Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Страница 9

Бездә җирдә эшләү отышлы!

Бездә җирдә  эшләү отышлы! Русиядә фермерлар саны кимегәндә Башкортстанда алар ел саен 250 берәмлеккә арта.

Соңгы ун елда Русиянең авыл хуҗалыгы тармагы җитди структур үзгәрешләр кичерде. “Росстат” мәгълүматларына караганда, мәсәлән, барлык төр категориядәге хуҗалыклар саны кимү күзәтелә. Шул ук вакытта, зуррак мәйданга хуҗа булучылар саны ишәя бара. Ун ел дәвамында Русиядә фермер хуҗалыклары 40 процентка азайган. Аларның да эреләнүе күзгә ташлана. Әйтергә кирәк, ил күләмендә алар биләгән җирләр шушы вакыт эчендә 2,5 тапкырга диярлек арткан. Бүген фермерлар сыйныфы аграр җитештерүдә мөһим урын били. Узган ел йомгаклары буенча, мәсәлән, тулай аграр җитештерүдә аларның өлеше 12 процентка җитте. Авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләрен җитештерүдә генә түгел, ә авылларны саклап калуда, халыкны эш белән тәэмин итүдә аларның роле елдан-ел арта. 175 меңгә җиткән фермерлар “армиясе” илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә мөһим урын тота.

21.09.2017 (№ 109 (25113)): Авыл хуҗалыгы

Өстенлек — үзебезнекенә!

Өстенлек — үзебезнекенә! “Алексеевский” совхозы 2020 елга үз продукциясе белән Уфаны гына түгел, күрше төбәкләр ихтыяҗын да тулысынча канәгатьләндерү максатын куйды.

Башкортстанда соңгы ун елда яшелчәчелек тармагын үстерүгә юнәлтелгән чаралар яхшы нәтиҗә бирде. Атап әйткәндә, ябык грунтта яшелчә җитештерүдә республика Русия күләмендә Краснодар краеннан кала — икенче, Идел буе федераль округында беренче урында тора. Узган елда тулай җитештерелгән 360 мең тоннаның 77 мең тоннасы ябык грунтка, ягъни теплицалар өлешенә туры килә. Башкортстан яшелчәгә булган ихтыяҗның 70 проценттан күбрәген үзендә җитештерелгәне белән канәгатьләндерә. Әйтергә кирәк, бу сан елдан-ел арта һәм быел әлеге ысул белән үстерелгән яшелчә күләме былтыргы дәрәҗәдән кимендә 4 мең тоннага артыграк булачак, дип фаразлана.

Соңгы елларда Башкортстанның Русиядә генә түгел, чит илләр белән дә хезмәттәшлеге ныгу дәвам итә. Ул, беренче чиратта, инвесторларның кызыксынуында күренә. Республика Хөкү­мә­теннән алынган

14.09.2017 (№ 106 (25110)): Авыл хуҗалыгы

Иртәнге чыктан кичкесенә кадәр

Иртәнге чыктан кичкесенә кадәр Алдынгы комбайнчылар Дамир Садыйков, Мәүзир Дәүләтшин, Дамир Ганиев һәм Азат Хәмәтшин.“Башагроинвест”ның Бүздәк бүлегендә бөртеклеләр урагын шикәр чөгендере алуга кадәр тәмамлау бурычы куелды.

Билгеле булуынча, Русиянең аграр тармагында зур күләмдә ашлык һәм шикәр чөгендере җитештерүгә махсуслашкан “Разгуляй” агрохолдингының Башкортстандагы “Башагроинвест” җәмгыяте быел республиканың икътисади яктан нык үсешкән Чишмә, Благовар, Бүздәк районнарын эре дуңгызчылык комплекслары белән яулап алган “Таврос” компанияләр төркеме карамагына керде. Әлеге үзгәрешләр республиканың авыл хуҗалыгы комплексында ныклы урын биләп, югарыда санап кителгән районнарда биләмәләре булган “Башагроинвест”ның эшчәнлегендә нинди чагылыш тапты, быелгы урып-җыю эшләренә аларның тискәре йогынтысы юкмы? Әлеге сораулар безне җәмгыятьнең Бүздәк бүлегенә китерде.

