Результаты выборки
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Рахманов шәкерте

Рахманов шәкерте Фәйләс Муллагалиев кайсы вазыйфада да үзенә йөкләтелгән җаваплы бурычны җиренә җиткереп, намус белән башкарды.

Якташым Фәйләс абый Муллагалиев турында язарга бик күптән инде кулым кычытып йөри иде. Гомер уза торды, ләкин ничектер җае чыкмады. Язарга да бит берәр этәргеч булырга тиеш, шунсыз өстәл янына утырып булмый… Гәрчә яшьрәк чагымда мин аның турында хәтта повесть та язарга хыялланып йөргән идем. Яза башлаган берничә бит язмам да саклана. Ләкин, прозаик каләме булмаганлыктан, ул хыял тормышка ашмый калды. Һәм, ни хикмәт, андый повестьны безнең якташыбыз, Илеш егете, Татарстанның халык язучысы Әхсән ага Баянов язды. “Аязучан болытлы һава” повестеның төп герое нәкъ менә Фәйләс абый – яшь һәм талантлы колхоз рәисе. Ул әсәрнең эчтәлеген мин инде монда тасвирлап тормыйм. Теләгән кешеләр аны табып укый ала…

02.03.2018 (№ 25 (25179)): Юбиляр

“Милләт мәнфәгатьләре барысыннан да өстенрәк!”

“Милләт мәнфәгатьләре барысыннан да өстенрәк!” Күренекле җәмәгать эшлеклесе Кәрим ЯУШЕВка – 70 яшь

Кәрим Кәррам улы Яушев 1948 елның 2 мартында Башкортстанның Туймазы районы Тукмак-Каран авылында гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килә. 1966 елда Кандра урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый, аннары Башкортстан дәүләт университетының физика-математика факультетында белем ала. 1971 елда әлеге уку йортын тәмамлагач, СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы физика-математика бүлегендә, соңрак статистика системасының фәнни-тикшеренү институтында эшли. Дистәдән артык фәнни хезмәт авторы.
1988 елдан татар милли хәрәкәтендә. 1992-95 елларда – Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе. Соңыннан, 2003 елга кадәр, “Кызыл таң” гәзитенең дәүләт һәм сәясәт бүлегендә хәбәрче һәм мөдир, халыкара “Азатлык” радиосының Башкортстан буенча үз хәбәрчесе була. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Әле хаклы ялда.

02.03.2018 (№ 25 (25179)): Шәхес









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»