Утларына салып яндырса да, Һич туйдырмый икән бу дөнья!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Утларына салып яндырса да, Һич туйдырмый икән бу дөнья!

22.02: Утларына салып яндырса да, Һич туйдырмый икән бу дөнья!

Утларына салып яндырса да, Һич туйдырмый икән бу дөнья!Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел.

Халкыбыз авыр сугыш елларын үтеп, тыныч тормышка аяк басуыннан, яшәеше көннән-көн яхшыра баруыннан, иртәгәсе көнгә ышанычыннан, һәркайда гаделлек хөкем сөрүеннән кәефе күтәренке, күңеле белән гүзәллеккә омтылган илленче еллар. Әнгам Атнабаев нәкъ шул дәвердә бер төркем талантлы замандашлары, күп очракта хәтта яшьтәшләре (“Без — егерме сигезенчеләр” шигырен искә төшерик) әдәбият мәйданына килеп керә. Һәм шунда 60нчы, 70нче, 80нче, 90нчы елларда да иҗади ялкынын һич сүрелтмичә мәйдан тота. ХХ гасырның төгәл икенче яртысы буена ул шулай дәвам итә. Аның матбугатта, китапларда чыгып барган шигырьләре, аларны халык алдында үзе укуы, хәтта исем-фамилиясенең яңгырашы ук әдәбият сөюче ничәмә буын татар һәм башкорт кешеләренең колагын иркәли. Әнгам Атнабаев исеме әйтерсең лә “шигърият”, “җыр-моң”, “драматургия” төшенчәләренең синонимы булып тора.


1997 елның 26 июнендә Әнгам Атнабаевка “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелү уңаеннан “Кызыл таң”да зур булмаган бәйрәм оештырган идек. Шунда шагыйрьгә: “Югары исемне рәсмиләштерүче таныклыкны алганда нинди хисләр кичердегез?” — дигән сорау бирдек. Ул, гадәттәгечә, сүзне ерактан һәм тирәннән башлады:
— Бу дулкынландыргыч мизгелдә әнкәемне уйладым. Мине бу якты дөньяга тудыручы да, күңелемә шигъри оеткы салучы да ул. Бигрәк тә шигъри җанлы кеше. Аның һәр сөйләмендә ниндидер халык мәкале, әйтеме була, үзе дә сизмәстән, рифмалап та сөйләп җибәрә. Халык җырларын күп белә. Габдулла Тукайның бик күп шигырьләрен яттан сөйли торган иде һәм әле дә шулай. Шигърияткә аяк басуымда әнкәемнең йогынтысы һичшиксез булгандыр дип уйлыйм. Һәм шул танытманы нишләп икәү бергә алмыйбыз икән дип тә уйладым.
Тагын бер уй килде башка. Безнең авылда “Хәзрәт чишмәсе” дип йөртелә торган җиде күзле чишмә бар. Ул исем безнең авылда озак еллар мөгаллимлек иткән ша­гыйрь Гарифулла Киеков хөр­мәтенә халык тарафыннан кушылган. Ул шушы чишмә янында һәр елның 15 май көнендә вәгазь сөйли торган булган. Дөньяви карашлы хәзрәт. Дин дәресләре белән бергә дөньяви сабаклар да биргән. Хәтта урыс теле укытырга да рөхсәт сорап караган. Әмма каршы килгәннәр. Шушы илаһи җан иясен 1918 елда кызыллар кылыч белән чапкалап үтергән. Танытманы алганда менә шушы шәхес турында да уйладым. Чөнки безнең авыл халкы аңына шигъриятне беренче башлап ул керткәндер, мөгаен. Шуның бер очкыны миңа да тигәндер.
