Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сакалавалар әйтте: “Тонпондрано бу!”

Сакалавалар әйтте: “Тонпондрано бу!”
20.07.2017 / Серле сериал

Сакалавалар әйтте:  “Тонпондрано бу!”Үлеп беткән борынгы хайваннарның кайберләре Мадагаскарда әле дә яши, диләр...

Мадагаскардагы куе урманнар әле дә бик күп зоология табышмаклары саклый. Үткән гасырның 1920-30нчы елларында ук әле бөтен Җир шарында күптән үлеп беткән, ләкин, имеш, Мадагаскарда гына исән калган борынгы хайваннар турында натуралистлар шау-шу куптарган иде. Аларның да күпчелеге, нигездә, төрле рептилияләргә һәм имезүчеләр төркеменә карый, дигән фаразлар яшәп килде. Соңыннан, боларны раслаучы матди дәлилләр, ягъни җан ияләре табылмагач, алар да моңа кул селтәде һәм кичә генә кызып-кызып бәхәсләшкән оппонентлары лагерена күчеп бетте. Ләкин урындагы халыкларның утраудагы урманнарда яшәүче серле җан ияләре турындагы күпсанлы риваятьләрен яңадан анализлагач, зоологларда янә зур кызыксыну уяна: бу риваятьләр риваять кенә микән соң?


