Печән җитәрлек тупланачак!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Печән җитәрлек тупланачак!

27.06: Печән җитәрлек тупланачак!

Печән җитәрлек тупланачак!Бишбүләк районы хуҗалыкларында мал азыгын ел ярымлык запас белән хәзерләү бурычы куелган.

Бишбүләк районының “Усак-Кичү” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында сабантуйлар үткәргәч тә печәнгә төшкәннәр.

— Үлән калын — печәнне шактый зур запас белән хәзерләп калу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаячакбыз, — ди хуҗалыкның алдынгы механизаторы Альберт Заһи­дуллин.


Әйткәндәй, ул туган авылында тракторчы булган әтисенең эшен дәвам итә. Трактор кабинасында үскән Альберт урта мәктәпне тәмам­лаганда ук киң профильле механизатор таныклыгы алган. Чик буе гаскәрләрендә армия хезмәтен үтү белән яраткан эшенә тотына егет. Кышлары — фермада, җәйләре басуда уза. Үзен эшкә өйрәткән әтисенең йөзенә кызыллык китерми — нәрсәгә алынса да, җиренә җиткереп башкара.
— Өр-яңа тракторны аңа ышанып тапшыру очраклы түгел — техниканың кадерен белә Альберт, — дип мактап телгә ала аны хуҗалык җитәкчесе Мәгафур Лотфу­ллин.
Печән хәзерләү эшен хуҗалыкның дүрт булдыклы ир-егете башкара. Дамир Шиһапов 200 гектардан артык мәйданда үлән чапкан. Кипкәнен Альберт Заһидуллин тюкларга сала, аларны “КамАЗ”да ферма янына Рим Җәләев ташый, ә Рәмис Мөхәррәмов өеп тора.
Уңган егетләр күрше хуҗалыкларга ярдәмләшергә дә өлгерә.
— Бер-береңә ярдәмгә килми булмый, — ди Мәгафур Лотфуллин.
Бәлки, менә шундый дустәнә мөнәсәбәтләр, эш кешесенең кадерен белү бишбүләклеләргә иң катлаулы авыл хуҗалыгы кампанияләрен җиңел һәм бердәм үткәрергә ярдәм итәдер дә.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»