Һәм тагын да 1942 елда Ленинград янында фашист илбасарлары кулыннан һәлак булган әтиемне уйладым. Ул да әнкәем кебек нечкә күңелле зат иде. Сугышка кадәрге елларда колхоз рәисе булып эшлә­де. Бик яраталар иде үзен. Шушы ярату колхозда иген уңышының кү­тә­релүенә дә ярдәм иткәндер. 1940 елда безнең колхоз беренче тапкыр хезмәт көненә 5 килограмм ашлык бирде. Бу моңа кадәр булмаган хәл иде. Менә шул танытманы тапшырганда әтине дә бу олуг залда утыртасым, шатлыгым­ны аның белән уртаклашасым килде.
Әткәй сугышка 1942 елның 7 гыйнварында китте, март ахырында гаиләгә “кара кәгазь” килде. Әнкәй итәгендә без алты бала калдык, мин — иң өлкәне. Җиденчебез Фәнис әткәйнең вафатыннан соң туды. Әткәй сугышка киткәндә әнкәйгә: “Мәрзия, әгәр мин яу кырыннан кайта алмасам, балаларыбызны укыту, кеше итеп тәрбия­ләү өчен көчеңне кызганма, бигрәк тә алар кешене кеше итеп саный белсеннәр, эш яратып үссеннәр. Сиңа авыр булырын да аңлыйм, тумаган балабыз язмышы, шушы балакайларыбыз язмышы өчен кулыма корал алам”, — дигән.
Безне тәрбияләгәндә әнкәйгә Ходай сабырлык биргәндер. Әткәй­не безгә, улларына, үрнәк итеп куя торган булды, аңа әйткән сүз­ләрен тормышында маяк итеп ал­ган: “Балаларым эш яратып үс­сеннәр...”
— Барлык туганнарыгыз турында да кыскача мәгълүматлар биреп китик әле.
— Икенче бала — 1930 елда туган Дәрбинә сеңлем иде, йөрәк чире аны нибары 18 яшендә арабыздан алып китте. Өченчебез — туган нигезебез җылысын гаиләсе белән саклаучы Мәгъдән энекәш. Күп еллар “Краснохолмск” нефть һәм газ чыгару идарәсенең Күрдем авылындагы күчмә колоннасында җитәкче булды. Дүртенчебез — барыбызга да билгеле Зинира Атнабаева. Бишенчебез Вәсим Уфада хәрби заводта алдынгы эшче булды, өченче дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнде. Алтынчыбыз Адисә академдрамтеатрда реквизитор, төпчегебез Фәнис — шул ук театр директоры урынбасары, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
— Истәлекләрегезгә караганда беренче әдәби әсәрләрегез мәктәп елларында туган...
— Беренче укытучым Разия Сафарова миңа әдәбият серләренә төшенергә тәүге ачкыч биргән кеше. Башкалар арасында бөтенләй аерым урын алып тора ул. Изге урын дисәм дә хата булмас. Стена гәзитләрендә актив катнашуымны исәпкә алмаганда, Тәтешле район гәзите “Җитәкче”дә басылган беренче шигырем 1943 елның 5 августында язылган иде. Бу көн шуның өчен хәтердә калган, чөнки Совет гаскәрләренең Орел һәм Белгород шәһәрләрен азат итү хөрмәтенә Мәскәүдә беренче тапкыр салют бирелгән көн бу. Мин, пионер яшендәге бала буларак, артиллерия салюты итеп түгел, ә кулны маңгай өстенә чөеп пионерларча салют бирү дип уйлаганмындыр. Әгәр шулай уйламасам, “Көчле кулын маңгаена куеп, салют бирә Мәскәү каласы” дип язмас идем.
Мәктәптә укыган елларда мин үземә күрә яшерен әдәби түгәрәк оештырдым. Анда үзебезнең авылдан да, тирә-як күршеләрдән дә аз-маз шигырь яза белгән егетләр йөри иде. “Яшь иҗатчы” дигән әдә­би кулъязма журнал чыгара идек. Түгәрәккә күрше Яңавыл райо­нының Ямады авылыннан бертуган Нил һәм Илдар Юзеевлар да йөрде. Алар түгәрәккә кушылгач, җыелышларны алмашлап, я Күр­дем­дә, я Ямадыда үткәрә торган булып киттек. Менә шул түгәрәктә бөреләнеп зур әдәбиятка кереп киткән фән докторы Нил дә, Татарстанның халык шагыйре Илдар да Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары булдылар...
