Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

“Шуышучы елан” кемнәрдән җан сорый?

“Шуышучы елан” кемнәрдән җан сорый? “Аңлашылмаган” авиаһәлакәтләрнең сәбәбен нәрсәдән эзләргә кирәклеген галимнәр дә, беренче карашка, сәер аңлата.

Хәтерегездәдер, берничә ел элек илебезнең Новокузнецк шәһәре тирәсендәге тайгада “А-310” аэробусы һәлакәткә тарыды: ул 10 мең 100 метр биеклектән кинәт кенә төшеп шартлады. Нәтиҗәдә, 140тан артык кешенең җаны шул урында күккә ашты. Ул вакытта илдә бу хакта үз версияләре белән язмаган гәзит, сөйләмәгән радиостанция, күрсәтмәгән телеканал калмагандыр: диверсия, чит планета корабы белән бәрелешү, технологик авария нәтиҗәсе булган икән, экипаж әгъзаларының берсе малаена очып карарга штурвалны биргән, имеш... Халык рәсми тикшерүнең нәтиҗәләре басылып чыгуын көтте, ләкин вакыт үтте дә үтте, әмма махсус комиссия генә нәтиҗәләре белән уртаклашырга ашыкмады...

23.05.2017 (№ 59 (25063)): Серле сериал

Сәүдә бәйгесендә — “Сабантуй”

Сәүдә бәйгесендә  — “Сабантуй” Яшелчәчеләр Лилиана Тимергазина, Рина Бәйрәмова һәм Ульяна Байгилдина.Теплица хуҗалыгы Нефтекама халкын яшелчә белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә.

Хәзер сәүдә нокталарында яшелчәләрнең төрлесен тәкъдим итәләр. Җәй якынлашу сатудагы яшелчә-җимеш төрлелегендә дә күренә. Киштәләрдә Төркия, Кытай, Испания, Үзбәкстан, Казахстаннан китерелгән продукция урын ала башлады. Помидор, татлы борыч һәм тагын берничә төрле яшелчәнең бәясе югары булса да, аларга ихтыяҗ бар. Хәер, Уфада Туймазы, Кушнаренко, Чишмә кыярлары да яхшы үтә. Башкортстан өчен импортның күбесе вакытлыча. Чөнки берничә айдан үзебезнең түтәлләр күпләп уңыш бирә башлаячак. Шул ук вакытта, республиканың үзендә җитештерелгән яшелчә белән тәэмин ителеше 70 процент тәшкил итә. Ягъни ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерү өчен янә дә 144 мең тонна яшелчә кирәк дигән сүз. Рәсми мәгълүматлар буенча, әлеге дефицитның 10 проценты читтән кертелгән продукция исәбенә канәгатьләндерелә.

Республикада яшелчәчелекне

23.05.2017 (№ 59 (25063)): Авыл хуҗалыгы

Ике республика — бер дөнья

Ике республика —  бер дөнья Кырым һәм Башкортстан арасында эшлекле бәйләнешләрне үстерү буенча нинди өстенлекле юнәлешләр билгеләнә?

Узган атна илнең иҗтима­гый-сәяси, социаль-икътисади һәм рухи-мәдәни тормышында берничә мөһим вакыйга белән билгеләнде. Аерым алганда, 18 майда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов күрсәтмәсе буенча һәм Русия Президентының май указларын гамәлгә ашыру кысаларында Башкорт­стан Хөкүмәте бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттыру турында карар кабул итте. Җәмгысы бу максатта 3,9 миллиард сум акча бүленәчәк һәм әлеге карар 142 мең бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә кагылачак. Шул ук көнне Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы пленар утырышы үтеп, анда республика Иҗтимагый палатасының ун яңа әгъзасы расланды. Узган атнада шулай ук Башкортстанда эш сә­фә­ре белән Әзербайҗан Республикасы һәм Кырым Республикасы делегация­ләре булды. Соңгысы хакында җентеклерәк сүз түбәндә барачак.

23.05.2017 (№ 59 (25063)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»