Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Страница 6

Хак төшә, дип шатланыргамы?

Хак төшә, дип  шатланыргамы? Сөткә сатып алу бәясе кимү продукция җитештерүчеләрне авыр хәлгә куя.

Элекке елларда республикада сөткә сатып алу хаклары төшү маллар җәйләүгә чыккач, ягъни сөт җитештерү күләме арту белән башлана иде. Моны белгечләр хуҗалыкларда җитештерелгән сөтнең үзкыйммәте арзанаю белән аңлатып килде. Хаклар түбәнәйсә дә, хуҗалыкларга күбрәк сөт җитештереп, хаклар аермасын савым муллыгы белән каплау мөмкинлеге бар. Әмма быел хаклар элекке чорлар белән чагыштырганда, шактый иртәрәк төшә башлады. Атап әйткәндә, гыйнвар-февральдә үк эшкәртүче тармак предприятиеләре сөткә бәяне килограммына 20 сумнан да түбәнгә төшерде. Бу – 2017 елның шушы чорыннан кимрәк. Сатып алу хакларының вакытыннан алда кискен төшүе сөт җитештерүчеләрне икътисади яктан авыр хәлгә куйды. Ни өчен дигәндә, алар сөтне аның үзкыйммәтеннән дә түбәнрәк бәягә сатарга мәҗбүр. Бу инде җитештерүчеләрнең болай да катлаулы финанс хәлен янә дә авырлаштыра. Шул ук вакытта эре сәүдә челтәрләрендә сөт продукциясенә хаклар элеккечә

26.04.2018 (№ 48 (25202)): Авыл хуҗалыгы

Әйткән сүз – аткан ук

Әйткән сүз – аткан ук 2018-2020 еллардагы чорга Башкортстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү концепциясе эшләнде һәм гамәлгә кертелде.

Мәгълүм булуынча, ике ай чамасы элек, төгәлрәк әйткәндә, 21 февральдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов рәислегендә үткән Хөкүмәт утырышында Гаилә елы чараларын оештыру барышы тикшерелгәннән соң, икенче сорау итеп республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү мәсьәләсе үзәккә чыгарылды.

— Без бу юнәлештә системалы эш башладык. Бу эшкә 1,5 ел элек старт бирелде. Аерым алганда, бу өлкәдәге мәсьәләләр өчен җаваплы төбәк операторы — Республика авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге билгеләнде. Ресурс мөмкинлекләре һәм авыл биләмәләренең икътисади активлык дәрәҗәсе анализланды. Нәтиҗәләр шуны күрсәтә: авыл җирендә яшәүче 1,3 миллион кешенең 800 меңе хезмәт яшендәге гражданнар. Алар өлешенә 460 мең шәхси ярдәмче хуҗалык туры килә. Бу хуҗалыклар таркау, үзаллы гына эш алып бара. Безнең максат — аларны производство җепләре белән бәйләү.

17.04.2018 (№ 44 (25198)): Авыл хуҗалыгы

Өметләр язы әлегә ашыкмый

Өметләр язы әлегә ашыкмый Ел фасыллары алмашкан бу көннәр җитез старт алдыннан тынлыкны хәтерләтә.

Русиянең көньяк төбәкләрендә язгы кыр эшләре нәкъ бер ай элек башланды. Белгечләр, Башкортстанда тәүге агрегатларның апрельнең беренче яртысында чыгачагын фаразлаган иде. Әмма өметләр акланмаска охшаган. Табигать игенчеләрнең ашкынып көткән мәшәкатьләрен тагын да кичектерер кебек. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, басуга апрель урталарыннан да иртәрәк кереп булмаячак. Метеорологлар фикере дә куәтли моны. Димәк, язның климатик чордан берникадәр соңгарак калуы хуҗалыкларга чәчүгә сыйфатлырак әзерләнергә дә вакыт калдырачак. Әмма барысы да вакытка гына бәйле түгел. Техника ремонтлау да, ягулык һәм минераль ашламаны күбрәк сатып алу — барысы да акчага бәйле. Ашлыкка гына түгел, елның иң җаваплы чорында сөткә дә бәяләрнең төшүе аграр хуҗалыкларга өстәмә авырлык тудыра. Республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, быел язгы кыр

29.03.2018 (№ 36 (25190)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»