Әнгам Атнабаев урта мәктәптән соң Казан педагогия институтында бераз вакыт укый. Анда да әдәбият түгәрәге оештырып, шул ук “Яшь иҗатчы” дигән әдәби журнал чыгара, институтта рәссам булып та эшли. Шуннан туган якка кайтып, мәктәпләрдә балаларга белем бирә. Кушнаренко районының Бакай авылында туып-үскән, яшь шагыйрьнең туган мәктәбенә укытучы итеп эшкә җибәрелгән Сәвия Дәүләтова дигән яшьтәш кыз белән 1951 елның җәендә өйләнешә. Әнгам Атнабаев шул ук елның сентябрендә Кореяның көньягы белән төньягы арасында барган сугышка кире мөнәсәбәтен белдергән “Кан белән язылган хат” дигән поэмасын тотып Уфага килә, Язучылар берлеге рәисе Мостай Кәримгә керә, киләчәккә уй-ниятләрен дә белдерә. Мостай Кәрим “Кызыл таң” мөхәррире Фәйзи Шаяповка шалтырата.
— Минем янда Тәтешледән шигырьләр язучы Әнгам исемле егет утыра, урының булса, шул егетне эшкә ал әле, — ди.
Редакция ул вакытта Карл Маркс урамындагы 25нче йортта була. Мөхәррир яшь шагыйрьнең урысчаны нинди дәрәҗәдә белүе белән дә кызыксына, гәзитнең тәрҗемәчесе һәм ул заманда шактый танылып барган яшь шагыйрь, кызганычка каршы, гомере иртә өзелгән Фәйзи Сираҗетдиновны чакыра да: “Адаш, бу егеткә үзең кебек оста тәрҗемәче булырга ярдәм ит”, — ди.
Тәрҗемәче булып бераз эшлә­гәч, Атнабаевны бүлеккә күчерәләр. Командировкалар да ешая. Һәр сәфәрнең нәтиҗәсе буларак, шәл­кем-шәлкем мәкаләләр һәм ши­гырьләр иҗат ителә. Башкорт те­лендә бер-бер артлы шигъри җыентыклары чыга: “Йөрәк белән сөйләшү”, “Яшьлек белән очрашу”, “Мин сиңа эндәшәм”, “Шигырьләр һәм поэмалар”, “Йөрәгем юллары”, “Еллардан җырлар кала”, “Мәхәб­бәт юлы”, “Җиз кыңгырау моң­нары...”
Әнгам Атнабаев “Кызыл таң” редакциясе каршында әдәби түгә­рәк алып бара, анда Ма­рат Кәри­мов, Рафаэль Сафин бик актив кат­нашып киләләр. Кемнең кем булуына карамас­тан, өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә әсәрләре тикшерелә. Түгәрәкнең үз казанында гына кайнамыйча, Мостай Кәрим, Сәгыйть Агиш, Гайнан Әмири, Динис Исламов, Әкрам Вәли кебек зур язучыларны да чакыруы каләм тибрәтүче яшьләрне аеруча җәлеп итә. Монда күбрәге университет, институтлар студентлары агыла. Булачак шагыйрьләр Равил Бикбаев, Әхмәт Гайсин, Муса Сира­җетдинов түгәрәк утырышларына аеруча актив йөри. Ул заманда “Кызыл таң”да эшләп, әдәбиятның өч жанрында иҗат итүче өч дус — шагыйрь Әнгам Атнабаевны, драматург Нәҗип Асанбаевны, прозаик Динис Исламовны “өч таган” дип йөртәләр.