Әлеге риваятьләрдә иң еш очраучы персонаж­ларның берсе хабеби, ягъни аны урындагы халык атавынча – “битсенофоциаондре” (“ак бәрән”) – айлы төннәрдә күрергә мөмкин булган җан иясе. Аның зур ачылган күзле һәм олы колаклы башы борынына таба тараеп килә, бик сыгылмалы һәм ябык гәүдәсе ак йон белән капланган; тоягы, сарыкныкы кебек, икегә аерылган. Берәүләр аны ит белән туенучы ерткыч дип исәпләсә, икенчеләр үлән-яфрак белән тукланучы вегетарианнар төркеменә кертә. Бу ни бу – зоологиядә яңа табышмакмы, әллә инде уйдырмамы?
Утрауның көньяк-көнчыгышында яшәүче кабилә кешеләре мангарисаокиның (Ике тапкыр бу утрау­да булып кайткан “Кызыл таң” журналисты анда яшәүче халыкларның телләрен өйрәнгән иде. Ул аңлатуынча, сүзмә-сүз тәрҗемә иткәндә, әлеге сүз “колаклары ияген каплап торучы хайван” дигәнне аңлата. Арытаба да җәяләр эчендә хезмәттәшебезнең тәрҗемә­ләре китереләчәк – Ред.), тауларда яшәүче тояклы хайван­ның чыннан да барлыгына бөтен күңеле белән ышана. Алар хакында француз сәяхәтчесе Этьен де Флакур XIX гасыр уртасында болай дип язды: “Мангарисаоки – эре хайван, аның тояклары атныкы кебек эре, колаклары озын. Ул таудан төшкәндә алдындагы сукмакны юньләп күрми, чөнки колаклары күзләрен каплый. Аның көчле тавышы ишәкнекен хәтерләтә. Минем фикеремчә, ул – чыннан да кыргый ишәкнең бер төре”.
Йөз еллап вакыт үткәч, икенче бер сәяхәтче, граф Модавский, әлеге хайванның Порт-Дофиннан берничә миль ераклыкта гына яшәве турында яза: “Бу җан иясе – минем уйлавымча, нибары кыргый ишәк. Алар утрауның көньяк-көнчыгыш өлешендә бик күпләп яши, ләкин аны ераграк районнардан эзләргә кирәк, чөнки ул иркенлекне, башка җан ияләре азрак булган урыннарны ныграк ярата”.
Бу сәер һәм серле хайван турындагы хәбәрләр бүген дә еш кына ишетелеп тора, шул ук вакытта иң гаҗәбе һәм гаҗәебе шул: аны беркем дә тота алмаган! Бәлки, мангарисаоки белән, ри­ваятьләргә ярашлы, утрауның көньяк төбәкләрендә яшәүче серле токатонготре (“бераяк”, дөресрәге – “бармаксыз аяк”) бер үк җан ияседер?
Тонпондрано (“диңгез сулары хуҗасы”) – риваятьләрнең тагын бер персонажы. Аның озынлыгы – 20-25 метр, гәүдәсе сыгылмалы, крокодилныкыннан да эрерәк пластинкалар белән кап­ланган, башы фосфорланган кебек караңгыда яктырып торучан. Тонпондрано турында мәгълүмат туплаган зоолог Г. Пти яр буйлары буйлап хәрәкәт итүче шундый сәер яктылыклар турында язып калдырган, алар хәтта бер чакрым чамасы ераклыктан да күренгән, ә көймә ишкәкчеләре: “Менә шул инде ул тонпондрано!” диешкән...
Мадагаскарның төньяк-көнчыгышында яшәүче сакалава халкы рантаның барлыгына да нык ышана. Ранта – зур диңгез хайваны, ул балык белән туклана. Әгәр балыкчыларның саклыкка куеп киткән балыкларын әйләнеп килүләренә кемдер ашап киткән икән, алар моның ранта эше икәнлегенә шикләнми.
Бетсилео кабиләсе кешеләре фангалаболо (“чәчтән эләктереп алучы”) очуын ерактан ишетеп тора. Ул – зу-ур ярканат, юлда төнгелеккә ялгыз калсаң, ул сине бастырып дигәндәй очып килә дә бөтен баш тиреңне йөзең-ниең белән бергә сыдырып салдырып алып китә...
...Мадагаскарның тауларында, сазлыкларында, урманнарында һәм комлыкларында яшәүче һәртөрле җан ияләре турындагы риваять персонажларының барысы турында да “Серле сериал”ның бу язмасында тәфсилләп язсак, гәзит бите генә җитмәс иде. Кыскасы, кайбер галимнәр фикеренчә, бу риваятьләр – урындагы халыкларның бай фантазиясе җимеше. Башкалар фикеренчә, аларда кайчандыр бу утрауда яшәгән, ләкин инде Җир йөзеннән юкка чыккан җәнлек һәм хайваннар турындагы истәлекләр сакланып, буыннан-буынга тапшырылып килә. Өченчеләр, кыюраклар, әлеге җан ияләренең бүген дә исән булуын расларга тырыша. Болар, соңгылары, үзләренең хаклыгына башкаларны да инандырыр өчен юкка чыккан, күптән үлеп беткән дип исәпләнгән кайбер төр җан ияләренең, үсемлекләрнең соңгы елларда гына табылуын мисал итеп китерә. Аларга да ышанмый мөмкин түгел, чөнки соңгы арада гына да динозаврлар дәверендә яшәгән һәм үлеп беткән дип исәпләнгән берничә төр җан иясе табылды.
Мадагаскар урманнары фән әһелләренә киләчәктә дә күп кенә сюрпризлар ясар әле. Ни өчен, дисезме? Чөнки анда элекке риваятьләрдә генә искә алынган Рух-эпиорнисның калдыкларына күптән түгел генә тап булдылар һәм аның хакындагы риваятьләрнең әкият түгеллеген расладылар. Җир йөзеннән инде күптән юкка чыккан лемурларның бер төре дә нәкъ менә Мадагаскарда табылды. Ә алар, безнең күптән үлеп бетүләре турындагы “тәгълиматны” да танымыйча, һаман үз көенә яши бирә!
Менә шуннан соң сез мангарисаоки белән токатонготре кебек якын дусларыбызны инкарь итеп маташырсызмы? Һаман да шулай уйласагыз, токатонготрегызның сынуы да бик ихтимал. Әгәр күзләрегезне саоки капламаса. Моның өчен бетсинофоциаондр булырга кирәкмидер бит?





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Без - беренче урында!
Сегодня, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Сегодня, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»