Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яшен алласы акчаларны саклаганмы?

Яшен алласы акчаларны саклаганмы?
22.08.2017 / Серле сериал

Яшен алласы акчаларны  саклаганмы?Әллә инде мәҗүсиләрнең табыну урынын микән?

Житомир өлкәсенең Коростень шәһәреннән ерак түгел 1996 елда гадәттән тыш хәл була. Бу вакыйганың шаһиты Николай Большаков сөйләвенчә, ул Купища авылында кечкенә йорт сатып ала. Һәр ялда Николай Петрович хатыны белән кайтып йөргән әнә шул авыл тирәсендә була да инде әлеге хәлләр.


Көннәрдән бер көнне Купищада туристлар кебек киенгән егетләр күренә башлый. Алар авыл кибе­теннән тәмәке, аракы, шырпы сатып ала торган була. Кешеләр сөйләвенчә, егетләр якындагы урманда лагерь булып урнашкан һәм ниндидер чокырлар казу белән мәшгуль булган. Николай башта аларны геологлар дип уйлый. Буа буенда балык тотып утырганда ул әлеге егетләрнең берсе белән очраша. Аның әйтүенчә, алар – “Поиск” төркеме әгъзалары, билгесез каберлекләрне казып, мәрхүм яугирләрнең исемнәрен ачыклау белән шөгыльләнә икән.
Әлеге төркем лагерь булып урнашкан акланга урындагы халык барып йөрмәскә тырыша, чөнки ул урын биредә элек-электән яманаты чыккан төбәк дип исәпләнә.
Борынгы риваятькә ярашлы, элекке заманнарда анда үзенең рәхим­сезлеге, кансызлыгы белән билгеле бик бай бер пан яшәгән. Бервакыт әлеге панны яшен сугып үтергән, усадьбасыннан көл-күмер генә калган. Шул заманнан бирле “Громовище” дип аталучы бу урында нәр­сәне дә булса яшен сукмый калмый, ди. Моннан тыш, акланда кайчак күккә төбәлгән сәер нурланыш барлыкка килә, бу җир астында прожектор кабызган кебек була икән.
Бер кичтә Большаков янына буа буенда танышкан егет килеп керә. Борынгы вак акчалар тапканнар да шуларның нинди металлдан эшләнгәнен ачыклый алмыйлар икән. Үзе белән егермеләп монета да алып килгән. Николай Петрович аларны бензин белән сөртеп карый да бакырдан икәнлеген әйтә. Акчалар, чыннан да, бик борынгы була, аларда аңлашылмаган берничә хәреф төшерелгән. Әлеге егет үз төркемнәрен алтын һәм көмеш кенә кызыксындыруын әйтә дә, бер литр аракыга биш монетасын сатып, чыгып та китә.
Берничә көннән, теге егетнең үле гәүдәсен машинага салып, казынучылар төркеме авылга килә. Авыл Советында сөйләү­ләренчә, аларның иптәшен яшен сугып үтергән. Большаков, табиб буларак, мәетне карый һәм аның чыннан да яшен сугудан һәлак булуын раслый. Милиция тиешле процедураларны үткәргәч, протокол төзегәч, егетләр туган якларына кайтып китә һәм авылда башкача күренми.
Ләкин бу очрак Николайга тынгы бирми. Иң мөһиме һәм иң сәере – барысының да нәкъ теге риваятьтә бәян ителгәнчә тәмамлануы. Шуннан соң ул әлеге акланны тикшереп карарга була һәм аның чыннан да гадәти булмавын ачыклый. “Берен­чедән, – дип яза Большаков, – тирә-якта күпләп үскән гөмбәләрнең берсе дә әлеге акланда үсми. Икенчедән, ул акланга аяк баскач, үзеңә ниндидер басым тоясың: ул урында шунда ук кәеф бозыла, йөрәк еш-еш тибә башлый, кан басымы күтәрелә”.
Шуннан ул игътибарын теге бакыр акчаларга юнәлтә. Ничек кенә җен­текләп карамасын, ул аларның кайсы заманныкы икәнлеген үзе генә ачыклый алмый. Шуннан ул Киевка, атна саен нумизматлар җыела торган Дарницкий мәдәният йортына юллана. Акчаларны караган белгечләр әйтүенчә, болар – бик-бик сирәк очраучы тәңкәләр, Рим монеталары һәм Кырым территориясендә элек урнашкан Боспор дәүләте акчалары.
Боларны ачыклагач, Большаков Коростень тарих-туган якны өйрәнү музеена мөрәҗәгать итә һәм Громовищеда Рим тәңкә­ләренең каян хасыйл булуы белән кызыксына. Нәтиҗәдә, авылга өлкә үзәгеннән археологлар килеп төшә, алар әлеге акланда ниндидер корыл­маларның хәрабәләрен казып чыгара. Ул 6га 8 метрлы таш монолит блоклардан төзелгән була. Шунда ук ниндидер истукан-потның зур бронза сынына да тап булалар. Большаковтагы кебек тәңкәләр дә, башка вак акчалар да табыла.
Болардан тыш, тирән­дәрәк ниндидер текст чокып язылган таш плитәләр дә казып чыгарыла. Галимнәр фикеренчә, бу территориядә кайчандыр, әле бик борынгы заманнарда ук, зур үсеш алган цивилизация яшәгән. Тикшеренүчеләр фаразлавынча, Громовище элек – табыну урыны, ә хәрабәләр мәҗүсиләрнең гыйбадәт­ханәсе булган. Бу аклан, бәлки, грекларның яшен атучы Зевс аллалары кебек үк хөрмәт ителгән мәҗүси Перунга табыну урыны булгандыр. Бу фикерне гыйбадәтханәнең яшенне үзенә тарту үзен­чәлегенә ия булуы да куәтли.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Без - беренче урында!
Сегодня, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Сегодня, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»