Мәкаләнең башында ук мин Әнгам Атнабаев­ның ярты гасыр чамасына сузылган иҗат юлының даими күтәрелештә, авторның һәрчак әдәбият сөючеләр игътибары үзәгендә бул­ганлыгын билгеләгән идем. Шәхсән миңа аның 60нчы еллардагы шигърияте нигәдер якынрак. Бу, мөгаен, үзем дә шигырьләр язу белән мавыга башлаган үсмерлек чорында кү­ңелгә кереп утырган тәүге тәэсирләр нәтиҗәседер. “Кызыл таң”ны укып барабыз. Анда — Әнгам Атнабаевның төрле районнардан язылган, берничә санга сузылган зур-зур мәкаләләре. Аның шигъри шәлкемнәре басылган сәхи­фәләр һаман күз алдымда торган сыман. Ул чактагы шигырьләренең исемнәре дә хәтердән җуелмаган: “Чаптарым”, “Унбер яшьтәш үстек”, “Ышаныч”, “Эш”, “Кайда безнең егетлек?”, “Кара икмәк”, “Без малайлар идек”, “Ир елавы”, “Ышанмагыз”, “Кешегә нәрсә җитми?”..
Алар шунда ук ятлап алынып, сәхнәләрдә, сабантуй мәйданна­рында, табыннарда яңгы­рый. Алай гынамы әле?! Эштән соң капка төпләрендә гәпләшеп утыручы ир-атларның да, басуда чөгендер утаучы хатын-кызларның да телләрендә Әнгам Атнабаев­ның өр-яңа ши­­гырьләре. Ул заманда тагын кемнәрнең шигырьләре шул кадәр популяр булды икән? Марат Кәримов, Рәми Гарипов, Рафаэль Сафин, сатира һәм юмор остасы Тимер Арслан...
Әнгам Атнабаевның кыска гына шигырьләре дә еш кына драматик композицияләр белән тулы була торган иде. Шигырьләрне әнә шулай драматик итеп “коя алу” маһирлыгы аны, мөгаен, сәхнә әсәрләре язуга китергәндер дә.
Шагыйрь, журналист каләмдә­шебез драматург буларак та “Кызыл таң”да туды дияргә мөмкин. Авторны һәм театр сәнгатен данга күмгән “Ул кайтты” әсәре белән. Аның кыскача гына тарихы болай. Караидел районының Багазы авылыннан Дилми исемле берәү сугыштан соң уналты ел үткәч кайта. “Кызыл таң”га бу хәбәр килеп ишетелү белән Атнабаев ул якларга командировкага китә. Дилми белән өч көн буе сөйләшәләр. Нәтиҗәдә, гәзитнең берничә санында истәлекләр басыла, озакламый “Ул кайтты” пьесасы язылып, Башкорт академия драма театры сәхнәсенә менә. Шул ук театрда аның бер-бер артлы “Ана хөкеме”, “Мәхәббәт турында җыр”, “Хушыгыз, хыялларым!” “Шоңкар”, “Ут”, “Игезәкләр”, “Законлы никах белән!”, “Балакайларым”, “Җәйнең соңгы көне”, “Юллар өзелгән вакыт” әсәрләре куела һәм зур уңыш белән бара.
“Әдәбиятка ныклап аяк басканда килеп урнашкан редакция икенче йортым булды, — дигән сүзләрен хәтерлим Әнгам абыйның. —Хезмәттәшләремнән уңдым. Алар мине үз итте, күтәрде, монда миңа чытык чырай күрсәткән кеше булмады”.
Күп еллар үткәч тә “Кызыл таң” элекке хез­мәт­кәрен яратып, һәр яңа әсәрен (ә гомеренең ахырына таба ул актив рәвештә мемуарлар, истәлекләр дә язды) бастыру гына түгел, аңа “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирүне юллап, 1995 елда гәзит битләрендә акция башлады. Бу гамәл әдәбият сөючеләрне “Кызыл таң” тирәсенә туплады. Йөзләрчә гәзит укучы бу тәкъдимне хуплады.
Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев 1999 елның 13 октябрендә вафат булды.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»