Ике яклы килешүдә хуҗалыкта практика үтү мөмкинлеге, персональ стипендия түләнү һәм эшкә урнашу гарантиясе булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы белгечлегенә ия булучы студентларны хәзерге заман технологияләре белән якыннан таныштыру максатында республикада стажировка челтәрләрен булдыру мөһим адым булып тора. Быел, мәсәлән, 23 районда шундый 48 стажировка мәйданчыгы эшләнгән.
“Безгә аграр юнәлештәге югары һәм һөнәри махсус уку йортларының, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ресурсларын, мөмкинлекләрен берләштерергә кирәк, — ди Илшат Фазрахманов. — Ул безгә төп юнәлешләр буенча эшне системалы алып барырга ярдәм итәчәк. Ул – профориентация, тәрбияви һәм белем бирү процессларын берлектә гамәлгә ашыру, эш бирүчеләрнең уку йортларының матди хәлен яхшыртуда катнашуы, дипломлы яшь белгечләрне эшкә урнаштыру кебек проблемалар белән бәйле”.
Гомуми белем бирү мәктәпләрен тәмам-лаучыларның барысын да “Кем булырга, нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау борчый. Дөреслеккә ни дәрәҗәдә туры килә торгандыр, фаразлавы авыр, әмма галимнәр алдагы 15-20 ел дәвамында шәһәрләрдә халык саны кимиячәк, дигән фикердә. Ул халыкның күпләп авыл җиренә күченүе, шунда нигез коруы белән аңлатыла. Әлбәттә, сүз пенсиягә чыгып авылга җан тынычлыгы эзләп китүче өлкәннәр турында бармый. “Авылга без кайтмасак, кем кайтып эшләр?” дигән матур чакыру була торган иде узган гасырның сиксәненче елларында. Хәзер беркемне дә андый патриотик лозунглар белән дә җәлеп итеп булмый. Заман башкача. Әмма авыллар шул килеш калды. Шулай да, халыкның күңелен кырган сорауны читтә калдырып булмый. Статистика мәгълүматларындагы кебек, авыл хуҗалыгында уртача айлык эш хакы һич тә 20 мең сумга якынлашмый бит. Бәлки, сөйләшүне шушы проблемадан башларга кирәк булгандыр?

Олег Төхвәтуллин.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Очрашу урыны —  Уфада!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Очрашу урыны — Уфада!
“Уяулыкны  югалтмыйк!”
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
“Уяулыкны югалтмыйк!”
48нче конгресс бездә үтә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
48нче конгресс бездә үтә
“Капитан, елмаегыз!”
Сегодня, 00:00 :: Ватанпәрвәрлек
“Капитан, елмаегыз!”
Тимердәй нык нефтьче
Сегодня, 00:00 :: Юбиляр
Тимердәй нык нефтьче








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»