Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Илаһи мәхәббәтнең биш гүзәл тарихы

01.02: Илаһи мәхәббәтнең биш гүзәл тарихы

Илаһи мәхәббәтнең биш гүзәл тарихы Бишенчесе.
Бер-берсеннән башка бер көн дә...


Бәйрәм көннәрендә шомлы һәм куркыныч хәл-вакыйгаларны бәян итүдән ераграк торып, рубрика­бызның соңгы чыгарылышларын матуррак очракларга багышларга тырышып, сезнең игътибарга илаһи мәхәббәтнең биш соклангыч тарихын тәкъдим итәргә булган идек. Сез аларның берсен дә калдырмыйча укып барырга тырышкансыздыр. Менә, ниһаять, ул тарихларның соңгысына да килеп җиттек. Монысы, бәлки, башкалары кебек үк мавыктыргыч та түгелдер, ләкин ул ихлас сөю хисләре һәм тугрылык ягыннан бер дә калышмый.
Америкада гомер кичергән бу бәхетле пар бер үк чорда туган кешеләр генә түгел. Алар икесе дә 1917 елның соңгы көнендә, 31 декабрьдә дөньяга аваз сала. Үсә төшкәч, әлбәттә, Лес белән Хелен бер үк мәктәптә бергә укыйлар. Һәм, аңлашыладыр, мәктәптә уку елларында ук алар бер-берсенә үлеп гашыйк була. Беренче саф мәхәббәт хисләрен алар уку тәмамланганчы югалтмыйча саклый, ә инде 18 яшьләре тулгач, гашыйклар өй­ләреннән... чыгып кача. Сәбәбе бу дөнья кебек иске һәм бик гади: Лес бик хәлле гаиләдә туа, ә Хеленның әти-әнисе гади эшчеләр була, шуңа да яшьләрнең кавышуын хупларга берсе дә ашкынып тормый.
Гашыйклар 1938 ел башында гаилә кора, туйны да бик зурдан кубып үткәрмиләр, билгеле. Арытаба шулай итеп матур гына яшәп китәләр, эшләп тапкан акчаларына үз йортларын булдыралар. Озакламый гашыйкларны шатландырып, гаиләдә бер-бер артлы ике малай туа.
Шулай итеп гомер үтә тора. Ә бергә яшәлгән еллар бу кавышуның яшьлек хатасы булмавын, аларның үсмерлек чорында ук “яшь чак – яшел чак” түгеллеген раслый – бер-берсенә карата сөю хисе сүрелми. Соңыннан уллары сөйләвенчә, бу хисләр чыннан да саф, чын мәхәббәт булган, әтиләре белән әниләре гомер эчендә бер генә көнгә дә аерылышмаган, һәр көннәрен бергә үткәргәннәр!
Лес белән Хелен 75 ел бергә гомер кичерәләр. “Әни еш кына, әтиегезнең үлгәнен күрәсем килми, дип әйтә торган иде, ә әтинең аннан башка яшисе килмәде”, – ди улларының берсе. Хелен Браун 16 июльдә 94 яшендә ашказаны яман шешеннән вафат булгач, Лес, чыннан да, мәхәббәтеннән башка яши алмый һәм аның йөрәге икенче көнне үк, 17 июльдә, тибүдән туктый... “Алар бер-берсе белән бик озак һәм бәхетле гомер кичерделәр һәм бер үк көнне үлделәр” дигән сүзләр әкиятләрдә генә булмый икән шул, тормышыбызда да очрый икән...
Менә шундый биш тарих. Минем дә сезгә шундый мәхәббәт телисем килә. Әлеге биш тарихта бәян ителгәнчә, гадәттән тыш булсын, дип тә әйтмим, ләкин шундый ук матур, саф һәм чын булсын!





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бузованың фанатлары телсез калган...
Сегодня, 17:32 :: Мәдәният һәм сәнгать
Бузованың фанатлары телсез калган...
Сигез машинаның башына җиткән...
Сегодня, 16:49 :: Көнүзәк
Сигез машинаның башына җиткән...
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Сегодня, 16:32 :: Яңалыклар
Русиянең иң яхшы гиды Уфада яши!
Эшегездә уңышлар телибез!
Сегодня, 15:14 :: Көнүзәк
Эшегездә уңышлар телибез!
Ике бертуган сугышкан
Сегодня, 14:23 :: Җәмгыять
Ике бертуган сугышкан
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш
Сегодня, 13:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»