Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Илаһи мәхәббәтнең биш гүзәл тарихы

18.01: Илаһи мәхәббәтнең биш гүзәл тарихы

Илаһи мәхәббәтнең биш гүзәл тарихыӨченчесе. Тәхетең дә миңа кирәк түгел!..

Чираттагы тарихыбыз да искиткеч! Ни генә дисәң дә, карьерасыннан, өстәвенә, тәхет белән тыгыз бәйләнгән карьерасыннан баш тарткан ир-егетләр бик сирәк. Ничек кенә булмасын, король Эдуард белән Уоллис Симпсон мондый хәлнең мөмкин булуын расладылар. Хатын-кызның мәхәббә­те күрсәткече булып аның сөекле иреннән бала табарга әзер булуын билгелиләр, ә ирләрнең мәхәббәт күрсәткече – сөеклесе өчен гомерен дә бирергә әзер булуы, диләр. Гомер дә жәл түгел анысы, ә менә король таҗын, тәхетеңне һәм дәүләтеңне ничек бирмәк кирәк?!
Уоллис белән Эдуард танышкан чакта егет әле “принц Уэльсский” титулын йөрткән була. Әлеге хатынга ул бер күрүдән гашыйк була. Кәләшләр вариантына килгәндә, аның өчен бу ханымнан да ныграк туры килмәгән хатын-кыз табып та булмас иде, мөгаен. Ни генә дисәң дә, Уоллис – аксөякләр нәселеннән булмаган 38 яшьлек америкалы, инде бер тапкыр кияүгә чыгып аерылган, икенчегә дә чыгарга өлгергән. Кыскасы, принцка бернинди параметрлары белән дә берничек тә туры килә алмый! Кыскасы, мезальянс... Соңрак язуларынча, “югары даирәләр өчен Уоллисның ике тапкыр кияүдә булганлыгы берни дә түгел, ә менә американка булуы нык ошамый; түбән катламнар өчен аның кайсы илдән булуы барыбер, ә менә король­ләренең бу ханым өчен өченче ир буласы коточкыч!”
Әтисе вафат булганнан соң Эдуард тәхеткә утыртыла, ләкин ул инде үз тормышын Уоллистан башка күз алдына да китерә алмый. Аны сагынуы шулкадәр көчле була ки, бердәнбер көнне ул Уоллисның ире янына килә дә: “Мин аны күрергә тиеш!” – ди. “Мин бу хәлгә шулкадәр шаккаттым ки, – дип искә ала соңрак Симпсон әфәнде, – ничек итеп кәнәфигә утырганымны да сизми калдым. Соңыннан гына башыма барып җитте: мин бит үз королем алдында утырып торам!”
Нәтиҗәдә, нибары 325 көн үтүгә Эдуард тәхеттән баш тарта, яңа король дип Эдуардның энесе Георг игълан ителә. Хакимнәр гаиләсе элекке король белән киләчәктә очрашудан бөтенләй баш тарткач, Эдуардка “герцог Виндзорский” титулы бирелә. Ул берничә хезмәтчесе белән генә (Уоллис аерылышу мәшәкатьләре белән әлегә Англиядә кала) илдән чыгып китә, үзе теләп алган сөргенлекне сайлый. Ничек кенә булмасын, герцог үзен бик бәхетле дип исәпли. Яңа урынга барып урнашкач, хезмәтчеләре хәтер­ләвенчә, ул сөеклесе белән бер сәгать чамасы телефоннан сөй­ләшә, аннары өстәленә Уоллис­ның 16 фотосурәтен бастырып тезеп чыга, ахырда, кычкырып җырлый-җырлый, ванна керә...
Эдуард белән Уоллисның туе Франциядә була. Виндзорлар гаиләсе бик тату яши, дөнья буйлап сәяхәт итә, төрле вакытларда Германиядә, Австриядә, Америкада, башка илләрдә яши. Аларның балалары булмый, шуңа гаилә мопс токымлы этләр асрап юана, аларны Англиянең элекке короле тышка йөртергә алып чыга...
Герцог үзенең бу адымына кайчан да булса үкендеме икән? Моны без инде белә алмыйбыз. Ләкин аннан “Британия империясе таҗымы, әллә сөекле хатынмы?” дигән сорауга янә җавап бирергә туры килсә, җавабыгыз нинди булыр иде, дип сорагач, ул, бер минут та икеләнеп тормыйча, “Нәкъ шундый ук булыр иде!” дип җаваплый.
Герцог яман шеш авыруыннан Парижда 1972 елда вафат була. Үлемен ул лаек каршылый. Аны борчыган бердәнбер мәсьәлә: үлеменнән соң аны туганнары “гафу итәр” дә Виндзорлар кабер­легенә җирләр, ә менә герцогиня Уоллиска анда урын табылмас... Королева Елизавета исә, әгәр Эдуард үзенең җәсәден Лондонга җирләргә рөхсәт итсә (нәсел-ыру үз вәкилләрен читтә җирләт­термәскә тырыша), аның янәшә­сендә хатынына да урын табылыр, дип вәгъдә бирә. Һәм сүзендә тора: 1986 елда вафат булган Уоллис та корольләр каберлеген­дә ире белән янәшә җирләнә...
Бер интервьюда Уоллис болай дип белдерә: “Корольләр безнең көннәрдә инде әллә ни зур роль уйнамый, шуңа да аларны бик тиз оныталар. Ә менә Эдуардны әле бик озак онытмаячаклар. Минем аркада...”
Чыннан да, корольләрнең башын әйләндерерлек булгач, гадәти булмаган инде бу ханым...





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бузованың фанатлары телсез калган...
Сегодня, 17:32 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бузованың фанатлары телсез калган...
Сигез машинаның башына җиткән...
Сегодня, 16:49 :: Көнүзәк
Сигез машинаның башына җиткән...
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Сегодня, 16:32 :: Яңалыклар
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Эшегездә уңышлар телибез!
Сегодня, 15:14 :: Көнүзәк
Эшегездә уңышлар телибез!
Ике бертуган сугышкан
Сегодня, 14:23 :: Җәмгыять
Ике бертуган сугышкан
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш
Сегодня, 13:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»