Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Шуышучы елан” кемнәрдән җан сорый?

“Шуышучы елан” кемнәрдән җан сорый?
23.05.2017 / Серле сериал

“Шуышучы елан” кемнәрдән җан сорый?“Аңлашылмаган” авиаһәлакәтләрнең сәбәбен нәрсәдән эзләргә кирәклеген галимнәр дә, беренче карашка, сәер аңлата.

Хәтерегездәдер, берничә ел элек илебезнең Новокузнецк шәһәре тирәсендәге тайгада “А-310” аэробусы һәлакәткә тарыды: ул 10 мең 100 метр биеклектән кинәт кенә төшеп шартлады. Нәтиҗәдә, 140тан артык кешенең җаны шул урында күккә ашты. Ул вакытта илдә бу хакта үз версияләре белән язмаган гәзит, сөйләмәгән радиостанция, күрсәтмәгән телеканал калмагандыр: диверсия, чит планета корабы белән бәрелешү, технологик авария нәтиҗәсе булган икән, экипаж әгъзаларының берсе малаена очып карарга штурвалны биргән, имеш... Халык рәсми тикшерүнең нәтиҗәләре басылып чыгуын көтте, ләкин вакыт үтте дә үтте, әмма махсус комиссия генә нәтиҗәләре белән уртаклашырга ашыкмады...


Озакка сузылган бу сәер пауза сәбәпләрен нәрсәдән эзләргә кирәк соң? Бәлки, эксперт комиссиясе әгъзалары аңлатып бирә алмаслык кайбер гаҗәеп хәлләргә тарыгандыр? Алай да булырга мөмкин, чөнки бу һәлакәттә андый хәлләр, чыннан да, күп була. Менә, мәсәлән, “Русия авиалинияләре” компаниясенең генеральный директоры Валерий Эскузян да болай ди бит: “Миңа, 29 ел очу стажына ия һәм бу самолетларны яхшы белүче кеше буларак, бер нәрсә бик яхшы билгеле: бу очракта моңа кадәр төзек булган техника үзен бик сәер тота башлаган...” Ә инде Русия Икътисади үсеш министрлыгы идарәсенең Фәнни-гыйльми институты исәпләнүче һәм һәлакәтләрне өйрәнү һәм фаразлау белән шөгыльләнүче Фаразлаулар үзәге белгечләре тәкъдим иткән документлар фаҗига сәбәпләрен бөтенләй башка яссылыкта карарга мөмкинлек бирә...
Институтның гелиометрик һәм фараз тикшеренүләре лабораториясе җитәкчесе И. Яницкий менә нәрсәләр турында сөйли:
– Без, дөресен әйткәндә, Җир шары тышчасында баручы геофизик процессларны өйрәнү белән шөгыльләнәбез, – ди Игорь Николаевич. – Междуреченск киселеше зонасы белән (“А-310” аэробусы килеп төшкән урын) без инде күптән кызыксынабыз. Чөнки эш шунда ки: анда әлегә кадәр фән тарафыннан аз өйрәнелгән табигать күренешләре: гравитацион, электромагнит, акустик һәм сейсмик аномалияләр бергә күзәтелә. Фәнни әдәбиятта бу процесс Америка сейсмологы Х. Канамори тарафыннан өйрәнелгән инде, ул әлеге күренешне “шуышучы елан” яисә “тыныч кына җир тетрәү” дип атый. Междуреченскидагы Шевяков исемендәге шахтада бик күп шахтерларның гомерен өзгән метан шартлаулары турындагы хәлләрне искә төшерегез. Ул чакта нәкъ менә шул “шуышучы елан” эффекты нәтиҗәсе булды да инде! Хәзер менә ул аҗдаһаның үрелерлек буе аэробуска да җитте бугай...
Хөрмәтле укучым, И. Яниц­кийның бу сүзләре сиңа сәер тоелмасын. “Тыныч кына җир тетрәү” барышында тирә-яктагы барлык мохитнең дә, шул исәптән атмосфераның да, кинәт бозылуы күзәтелә. Бу хәл “елан оясы” өстендә көчле циклоннар һәм антициклоннар барлыкка килү, ахыр чиктә, сирәгрәк булса да, “атмосфера шартлавы” дип аталучы хәл килеп туу белән тәмамлана. Аның хакында заманында япон метеорологы А. Фудзита җентекле бәян иткән иде. Мондый “шартлау” вакытында секундына йөзләрчә метр тизлектә түбәнгә таба томырылучы һава агымы барлыкка килә. Мондый агымга эләккән самолет, туры мәгънәсендә кулдан төшеп киткән үтүк шикелле, түбәнгә мәтәлә. Междуреченск янында “А-310” һәлакәткә тарыган көнне дә шундыйрак хәл күзәтелгән...
Атмосфера шартлаулары авиаһәлакәтләргә китергән очраклар күзәтелеп тора. Мәсәлән, Куба авиациясе тарихындагы коточкыч хәл: “Ил-62М” лайнеры Лугардито поселогы өстенә килеп төшеп, экипажның 11 әгъзасы, 114 пассажир һәм поселокта яшәгән 26 кеше һәлак була. Ул чакта авиалайнер күккә күтәрелеп кенә барганда түбәнгә исүче көчле һава агымы самолетны әлеге торак пункт өстенә китереп төшерә...
“А-310” белән нәрсә булуы ихтимал соң? Ул көнне трансмеридиональ Междуреченск киселе­шенең структурасында җир өстеннән биш чакрымда бик югары басым һәм 20 чакрымга сузылган антициклон күзәтелә. Нәтиҗәдә, бу зонада бик көчле стратосфера өермәсе барлыкка килә. Нәкъ шушы вакытта Мәскәүдән көн­чыгышка юл алган самолет, үзәге Салехард тирәсендә булган циклоннан чыгып, Междуреченск районындагы антициклон структурасына килеп керә. Тыштан караганда, бу бернинди хәвеф-хәтәр дә вәгъдә итми, чөнки антициклон зонасы, һәрвакыттагыча, болытсыз, чалт аяз һава торышы белән билгеләнә, ә түбәнгә юнәлгән атмосфера өермәсе күрер күзгә бу очракта бөтенләй күренми. Һәм кинәт кенә самолет, упкынга очкандай, тәбәнгә мәтәлә... Хәлнең мондый аномалия зоналарында еш күзәтелүче шартлар белән дә катлаулануы ихтимал: андый урыннарда, гадәттә, барлык электр җиһазларының һәм электрон приборларның эше бозылучан.
Әгәр галимнәрнең шушы фаразлары киләчәктә искә алынса, бәлки, тагын да зуррак һәм коточкычрак фаҗигаләрне кисәтү мөмкинлеге туар иде.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Без - беренче урында!
Сегодня, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Сегодня, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»