Гектар куәте — 30 центнер!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Гектар куәте — 30 центнер!

28.07: Гектар куәте — 30 центнер!

Гектар куәте — 30 центнер!Миякә районының “Башнефтегеофизика”га караучы “Маяк” җәмгыятендә суктырып алынган ашлыкның күләме 1 мең тоннага якынлашты.

Ә бит әле уракның башы гына, 855 гектарны биләүче уҗым культуралары да тулысынча алынып бетмәгән.


— Көннәр корыга киткәч, зур уңышка исәп тотып булмас инде, дип, бик хафаланган идек тә, урып-җыю нәтиҗәләре шик-шөбһәләребезне таратты: арыш басуларының кайсысы 40 центнерга якын уңыш биреп куандырды, яңгырны юньле-башлы күрмәгәннәре дә 20дән ким бирми. Яздан дымның җитәрлек булуы, чәчүлекләрне вакытында сыйфатлы итеп эшкәртү, ашламалар кертү һәм башка эшләр быелгы коры­лыклы җәйдә дә мул гына уңыш алу мөмкинлеген бирә, — ди “Маяк”ның директоры Фәнзил Идрисов.

Фәнзил Мазһар улы белән эш кайнаган басуларны урап чыктык. Беренчеләрдән булып хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Валентин Степа­новның эшен барладык. Югары җитештерүчәнле чит ил комбайнында Валентин Геннадь­евич көн эчендә 500 центнердан артык ашлык суктырып ала. Бүгенгә хуҗалыкта аңа җитүчеләр юк – урак башыннан аның бункерыннан 230 тонна ашлык ындыр табагына килгән. Икенче урында “КЛААС” комбайнында эшләүче Вәрис Гафурбаев килә — 181 тонна. Кызганычка каршы, бер запас часть юклыктан куәтле агрегат туктап калган.

— Сервис үзәгенә шал­тыраттык, иртәгә самолет белән китереп җиткерәчәкләр, дип вәгъдә бирделәр. Төп урак башланганчы комбайн сафта булачак, — ди урып-җыю ба­рышының һәр сулышын белеп торучы хуҗалык җитәкчесе.

Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 27 июльгә республиканың барлык районнары да диярлек урып-җыю эшләрен башлады. Барлык мәйданның 12 процентында иген культуралары тезмәләргә салынды, 10 процентында ашлык суктырып алынды. Уртача уңыш 21,8 центнер тәшкил итә. Иң югары уңыш Чакмагыш һәм Кырмыскалы районнарында: биредә гектар куәте, шул ук тәртиптә, 30,5 һәм 27,7 центнер.


Гектар куәте — 30 центнер!Матбугатка да дәгъва белдереп ала Фәнзил Мазһар улы:

— Элек күршеләрдәге урак барышын, уртача уңыш күрсәткеч­-ләрен район гәзите аша, республика районнарындагы хәлләрне “Кызыл таң”нан укып, белеп тора идек. Шундый “сводка”лар бирелеп торсын иде хәзер дә.

Аның белән килешми булмый, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы, район хакимиятлә­ренең авыл хуҗалыгы бүлекләре бу җәһәттән матбугат мөмкин­лекләрен тулырак файдаланыр, дип өметләнәсе генә кала. Гәзитләрдәге “Мактау тактасын” яңадан тергезү дә артык булмас иде. Хезмәт кешесенең эш нәтиҗәләрен күреп, барлап тору ярыш чәме, дәрт уятмый калмас.

— Күп хуҗалыклар, кызганычка каршы, уракны бер-ике комбайн белән алып барырга мәҗбүр, ә өлгергән басу үзенең уңышын көне-сәгате белән югалта. Бездәге гектар көче игенне югалтуларсыз җыюга да бәйле, — ди зур булмаган басуына берьюлы алты агрегатны төшергән Фәнзил Идрисов.

“Маяк”та урак, элеккечә әйт­кәндә, комплекслы алып барыла – чабу, суктыру, саламны пресслау һәм фермалар янына ташып өю, бушап калган басуларны эшкәртеп кую берьюлы эшләнә.

Бөртеклеләрне 3 мең гектардан артык мәйданда җыеп-аласы бар. Язгы культуралар да мул гына уңыш бирмәкче. Көнбагыш 650 гектарда матур гына үсеп килә. Ул монда стратегик культура, аның уңышы тулысынча диярлек хуҗалыкның үз май сыгу заводында эшкәртелә. Май сатудан ел саен яхшы табыш алына. Әйткәндәй, былтыргы уңыштан май сыгу әле дә дәвам итә.

“Маяк” — терлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалык. Шуңа монда күпләп мал азыгы культуралары үстерелә: рапс, суданка, кукуруз, күпьеллык үләннәр зур мәйданны били һәм мул уңыш бирә.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Сегодня, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Сегодня, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Сегодня, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Сегодня, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Сегодня, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»