Результаты выборки
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Юлда йөрү нигә куркыныч?

Юлда йөрү  нигә куркыныч? Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү үзен аклыймы?

Гәзит хәбәрчесенең ярты гомере юлда үтә, диләр. Моның белән килешми мөмкин түгел, чөнки әлеге тәгъбир турыдан-туры үземә дә кагыла. Автомобильдә йөрү хокукын 1986 елда алдым, шул елның көзендә үк руль артына утыру җае чыкты. 32 ел дәвамында (“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе вазыйфасында да шулкадәрле үк эшлим), әйтүе генә ансат, 8 машина алыштырдым. Моның сәбәпләре гади: машиналарның тәүгеләрен кулдан сатып алырга туры килде. 1986 елда алынган “ВАЗ-2101” маркалысы 1972 елда чыгарылган иде, 7 елда аңарда 300 мең чакрымга кадәр юл үттем. Соңрак чорда йөргән машиналар да шактый иске иде. Аның каравы, 2016-17 елларда, форсат чыгып, аллы-артлы дигәндәй, өр-яңа ике “иномарка”га утырырга насыйп булды. “Киа Соул”да мәсәлән, 6 ай дигәндә 30 мең чакрым үтеп, аны “Ниссан Террано”га алыштырдым. Кулга гына түгел, күңелгә дә яткан бу машинада йөрүемә июньдә бер ел тула. Шушы чорда, барлыгы 40 мең чакрымнан артыграк юл үтәрмен дип торам. Тоташ

26.04.2018 (№ 48 (25202)): Журналистның куен дәфтәреннән

Хак төшә, дип шатланыргамы?

Хак төшә, дип  шатланыргамы? Сөткә сатып алу бәясе кимү продукция җитештерүчеләрне авыр хәлгә куя.

Элекке елларда республикада сөткә сатып алу хаклары төшү маллар җәйләүгә чыккач, ягъни сөт җитештерү күләме арту белән башлана иде. Моны белгечләр хуҗалыкларда җитештерелгән сөтнең үзкыйммәте арзанаю белән аңлатып килде. Хаклар түбәнәйсә дә, хуҗалыкларга күбрәк сөт җитештереп, хаклар аермасын савым муллыгы белән каплау мөмкинлеге бар. Әмма быел хаклар элекке чорлар белән чагыштырганда, шактый иртәрәк төшә башлады. Атап әйткәндә, гыйнвар-февральдә үк эшкәртүче тармак предприятиеләре сөткә бәяне килограммына 20 сумнан да түбәнгә төшерде. Бу – 2017 елның шушы чорыннан кимрәк. Сатып алу хакларының вакытыннан алда кискен төшүе сөт җитештерүчеләрне икътисади яктан авыр хәлгә куйды. Ни өчен дигәндә, алар сөтне аның үзкыйммәтеннән дә түбәнрәк бәягә сатарга мәҗбүр. Бу инде җитештерүчеләрнең болай да катлаулы финанс хәлен янә дә авырлаштыра. Шул ук вакытта эре сәүдә челтәрләрендә сөт продукциясенә хаклар элеккечә

26.04.2018 (№ 48 (25202)): Авыл хуҗалыгы

Ничек-ничек итәргә, ничек дөнья көтәргә...

Ничек-ничек итәргә,  ничек дөнья көтәргә... Агымдагы елның 1 маеннан минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы белән тигезләү турында карар кабул ителде.

Минималь хезмәт хакы белән яшәү минимумы бер-берсеннән ничек аерыла соң? Минималь хезмәт хакы – эш кешесенә түләнә торган сумманың иң түбән күрсәткече. Ягъни, хезмәт хакы, законда билгеләнгәнчә, тулы ставкада хезмәт салып, эш сәгатьләрен тутырганнар өчен шушы күр­сәткечтән дә ким була алмый. Яшәү минимумы төшенчәсе граж­даннарның гомумән һәм аерым категорияләрнең тормыш сыйфатын билгеләгәндә кулланыла. Мәсәлән, кулланучы кәр­зине дигән төшенчәне еш ишетергә туры килә. Ул көн күрү өчен аеруча мөһим бул­ган беренчел товарлар җыел­масының бәясе. Аны квартал саен Хөкүмәт билгели. Моңа кадәр 4 миллион кеше яшәү минимумыннан азрак хезмәт хакы ала иде. Аларны “эшли торган ярлылар” дип атадылар.

26.04.2018 (№ 48 (25202)): Икътисад









Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»