Результаты выборки
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Үлемнән дә көчле ул...

Үлемнән дә көчле ул... 85 яшьлек Мөхавәзә Фәррахетдинова язмышында ил тарихы чагыла.

Дүртөйле районының Түбән Манчар авылында әкияттәгедәй кечкенә йортында ялгызы гомер кичерүче Мөхавәзә Фәррахетдинова янына без урындагы фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәре Гүзәлия Хәтмуллина белән бардык. Узган ел август аенда 85 яшьлек юбилеен билгеләгән хөрмәтле ак әби без килгәндә, бер ноктага текәлеп уйланып утыра иде. Хәл-әхвәл белешеп, язмам героен истәлеккә фотосурәткә төшереп алганнан соң, ул җай гына хатирәләр йомгагын сүтәргә кереште. Шундый ихлас, ачык күңелле Мөхавәзә әбинең сөйләгәнен тыңлаганда, ирексездән күңел тулды, күзләргә яшь килде. Шулай булмыйча!.. Үз гомерендә күпме михнәт чигеп тә бәгыре катмаган ич аның, сабырлык һәм чыдамлык үрнәге, үткен телле, туры сүзле, соклангыч, чын кеше булып калган...

20.02.2018 (№ 19 (25173)): Дөнья бу...

Илне эшлекле кешеләр күтәрәчәк!

Илне эшлекле кешеләр күтәрәчәк! Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт алдында моның өчен барлык уңайлы шартлар тудыру бурычы куйды.

Мәгълүм булуынча, ил Президенты Владимир Путин 2018 елны Волонтерлар, ягъни үз ихтыяры белән дәүләт, җәмгыять үсеше өчен файдалы эш-гамәлләр башкаручылар елы дип игълан итте. Волонтерларга изге башлангычларында һәрьяклы теләктәшлек итү, мондый кешеләрнең җәмгыятьтә статусын күтәрү, аларның үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру шушы турыда Указда төп өстенлекләр буларак билгеләнә. Бу җәһәттән Президент Владимир Путин узган атнада үткәргән “Русия лидерлары” Бөтенрусия идарәчеләр конкурсы финалистлары һәм “Остаз” Бөтенрусия форумында катнашучылар белән очрашуларны да Волонтерлар елы уңаеннан билгеләнгән бурычларны тормышка ашыруда чираттагы мөһим адым булды дип бәяләргә мөмкин.

20.02.2018 (№ 19 (25173)): Сәясәт

Ир-егетнең йөрәгендә иярләнгән ат ятар

Ир-егетнең йөрәгендә иярләнгән ат ятар Кыскача белешмә:
Александр Алексеевич Ким 1956 елның 18 февралендә Илеш районының Андреевка авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Андреевка урта мәктәбендә хезмәткә өйрәтү инструкторы, физкультура укытучысы булып эшли. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын, РФ Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен тәмам­лый. Илеш районының “Заря коммунизма” колхозында, район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер була. 1987 елда аны Илеш ремонт-техник предприятиесе – “Сельхозтехника” директоры итеп билгелиләр. 1995-2008 елларда Илеш районы хакимияте башлыгы. СССР, Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыкларының Мактау грамоталары, “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Милли көрәш буенча Русиянең спорт мастеры.

16.02.2018 (№ 19 (25173)): Спорт

Генерал Каппельне Тукай авылы белән ниләр бәйли?

Генерал Каппельне Тукай авылы белән ниләр бәйли? Минем туган авылым Тукай – Чапаевның атаклы 25нче дивизиясе алышлары шаһиты булган төбәк. Бәләбәй шәһәре өчен сугышларда авылым өч тапкыр аклар кулына күчә. Генерал-лейтенант Владимир Каппель үзенең исән калган дивизиясен Өсән елгасы буендагы Чөеш тавына туплый. Ул тау Кандракүлнең кыйбла ягыннан “Кылыч борын” дигән төбәктән Өсән буйлап сузылган. Прибор белән караганда, диңгез өслегеннән 330 метр биеклектә. Элек тауда агачлар үсми, тирә-як яхшы күренә иде. Аста Кандракүл җәелеп ята, алда Өсән ага, көньяктан җәйләүдән Балтай чишмәсе килеп кушыла. Анда сазлык, камышлык, балык үрчи, кыр үрдәкләре, кошлар яши. Елга буенда яшел әрәмәлек, зирек урманы, кыйбла якка табан ике чакрым ераклыкта Даутай чишмәсе ага. Шул елгадан акларның ат җигелгән арбасына мичкә салып шәфкать туташы Анна солдатларга су ташый...
16.02.2018 (№ 19 (25173)): Дөнья бу...









Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»