Ә Фрунзеда — сөт елгалары!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ә Фрунзеда — сөт елгалары!

16.07: Ә Фрунзеда — сөт елгалары!

Ә Фрунзеда —  сөт елгалары!Федоровка районында һәм республикада әйдәүче хуҗалык июнь аенда гына да 2,1 миллион сумлык сөт җитештереп саткан.

Гомумән, Федоровка районының аграр икътисадында мөһим урын биләүче Фрунзе исемендәге хуҗалыктагы алдынгы эшчән­лек тәҗрибәсен барлык юнәлешләрдә дә үрнәк итеп куярлык. Бу җәһәттән хуҗалыкның үсемлекчелектәге уңыш-казанышлары, биредә мал азыгы хәзерләү һәм алдагы урып-җыю кампа­ния­сенә әзерлек турында 10 июль санында бәян иткән идек инде. Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының үз акчалары исә­бенә һәм дәүләт субсидияләрен нәтиҗәле файдаланып, елның-елында берничә миллион сумлык заманча техника һәм агрегатлар сатып алуы, кыю рәвештә эшчәнлеккә яңа технологияләр кертүе дә, әлбәттә, күпләр өчен яхшы үрнәк булып тора.


Хуҗалыкның терлекчелектәге алдынгы эшчәнлек тәҗрибәсе, мөһим уңыш-казанышлары турында да республика мөнбәреннән сөйләрлек. Бу уңайдан Фрунзе исемендәге кооператив Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән тормышка ашырылган, “500 ферма” программасына тәүгеләрдән булып кушылып, кыска гына вакытта үзләрендәге ике ферма комплексын да нигездән төзекләндереп, яңача үсеш баскычына чыгаруга иреште. Шул рәвешле фермалар һәм алардагы шартлар бүген биредә Европа дәрәҗәсендәге югарылыкка җитке­релсә, көтү исә күп сөт бирүче, токымлы сыерлар белән тулыландырылды. Әйтик, былтыр көз генә Динес авылы фермасына 50 баш кара-чуар токымлы таналар кайтарылды. Әлбәттә, мондагы уңай шартларны, төрле концентратлар белән баетылган мул азык рационын алар бик тиз үз итте һәм инде бозау китереп, бүген хуҗалыкның сөт җитештерү күләмнәренә лаеклы өлеш кертә.
Әлеге вакытта маллар, аңла­шыла, җәйләүдә, алар биш лагерьда урнаштырылган.
— Лагерьлар барысы да заманча саву аппаратлары, сөт суыткыч­лар, барлык тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки без күләм белән бергә сыйфатка да иң җитди игътибар бирәбез. Аннары безнең продукцияне сатып алучы Бәләбәй сөт заводы да югары таләпләр куя. Шөкер, бу җәһәттән ике арада аңлашылмаучанлык бул­ганы юк. Алар көн саен без җитештергән 4600 килограмм сөтне югары сорт белән сатып ала, хакны чагыштырмача югарырак һәм вакытында түлиләр. Бу җәһәттән июнь аенда гына 2 миллион 100 мең сумлык сөт саттык. Алдагы чорда исә әлеге күләмне саклау һәм тагы да арттыру максаты куеп эшлибез, — диде терлекчелектә эшләр торышы белән таныштырып Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйруз Галиев.
Без килгәндә Веселовка фермасы лагеренда кичке савым башланып тора иде. Шунлыктан алдынгы савучылар Татьяна Семенованы, Анжела Савельеваны һәм Наталья Никифорованы эштән бүлеп кенә фотога төшереп алдык.
— Эш шартлары да, эш хакы да яхшы. Иң мөһиме, мул сөт чорында савым күләме көннән-көн артуга таба бара. Шуңа да эшкә атлыгып киләбез, — диде алар канәгать елмаеп, эш арасында.
— Бу уңган кызлар хуҗалык­та­гы иң алдынгы савучы Татьяна Манзуровага йөз тотып эшли. Чын мәгънәсендә эш дип янып йөрүче, булдыклы, тырыш, фидакарь хез-мәт­кәрләр алар, — диде әлеге савучылар хакында Фәйруз Заһ­ретдин улы.
Әйе, хезмәт кешесенең кадере зур Фрунзе исемендәге хуҗалыкта, югары хезмәт казанышлары да республика күләмендә үрнәк итеп куярлык. Ә бәлки, югары хезмәт казанышларына ирешүнең сере дә, тәү чиратта, нәкъ хезмәт кешесенә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтүдәдер?!

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




17-08-2018 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
17-08-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
17-08-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»