“Нур”ның басулары да нурлы
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Нур”ның басулары да нурлы

23.09: “Нур”ның басулары да нурлы

“Нур”ның басулары да нурлыКараидел районында урып-җыю эшләре оешкан төстә бара.

Бу якларда урып-җыю эшләре элекке елларда да, республиканың башка төбәкләре белән чагыштырганда, соңрак тәмамлана иде. Быел исә бу күренеш барлык районнарга да хас. Хакимият башлыгы Илдар Гарифуллин әйтүенчә, бүгенге көнгә бөртеклеләрнең 82 проценты җыеп алынган, орлык салу планы 64 процентка үтәлгән. Былтыр көз һәм быел яз бөртек­леләр барлыгы 15 мең 500 гектарда чәчелгән булган, мәйданнарның 15 процентына элита орлык кына күмдерелгән.


Районда матур гына эшләп килүче предприятиеләр турында сөйләгәндә Авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы Нәрис Низамов җаваплылыгы чикләнгән “Әртәкүл” һәм “Нур+R” хуҗалыкларын беренчеләрдән булып телгә алды. Идарәчесе Зәбир Вәлинуров булган “Әртәкүл”дә, мәсәлән, игенне 2000 гектарда үстергәннәр, уңыш та бу төбәк өчен ярыйсы гына. Баш агроном Нәрис Зариф улы әйтүенчә, районда ул гектарыннан уртача 15,3 центнер тәшкил итә.
“Нур+R” хуҗалыгында да эшне киләчәкне күз уңында тотып оештырырга тырышалар. Җитәкчесе Альмира Әлтдинова булган бу хуҗалык районда тотрыклылардан санала. Алай гына да түгел, биредә орлыкның да хәзер элита һәм суперэлита сортларын гына чәчәләр. Ә инде якын киләчәктә, Альмира Фәнис кызы әйтүенчә, орлыкчылык юнәлешенә зуррак игътибар биреләчәк. Күптән түгел генә ашлыкны сортларга аеру өчен “ПСМ-25” агрегаты сатып алулары да шушы максатка хезмәт итәчәк.

Башкортстанда урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге мәгълүматлары буенча, 21 сентябрьгә республикада 1621 мең гектарда (планга карата 93 процент)
ашлык урылган, 1600 мең гектарда (92 процент) сугылган.
Белорет, Гафури, Стәрлебаш, Федоровка һәм Хәйбулла районнары игенчеләре урып-җыюны тәмамлады. Архангель, Краснокама, Миякә һәм Шаран районнарында эшләр тәмамлану алдында.
Республика буенча барлыгы 2853 мең тонна ашлык әзерләнгән, уртача уңыш 17,8 центнер тәшкил итә. Бу күрсәткечләр, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда (2506 мең тонна һәм 14,9 центнер), югарырак.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Судьяны атып үтергәннәр
Вчера, 15:28 :: Җәмгыять
Судьяны атып үтергәннәр
Өйләнү түгел сөйләнү
Вчера, 13:30 :: 2018 – Гаилә елы
Өйләнү түгел сөйләнү
Эш атнасы кыскара
Вчера, 13:07 :: Бәйрәм белән!
Эш атнасы кыскара
Бию дәресләре бушлай, килегез!
Вчера, 12:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бию дәресләре бушлай, килегез!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»