Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Страница 8

Язны якынайта чүкеч “моңы”

Язны якынайта чүкеч “моңы” Ремонтчы Хәлил Вәлиев.Дүртөйле районы хуҗалыкларында техника ремонтлау оешкан төстә бара.

Аграр предприятиеләрнең барысында да җәйге һәм көзге эшләрдән бушаган техниканы язга әзерләү буенча эш графигы төзелде. Район авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнар­ның зурлыгы буенча республикада 27нче урында тора. Шул ук вакытта аграр продукция җитештерү күләме арту дәвам итә. Район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин сүзләренә караганда, ел башыннан 3 миллиард сумлык тулай авыл хуҗалыгы продук­циясе җитештерелгән. Аграр җитештерүдә техник мөмкинлекләр­не модернизацияләү яхшы нәтиҗә бирә. Узган унбер айда район­ның техника паркы 57 берәмлек, шул исәптән 7 ашлык комбайны белән тулыланды.

Яңа техника алуда “Киров” токымчылык заводына тиңләшүче булмады. Хуҗалык ике “АКРОС” комбайны сатып алды.

14.12.2017 (№ 144 (25148)): Авыл хуҗалыгы

Тырыш хезмәт өчен лаеклы хөрмәт

Тырыш хезмәт  өчен лаеклы хөрмәт Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин “Илеш МТСы” җәмгыяте директоры Рәвис Зариповны бүләкли.Югары Яркәй авылы Мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме үтте.

Басу-кырлар тынып калгач, игенче дә, иркен сулап, җыйнаган уңышларын барлый, алдагысына нигез сала. Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явып гел генә куандырмаса да, тырыш авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте, алдынгы технологияләр кулланып эшләү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча районыбыз республикада алдынгы урыннарның берсен тота. Район икътисадын тотрыклы итүгә лаеклы өлеш кертүче игенче, терлекче, механизаторларыбыз олы хөрмәткә ия. Шул уңайдан район Мәдәният сараенда районның агросәнәгать комплексы алдынгыларының слеты узды. Анда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең һәр тармагында зур күрсәткечләргә ирешкән райондашларыбыз чакырылган иде.

21.11.2017 (№ 135 (25139)): Авыл хуҗалыгы

Монда фермалар да кунак йорты кебек!

Монда фермалар да кунак йорты кебек! Семинарда катнашучылар Фрунзе исемендәге хуҗалык белән таныша.Федоровка районында малларны кышлату чорына әзерлек мәсьәләләре буенча зона семинары үтте.

Зәмһәрир салкыннары белән сынаучы, карлы-буранлы озын кыш башланырга да санаулы көннәр калып бара. Республика хуҗалыклары, аерым алганда, терлекчелек тармагы җаваплы чорны нинди әзерлек белән каршы ала? Бу җәһәттән билгеләнгән барлык бурычлар да тиешенчә үтәлгәнме? Бу көннәрдә республика буенча үтүче зона семинарларында, тәү чиратта, нәкъ шушы мәсьәләләр үзәккә чыгарыла. Әйтик, 10 октябрьдә Федоровка районында авыл хуҗалыгы министры урынбасары Динар Кәлимуллин рәислегендә үткән малларны кышлату чорына әзерлек мәсьәләләре буенча семинарда 17 районнан җаваплы вәкилләр катнашты. Семинарда шушы зонага караучы һәр райондагы хәл аерым игътибарга алынып, кышкы чорны өзеклекләрсез, нәтиҗәле үткәрү буенча тәгаен бурычлар билгеләнде.

19.10.2017 (№ 121 (25125)): Авыл хуҗалыгы

Туган төбәгендә терәк тапты

Туган төбәгендә терәк тапты Благовар районы фермеры Илфат Әхмәтшин ният иткән гамәлләрен һәрвакыт тормышка ашырырга күнеккән.

Күрше төбәкләр белән чагыштырганда, Благовар районында фермерлык хәрәкәте берникадәр соңлабрак кузгалды. Моның төп сәбәбе 90нчы еллар чорындагы район җитәкче­легенең эшчәнлектә административ чикләүләргә өстенлек бирүеннән чыга. Крестьян-фермер хуҗалыгы – авылның килә­чәге, дип авыз ертып сөйләсәләр дә, таралып барган колхоз-совхозларны саклап калырга тырыштылар. Мондый шартларда крестьян-фермер хуҗалыгы оештыручылар өчен биләмәгә җир алу олы проблемага әверелде. 90нчы еллар уртасында теркәлгән КФХларның дүрт-бише генә тернәк­ләнеп китә алды. Әлеге вакытта, мәсәлән, районда шәхси милеккә нигезләнгән 48 кече малтабарлык субъекты теркәлгән, әмма шуларның берничәсе генә крестьян-фермер хуҗалыгы статусына тулысынча җавап бирә. Күчәрбай авыл биләмәсендә урнашкан Илфат Әхмәтшин хуҗалыгы – шундыйлар исәбендә.

12.10.2017 (№ 118 (25122)): Авыл хуҗалыгы

Уңышны арттырасы, сакларга өйрәнәсе бар

Уңышны арттырасы, сакларга өйрәнәсе бар Республика халкын үзебездә үстерелгән яшелчә белән тулысынча тәэмин итәргә нәрсә комачаулый?

