Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Кәҗәне дә, җирне дә яратабыз!”

13.07: “Кәҗәне дә, җирне дә яратабыз!”

“Кәҗәне дә, җирне дә  яратабыз!”Иглин авылында гомер итүче Гамилә һәм Камил Солтановлар шулай ди.

Аграр тармак ветераны, җәмәгать эшлеклесе Камил Солтановның исеме республикада яхшы билгеле. Илешлеләр аны заманында районда бик күп социаль мәсьәләләрне хәл итүгә зур көч һәм тырышлык салган җитәкче итеп хәтерләсә, иглинлеләр Камил Шәфыйк улын төбәктә аграр тармакны үстерүгә олы хезмәтен биргән шәхес буларак хөрмәт итә. Әйе, ул эшләгән заманнарда дәүләт грантлары да, максатлы программалар да юк иде кебек. Зур эшләрнең һәммәсе дә вазыйфалы түрәләрнең шәхси тырышлыгына, кешеләр белән сөйләшә һәм “олы ишекләр”не ачып керә белүенә бәйле булды.


Иглиннең заманча матур урамнары буйлап барабыз. Һәр тарафта күркәм төзелешләр. Хәтердә, дистә еллар чамасы элек кенә бу урамнарда казлар каңгылдаша иде, олы юл читендә сыер, һич югында бозаулар яшел үлән чемченә иде. Алар әле дә бар. Әмма шул чактагы кебек урамда түгел, я көтүдә, я ихаталарда. Менә шул чакларны уйлап барганда тыкрык буенда ефәк япма өстедәй ялтыраган кәҗәләрне күреп хәйран калдым. Көтүчесе дә кем булып чыкты әле — Иглин районында элекке РАПО рәисе, аннары партия райкомының II секретаре булып эшләгән Камил Солтанов!
...Камил Солтанов 1986 елда гаиләсе белән Иглин районына күчерелә. Ул вакытларда җитәк­челәрне шулай яңа вазыйфага тәгаенләп, бер районнан икенчесенә күчерү тәртибе бар иде. Районны социаль үстерүдә мөһим эз калдырган Солтановны “югалтудан” илешлеләр күпме югалткандыр, әмма Иглиндә Камил Шәфыйк улын зур елгага кушылган саф сулы чишмә кебек кабул иттеләр. Энергияле, тәҗрибәле, башкаларга гына түгел, үзенә дә бик таләпчән җитәкче биредә яңа көч һәм максатлар белән эшли башлый. РАПО рәисе итеп тәгаенлиләр. Элгәре районда авыл хуҗалыгы идарәсе шулай дип атала иде. Ике елдан партия район комитетының II секретаре итеп билгеләнә.
— Авыл хуҗалыгында эшләгән елларымны сагынып искә алам, — ди ветеран. — Ит-сөт, ашлык җитештерүдә әллә ни алдыра алмасак та, суган белән илдә дан тота идек бит. Дөньяда түгел микән әле?! Чит илдә дә Иглин суганын яхшы беләләр, дип сөйлиләр иде өлкә комитетында. Суган план­тацияләре ике мең гектардан арта иде.
— Хәзер... кәҗә асрау шөгыленә күчтегезме? — дип, ярымшаяру белән сорау бирәм.
— Сез тыкрык буенда күргәннәре пүчтәк, калганнары — абзарда. Эссе көнне чыгарып булмый. Сакаллы җан ияләре 14 башка җитте. Дүртесен савабыз. Сөтен саткан юк. Үзебез өчен генә. Көн саен 2-3 литр бирәләр. Кымыз эшлибез. Файдасы зур. Ашказаны-эчәк авыруларына каршы, иммунитетны күтәрүгә, кан әйләнеше чирләрен дәвалауда бик ярдәм итә ди табиблар.
Камил абыйның җәмәгате Гамилә Гаделхак кызы да Илеш районыннан. Бирегә күчкәнче хәтсез еллар Сеңрән авылында фельдшер булып эшләгән. Аннары укытучы һөнәренә ия булып, 30 елга якын гомерен шушы изге эшкә багышлый. Иглиндәге 1нче мәктәптә хөрмәтле педагогны һаман да яраталар, сагынып искә алалар. Бер кыз һәм бер улга гомер биргәннәр. Гөлшат башкаланың 17нче дәваханәсендә педиатр булып эшли. Уллары Мидхәт, Уфа нефть университетын тәмамлап, тормышта үз юлын сайлаган һөнәр остасы.
Иглин уртасында тын гына агучы Бәләкәч елгасы буенда яши Солтановлар. Әмма аларның тормышларын һич тә елга тынычлыгы белән чагыштырып булмый. Икесе дә тынгысыз, җиңел хәрәкәтле. Йөзләреннән дә елмаю чаткылары киткәнне күрмәссең. Әле дә урам кунакларының тизрәк китүенә “ым” биргәндәй, һаман да абзардагы малларына азык әзерләргә вакыт җиткәнен искә төшерәләр. Ә мин шул арада Гамилә апа сыйлаган хуш исле үлән чәеннән, кәҗә кымызыннан авыз иткәнебез турында сөйләп тә тормыйм...

Ә сез беләсезме?
Япониядә кәҗәләрне арендага бирү сервисы эшли башлаган. Экологик проектның асылы бик гади: кәҗәләр чүп үләннәрен бик уңышлы “юкка чыгара”, газоннарны чапкан кебек тигезли һәм табигый юл белән “ашлама” кертә.
Японнар, гадәттә, икешәр баш кәҗә ала икән. Бу алар ялгыз калган очракта ямансуламас өчен шулай эшләнә. Кәҗәне бер айга арендага алу 15 мең япон иенасы тора. Бу безнеңчә 9,4 мең сум чамасы дигән сүз.


Абзарда янә ике баш савым сыеры, симертергә асраган үгез барлыгын да шәйләп алдык. Җитмәсә, 30-40 баш күркә чебиләре алып кайтырга да сөйләшкәннәр.
— Ярый әле Камил абыегыз авылда дөнья көтәргә яратучы кеше булып чыкты, — ди Гамилә Габделхак кызы. — “Беларусь” тракторыбыз, “УАЗ” автомашинасы бар. Мал азыгын шулар белән хәзерлибез.
Ихата тулы чәчкә түтәлләре. Ниндиләре генә юк?! Монысы, әлбәттә, Гамилә апа тудырган матурлык дөньясы. Алмагач, чия, башка җиләк-җимеш агачлары да игелекле йорт хуҗаларының уңганлыгын күрсәтә. Күз тимәсен, Камил абыйга быел көз 73 яшь тула. Хушлашканда без аның алдагы күркәм юбилеена килергә дә сүз бирдек. Аның да үз вәгъдәсен үтәячәгенә ышанасы килә.

Олег Төхвәтуллин.
Иглин районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Очрашу урыны —  Уфада!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Очрашу урыны — Уфада!
“Уяулыкны  югалтмыйк!”
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
“Уяулыкны югалтмыйк!”
48нче конгресс бездә үтә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
48нче конгресс бездә үтә
“Капитан, елмаегыз!”
Сегодня, 00:00 :: Ватанпәрвәрлек
“Капитан, елмаегыз!”
Тимердәй нык нефтьче
Сегодня, 00:00 :: Юбиляр
Тимердәй нык нефтьче








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»