Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Илаһи мәхәббәтнең биш гүзәл тарихы

23.01: Илаһи мәхәббәтнең биш гүзәл тарихы

Илаһи мәхәббәтнең биш гүзәл тарихыАлдагы санда бәян ителгән мә­хәббәт тарихына охшаган хәл-вакыйгалар Русиядә дә була. Әмма өченче тарихка кадәр нәкъ бер гасыр алдарак. Шулай итеп, саф хисләр яшькә дә, социаль катламнарга да, байлык-хәерчелеккә дә карап тормый икән! Гап-гади тимерче кызы, карап торуга әллә ни чибәрлеге дә булмаган Прасковья Ковалева белән акыллы, төс-биткә матур һәм искиткеч бай граф Николай Шереметьевның мәхәббәт тарихы нәкъ шул хакта сөйли.

Дүртенчесе.
Граф тимерче кызы дип тормаган...

Крестьяннар үз бариннары сәла­мәтлеге өчен гыйбадәт кыла торган була, чөнки аның җитәкчелегендә алар иркен, мул тормыш белән яши, каядыр эшкә җибәрер өчен гаилә әгъзаларын бер-берсеннән аермыйлар, өстәвенә, граф аларга электән килгән тән җәзасы бирү тәртибен дә гамәлдән чыгара. Аның каравы, югары даирәләрдә аның артыннан чыш-пыш тынып торганы булмый, күпчелек графның, бик зур суммада акчалар сарыф итеп, үз театрын булдыруын аңламый. Ләкин ул әлеге гайбәтләргә игътибар да итми, буш вакытын театр белән мавыгуга багышлый.
Күпмедер вакыт үтүгә аның усадьбасындагы бер тимерче кызы Пашеньканың искиткеч тавышы ачыла. Самимилеге һәм тавышы белән ул графның күңелен яулый. Ләкин булачак примадоннага тиешле белем һәм төс-кыяфәт бирер өчен аны, яңгыравыклы “Жемчугова” фамилиясе биреп, барин йортында калдыралар. Прасковья этикетны да, чит телләрне дә бик тиз үзләштерә, укырга-язарга, төрле уен коралларында уйнарга өйрәнә. Аны чибәр дип әйтеп булмый, әмма акыллы була, шул акылы аны Шереметьев күз алдында искиткеч мөлаем итә дә инде!
Прасковья белән танышканчы графның сөяркәләре югары катламнарда да, гади халык арасында да күп була. Ул, башлыча, тулы күкрәкле, алсу йөзле, йомры бәдәнле хатын-кызларга өстенлек бирә. Ә монда аксыл йөзле, ябык кына, юка гына кыз бала... Ничек кенә булмасын, баринның хатын-кызга карата булган өстенлекләре үзгәрү күп нәрсә турында сөйли, димәк, бу – мәхәббәт!
Моны башта чираттагы мавыгу гына дип уйлаучылар чыннан да җитди мөнәсәбәтләр икәнлеген аңлап алгач, күрше-тирә дворяннар да теге чыш-пышларга кушыла. Графның хезмәтчеләре исә Прасковьяга төрлечә төрттереп мыскыл итәргә тырыша. Ә барышнялар турында сөйлисе дә юк! Аларның ачуы икеләтә-бишләтә көчлерәк була, чөнки моңа кадәр Шереметьев бөтен илдә, империядә кызыгырлык дәрәҗәдә иң бай, иң шәп кияүләрнең берсе санал­ган була.
Графның туган-тумачасы да мондый мезальянска каршы була, бу бит коточкыч зур гарьлек! Шулай итеп, җәмәгатьчелек графны катгый сайлау алдына куя: я җәмгыятьтә абруйлы дәрәҗә, я мәхәббәт. Шулай да Шереметьев бу хәлдән чыгу юлларын таба: аның фәрманы буенча түбән катлам тимерче кызының туу турындагы таныклыклары, язмалар, документлар юкка чыгарыла, аннары граф Николай Петрович үз туганнарына сөекле кешесенең дворянлык тамырлары турында “табылган” яңа документларын күрсәтә.
Әлеге хәлләр белән бәйле борчылулар, көяләнүләр нәтиҗәсендә Прасковьяның тумыштан булган туберкулез авыруы “уяна”. Алар усадьбадан дымлы һавалы Санкт-Петербургка күченеп килгәч, чирнең ачык формасы да көчәя, яшь хатынның тамагыннан кан да китә башлый. Өстәвенә, аның соклангыч матур тавышы югала. Ләкин ничек кенә булмасын, 1801 елда граф Шереметьев белән Прасковья Жемчугова никахлашалар.
Әмма аларның балалары, варислары булмый, шунлыктан, тормыш­ларының бер ягы китек була. Шуңа Прасковья, бөтен авыртынуларын җиңеп, изге Дмитрий Ростовский каберенә табынырга җәяүләп юлга чыга. Аның догалары изгегә барып ирешә, күрәсең, нәтиҗәдә, сәфәрдән кайткач, 1803 елда, ул ир бала тудыра. Бу шатлыктан графның түбәсе күккә тия яза, шуңа әлеге вакыйга хөрмәтенә ул “Көтелмәгән шатлык” дип аталган чиркәү төзетә башлый. Кызганычка каршы, шатлык озакка бармый, бала тапканнан соң егерме көн үтүгә Прасковья вафат була. Аны соңгы юлга озатырга графның танышларыннан, ул даирәдән беркем дә килми...
Шереметьев сөекле хатыны истәлеген ул үзе теләгәнчә мәңге­ләштерә: ул вакытта “Странноприимный дом” (“странник” сүзеннән алынгандыр инде) дип аталган приют төзетә, анда барлык йортсызлар, фәкыйрьләр, хәерчеләр һәм ач кешеләр вакытлыча сыену урыны таба. Бүген анда илебездә киң билгеле Склифософский исемендәге ашыгыч медицина ярдәме фәнни-тикшеренү институты урнашкан.
Граф Шереметьев сөеклесеннән башка үзе дә озак яшәми, 1809 елда вафат була. “Мин Прасковьяны иң нечкә, иң дәртле хисләр белән яраттым... Аңарда инсафлылык белән сугарылган акыл, ихласлык, кешеләрне яратуны һәм тугрылыкны күрдем...” дип язып калдыра саф сөю, мәхәббәт хакына беркем фикеренә дә колак салмаган, ул заманда бөтен җәмә­гатьчелек фикеренә каршы барырга үзендә көч һәм кыюлык тапкан граф Николай Петрович Шереметьев.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бузованың фанатлары телсез калган...
Сегодня, 17:32 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бузованың фанатлары телсез калган...
Сигез машинаның башына җиткән...
Сегодня, 16:49 :: Көнүзәк
Сигез машинаның башына җиткән...
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Сегодня, 16:32 :: Яңалыклар
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Эшегездә уңышлар телибез!
Сегодня, 15:14 :: Көнүзәк
Эшегездә уңышлар телибез!
Ике бертуган сугышкан
Сегодня, 14:23 :: Җәмгыять
Ике бертуган сугышкан
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш
Сегодня, 13:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»