Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Страница 5

Бер үк тырмага кабат басмасак иде...

Бер үк тырмага  кабат басмасак иде... Бәяләр тигезсезлеге өметле хуҗалыкларны аяктан екмасмы?

Кайчандыр “Большевик” колхозы Кушнаренко районында икътисади яктан иң көчлеләрдән исәпләнә иде. Идарәнең район үзәге Кушнаренкода урнашуы да күп очракта хуҗалык мәсьәләләрен ашыгыч хәл итүдә мөһим роль уйнады. Башкалар кебек үк, ашлык үстерделәр, ит-сөт җитештереп саттылар. Хәтердә, чирек гасыр чамасы элек биредә эшче көчләргә мохтаҗлык та, җитештергәнне сату проблемасы да юк иде. Хәзер колхозның исемен дә онытып баралар. Анысы да күбрәк өлкәннәр телендә генә. Әлбәттә, “безнең чорда, без эшләгән елларда...” — дип башланган сөйләшүне, гадәттә, бүгенге “заманча” җитәкчеләрнең кайберләре бик үк кабул итеп тә бетерми. Ул чакта дәүләт ярдәм итә иде, шуңа күмәк хуҗалыклар яшәде, дип җавап бирүчеләр дә бар. Бәлки, бу фикердә дөреслек тә булыр. Хәзер дәүләт ашлыкны күбрәк җитештерүне дәртләндерергә ашыкмый кебек. Субсидиянең дә “бармактан тамганы” гына эләгә. Сөткә бәяләр кимеде, техника ягулыгына арта.
28.06.2018 (№
74 (25228)): Авыл хуҗалыгы

“Запас” җәйләвендә сөт арта

“Запас” җәйләвендә  сөт арта Сыйфатлы һәм мул тупланган мал азыгы кырмыскалылыларга сөт җитештерүне тагы да арттырырга булышлык итәчәк.

Кырмыскалы районы хуҗалыклары быел һәр баш малга кимендә 35әр центнер азык хәзерләү бурычын куйды. Аграр предприятиеләрдә кышлату чорын уңышлы үткәрү өчен 10,5 мең тонна печән, 29 мең тонна сенаж һәм 21 мең тонна силос тупларга кирәк. Җәйнең тәүге атналарындагы һава торышы көйсезлеге нәтиҗәсендә, хуҗалыкларда мал азыгы туплау кампаниясенең берникадәр соңга калуы үзен сиздерә, әлбәттә. Шул ук вакытта, күңелне тынычландырганы да бар: туфракта дым җитәрлек һәм алдагы җылы көннәрдә яшел массаның күзгә күренеп артачагына ышаныч зур. “Артемида”, “Крона” һәм “Бүләк” хуҗалыклары сенаж салуны уңышлы дәвам итә. КырмыскалыАгро” предприятиесендә печәнгә төштеләр.

28.06.2018 (№ 74 (25228)): Авыл хуҗалыгы

Яңа “аграр капитан” дөрес юнәлеш алырмы?

Яңа “аграр  капитан”  дөрес юнәлеш алырмы? Ашлыкка, сөткә сатып алу бәяләре төшү хуҗалыкларны бөлгенлеккә китермәсме?

Русиянең аграр тармагы бүген диңгездәге көчле шторм уртасында калган корабны хәтерләтә. Әмма төрле яктан искән икътисад җилләре, санкция “давыллары” аны буйсындыра алмый. Авыл хуҗа­лы­гындагы мондый халәтне башкача берни белән дә чагыштырып булмый. Ел башыннан узган ел үсте­релгән ашлыкны сату бәяләре төште. Аннары аграр хуҗалыклар җитештергән сөт хаклары кимеде. Белгеч­ләр, әлеге вакытта Русиядә ашлыкны ихтыяҗ-дан күпкә артык җитештерүнең классик кризисы күзә­телә, дигән фикердә. Уңыш — рекордлы, ә аны сату дәрәҗәсе, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 27-30 процентка кимрәк. Аграр тармак өчен җаваплы чиновниклар быел да яңа рекордка өмет итә — ашлык экспортын 52-53 миллион тоннага җиткерү бурычы куелды. Янә дә игенчелектән, узган елдагы кебек, “тарихта булмаган” уңыш җыеп алынган хәлдә, аграрийлар бөтенләй төп башына утырмас микән, дигән сорауга җавап

14.06.2018 (№ 68 (25222)): Авыл хуҗалыгы

“Без бирегә китәр өчен килмәдек”

“Без бирегә китәр  өчен килмәдек” Ырынбур малтабары аграр бизнес белән шөгыльләнү өчен ни сәбәпле Зианчура районын сайлаган?

Республикада аграр тармакны үстерүдә инвесторларны җәлеп итәрдәй шартлар тудырылырга тиеш. — Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов аграрийлар алдына шундый бурыч куйган иде. Мәгълүмати рейтинг нәтиҗәләренә караганда, республикада инвестицион климат начар түгел. Авыл хуҗалыгындагы тотрыклы дәүләт сәясәте, аерым тармакларның тәгаен программалар кысаларында үстерелүе һәм инвесторлар өчен эшлекле уңай мохит тудыру яхшы нәтиҗәләр бирә. Гомумән, аграр тармакта ике дистәдән артык инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Әлеге исемлек федераль ведомство тарафыннан хупланган һәм күпмедер күләмдә шул дәрәҗәдәге финанс белән ныгытылган яңа программалар белән тулылана бара.

Ырынбур малтабары Алексей Комаровскийның Зианчура районында сөт терлекчелеге буенча агробизнес оештыруы мәсәлән, соңгы вакытта республика аграр тормышында зур вакыйга булып тора.

07.06.2018 (№ 65 (25219)): Авыл хуҗалыгы

Максатлары – быел да сынатмаска!

Максатлары –  быел да сынатмаска! Стәрлетамак районында ышанычлы технологияләргә, тәҗрибәле белгечләргә таяналар.

Яшеллекнең — гөрләп яшәргән, агач-куакларның, чәчәкләрнең күкрәп чәчәк аткан чагы. Җылы яңгырлар явып үтә, кояш үзенең нурларын мул өләшә.

Стәрлетамак районында чәчү эшләре төгәлләнгән диярлек. Чәчеләсе культуралардан карабодай гына калып бара. Бу аңлашыла да. Бердән, Стәрлетамак Башкортстанның көньягында урнашкан, икенчедән, биредә авыл хуҗалыгы нык үсешкән, зур тәҗрибә, сыналган технологияләр тупланган, көчле белгечләр эшли. Былтыр республикада бөртеклеләрдән иң күп уңышның нәкъ шушы районда җыеп алынуы — моңа зур дәлил. Эше барның ашы да бар. Бер елда стәрлетамаклылар 7 миллиард сумлык продукция җитештергән. Район эшчәннәре инде 2 июньдә булачак район сабантуена әзерләнә.

31.05.2018 (№ 62 (25216)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»