Көз якынлашуга сәүдә базарларында, ярминкә­ләр­дә җанлылык көннән-көн көчәя. Ул бигрәк тә, яшелчә белән сәүдә итү урыннарында күзгә ташлана. Шунысы куанычлы, Мисыр, Пакистан бәрәңгеләре күренми. Хәер, Башкортстанда җитештерелгәнен дә күп очракта урындагы халык сатмый шикелле. Сөй­ләшүләре төрки телгә якын булган сәүдәгәрләр, күрәсең, беренче ел гына сату итми. Товарын тәкъ­дим итә белә, сатып алучыны җәлеп итәрдәй сүз­лә­рен кызганмый. Республикада бәрәңге белән проб­лема юк. Рәсми мәгълүматларга караганда, мәсә­лән, соңгы биш елда “икенче икмәк”не еллык куллану бер кешегә 180 килограммга җиткән, ә тулай җитеш­терелгәнне бүлгәндә ул 270 килограмм тәшкил итә. Ләкин шунысы бар: республикада җитештерелгән бәрәңгенең 90 процент чамасы шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килә. Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре фикеренчә, крестьян ихатасында җитештерелгән

05.10.2017 (№ 115 (25119)): Авыл хуҗалыгы

Сөт елгалары... акча булып агачак

Сөт елгалары...  акча булып агачак Республикада товарлыклы сөт җитештерүне 2020 елга — 1 миллион, 2030 елга 2 миллион тоннага җиткерү бурычы куела.

Башкортстанның авыл хуҗалыгы тармагында сөт җитештерүгә махсуслашу табигый-климатик шартларга яраклашу гына түгел, ә төрле категориядәге аграр хуҗалыкларның аңардан күбрәк табыш алырга теләве белән дә аңлатыла. Республиканың илдә җитештерелгән тулай сөт күләмендәге өлеше 6,6 процентка җитүе, төбәкләр арасындагы рейтингта икенче урында баруы да очраклы түгел.

Товар сөте җитештерүдә аграр предприятиеләр белән фермер хуҗалыклары 2012 елдан бирле үсеш динамикасын саклый. Әйтергә кирәк, 1990 елдагы белән чагыштырганда, һәр сыердан савып алынган сөт 2 тапкыр диярлек артты, 2597 килограммнан 4896 килограммга җитте. Соңгы елларда сөт күләмен арттыруга “500 ферма” республика программасы зур этәргеч бирде. 2012-16 елларда тормышка ашырылган әлеге программа кысаларында 228 сөтчелек фермасы модернизацияләнде. Нәтиҗәдә, әлеге программада катнашучы хуҗалыкларда

28.09.2017 (№ 112 (25116)): Авыл хуҗалыгы

Бездә җирдә эшләү отышлы!

Бездә җирдә  эшләү отышлы! Русиядә фермерлар саны кимегәндә Башкортстанда алар ел саен 250 берәмлеккә арта.

Соңгы ун елда Русиянең авыл хуҗалыгы тармагы җитди структур үзгәрешләр кичерде. “Росстат” мәгълүматларына караганда, мәсәлән, барлык төр категориядәге хуҗалыклар саны кимү күзәтелә. Шул ук вакытта, зуррак мәйданга хуҗа булучылар саны ишәя бара. Ун ел дәвамында Русиядә фермер хуҗалыклары 40 процентка азайган. Аларның да эреләнүе күзгә ташлана. Әйтергә кирәк, ил күләмендә алар биләгән җирләр шушы вакыт эчендә 2,5 тапкырга диярлек арткан. Бүген фермерлар сыйныфы аграр җитештерүдә мөһим урын били. Узган ел йомгаклары буенча, мәсәлән, тулай аграр җитештерүдә аларның өлеше 12 процентка җитте. Авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләрен җитештерүдә генә түгел, ә авылларны саклап калуда, халыкны эш белән тәэмин итүдә аларның роле елдан-ел арта. 175 меңгә җиткән фермерлар “армиясе” илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә мөһим урын тота.

21.09.2017 (№ 109 (25113)): Авыл хуҗалыгы

Өстенлек — үзебезнекенә!

Өстенлек — үзебезнекенә! “Алексеевский” совхозы 2020 елга үз продукциясе белән Уфаны гына түгел, күрше төбәкләр ихтыяҗын да тулысынча канәгатьләндерү максатын куйды.

Башкортстанда соңгы ун елда яшелчәчелек тармагын үстерүгә юнәлтелгән чаралар яхшы нәтиҗә бирде. Атап әйткәндә, ябык грунтта яшелчә җитештерүдә республика Русия күләмендә Краснодар краеннан кала — икенче, Идел буе федераль округында беренче урында тора. Узган елда тулай җитештерелгән 360 мең тоннаның 77 мең тоннасы ябык грунтка, ягъни теплицалар өлешенә туры килә. Башкортстан яшелчәгә булган ихтыяҗның 70 проценттан күбрәген үзендә җитештерелгәне белән канәгатьләндерә. Әйтергә кирәк, бу сан елдан-ел арта һәм быел әлеге ысул белән үстерелгән яшелчә күләме былтыргы дәрәҗәдән кимендә 4 мең тоннага артыграк булачак, дип фаразлана.

Соңгы елларда Башкортстанның Русиядә генә түгел, чит илләр белән дә хезмәттәшлеге ныгу дәвам итә. Ул, беренче чиратта, инвесторларның кызыксынуында күренә. Республика Хөкү­мә­теннән алынган

14.09.2017 (№ 106 (25110)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»