26.08.2017 (№ 99 (25103)): Авыл хуҗалыгы

Яңгырады даны

Яңгырады даны Сабан артыннан тигез буразналар кала.Заманында якташыбыз Флүс Моратов СССР тракторчылар бәйгесендә РСФСР исеменнән чыгыш ясады.

Яшәү – көрәш. Анда һәрнәрсә спиральдәгечә кабатлана, диелә философия гыйлемендә. Илнең бүгенге тормышына күп нәрсәләр аның үткәненнән кайта. Бәлки шулай булырга тиештер дә. Кытайлылар әйтмешли: “Үткәннәрнең ташлары – киләчәкнең баскычлары”. Бу республикада узган бик мөһим чараларның берсе – җир сөрү чемпионатына да кагыла. Ул – ниндидер шоу яки осталык дәресе генә түгел, ә яшь буынга менә дигән тәрбия чарасы да. Бу – теннис корты да, футбол-хоккей аланы да түгел, биредәге “йолдыз”лар миллионнар китерми. Биредә – күңел канәгатьлелеге һәм җир сөрү осталыгына тугрылык яши.
Без еш кына артистларны, шагыйрьләрне, сәясәтчеләрне искә алабыз. Ә менә республика данын иген кырларында яклаганнарны онытабыз.

24.08.2017 (№ 98 (25102)): Авыл хуҗалыгы

Уңыш – мул, эш – көйле!

Уңыш – мул, эш – көйле! Комбайнчылар Руслан Латыйпов һәм Фазыл Хәйретдинов.Чакмагыш районында уртача гектар төшеме 40 центнердан арта.

Чакмагыш районы хуҗалыклары алдында быел 128 мең тонна ашлык җыеп алу бурычы тора. Кызганычка каршы, язгы чәчүдән соң аномаль табигать шартлары төбәктә басу культураларының биш мең гектарда юкка чыгуына китерде. Район хакимиятенең уракны оешкан төстә үткәрүгә юнәлтелгән чаралары игенчелектән былтыргы күләмнән күбрәк уңыш алыначагына ышаныч өсти. Берничә көн элек “Заря” һәм “Алга” хуҗалыклары базасында үткән семинарда быелгы уракның тактикасы һәм стратегиясе билгеләнде. Хакимият, район хезмәт ияләренең барлык көчен бергә туплап, урак эшләрен тизрәк тәмамлау белән беррәттән, хуҗалыкларда мал азыгы хәзерләүгә дә игътибарны киметмәү бурычын куйды.

12.08.2017 (№ 93 (25097)): Авыл хуҗалыгы

“Икеләтә күбрәк тупланачак!”

“Икеләтә күбрәк  тупланачак!” Сенаж салуда катнашучы хуҗалык уңганнары (сулдан уңга) Владимир Ганцев, Рузил Шәфыйков, Денис Исламов, Рафаэль Зарипов.“Илеш МТС”ы җәмгыяте уңганнары быел 8000 тонна сенаж хәзерләүне бурыч итеп куйган.

Илеш районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 августка район буенча 8585 гектарда —күпьеллык, 3832 гектарда берьеллык үләннәр чабылган, 8438 тонна печән хәзерләнгән, 96844 тонна сенаж салынган. Печән хәзерләүдә алдынгылар исәбендә “Мир” кооперативы (1000 тонна), “Урожай” ширкәте (833 тонна), М. Горький исемендәге хуҗалык (800 тонна) барса, сенаж салуда “Урожай” ширкәтенә ( 14575 тонна), Куйбышев исемендәге ( 9100 тонна), М. Гәрәев исемендәге ( 8110 тонна) хуҗалыкларга тиңнәр юк. Сенаж салу районда иң тотрыклы эшләүчеләрдән саналучы “Илеш МТС”ы җәмгыятендә дә оешкан төстә бара.

05.08.2017 (№ 90 (25094)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»