Результаты выборки
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Беркем дә онытылмый!

Беркем дә онытылмый! Идел буе федераль округының эзтабарлар отрядлары слеты чын ватанпәрвәрләрне берләштерде.

Узган атнада Уфада “Беркем дә онытылмый” Идел буе федераль округының эзтабарлар отрядлары слеты үтте. Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич башлангычы белән 2014 елдан гамәлгә ашырыла. Башкортстан тәү тапкыр төбәк слетында катнашучыларны кабул итте. Чарада Ватанны саклауда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча Русия Оборона министрлыгы идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Таранов, Дәүләт думасы депутаты Илдар Бикбаев, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән аның урынбасары Игорь Паньшин, Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев, Яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, хәрби-тарихи үзәк җитәкчеләре, Иҗтимагый палата вәкилләре катнашты.

12.10.2017 (№ 118 (25122)): Җәмгыять

Туган төбәгендә терәк тапты

Туган төбәгендә терәк тапты Благовар районы фермеры Илфат Әхмәтшин ният иткән гамәлләрен һәрвакыт тормышка ашырырга күнеккән.

Күрше төбәкләр белән чагыштырганда, Благовар районында фермерлык хәрәкәте берникадәр соңлабрак кузгалды. Моның төп сәбәбе 90нчы еллар чорындагы район җитәкче­легенең эшчәнлектә административ чикләүләргә өстенлек бирүеннән чыга. Крестьян-фермер хуҗалыгы – авылның килә­чәге, дип авыз ертып сөйләсәләр дә, таралып барган колхоз-совхозларны саклап калырга тырыштылар. Мондый шартларда крестьян-фермер хуҗалыгы оештыручылар өчен биләмәгә җир алу олы проблемага әверелде. 90нчы еллар уртасында теркәлгән КФХларның дүрт-бише генә тернәк­ләнеп китә алды. Әлеге вакытта, мәсәлән, районда шәхси милеккә нигезләнгән 48 кече малтабарлык субъекты теркәлгән, әмма шуларның берничәсе генә крестьян-фермер хуҗалыгы статусына тулысынча җавап бирә. Күчәрбай авыл биләмәсендә урнашкан Илфат Әхмәтшин хуҗалыгы – шундыйлар исәбендә.

12.10.2017 (№ 118 (25122)): Авыл хуҗалыгы

Янә бозлык чоры якынлашамы?

Янә бозлык чоры  якынлашамы? Климат үзгәрүдән Башкортстанга нинди зыян килүе ихтимал?

Планетар масштабта климат чыннан да үзгәрәме, әллә дөньякүләм билгеле галимнәр, яңа ачыш һәм фәнни проектлар артыннан куып, үз хөкүмәтләреннән миллиардларча доллар алу өчен генә чаң сугамы? Әлбәттә, климатның кеше эшчәнлеге белән бәйле булмаган үзгәрүенә каршы торып булмый. Димәк, кешелек дөньясы аның белән көрәшергә түгел, ә аңа яраклашырга өйрәнергә тиеш. Аннары, климат үзгәрү, экология, әйләнә-тирә мохитендә, җәмгыятьтәге социаль-икътисади үсештә дә эзсез үтмәячәк. Шул ук вакытта, 2050 елга Җир шарында халык санының 9,6 миллиардка җитәчәк, дигән фаразны да истән чыгарырга ярамый. Димәк, климат шартлары ничек үзгәрүгә карамастан, планета халкын азык-төлек белән тәэмин итү үзе дә глобаль проблема булуы ихтимал. Азык-төлеккә ихтыяҗ арту авыл хуҗалыгы алдына яңа бурычлар куя. Җирдә һава температурасының күтәрелүе генә түгел, аның нәтиҗәләре тудырган табигый катаклизмнар шартларында игенчелек, терлекчелек җитештерүе дә

12.10.2017 (№ 118 (25122)): Көнүзәк









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»