Мәгърур таулар кебек талант
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мәгърур таулар кебек талант

09.03: Мәгърур таулар кебек талант

Мәгърур таулар   кебек талантАның исемен ишеткәч тә Башкорт академия драма театрына утлы өермә кебек атылып килеп кергән, ике дистә елда бу коллектив тарихында якты эз калдырган шәхес күз алдына баса. Республика халкының олысының да, кечесенең дә мәхәббәтен яулаган бу сәнгать остасының талантына Мәскәү, Башкортстаннан читтәге төбәкләр, Казахстан, гарәп илләре тамашачылары да сокланды. Сөйкемле драма һәм кино актеры, маһир режиссер, абруйлы педагог, әдәби әсәрләрне радио һәм телевидение аша армый-талмый пропагандалаучы сүз остасы, ярты гасырдан артык җәмәгать эшләрен өзлексез башкаручы, матбугатта әледән-әле истәлекләре, иҗади портретлары, хикәяләре басылып торган язучы...

РСФСРның атказанган, БАССРның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әхтәм Абушахмановны олуг юбилее алдыннан редакциягә чакырдык.


— Әхтәм Әхәтович! Сөйләшүне сезнең туган яклардан, авылыгыз, гаиләгез тарихыннан башласак, гәзит укучылар өчен кызыклы, фәһемле булыр дип уйлыйм.
— Мин дә сүзне тирән тарихтан һәм туган төягемнән еракта урнашкан борынгы авылдан башлау ягындамын. Дәүләкән районында, Бүздәк белән Бәләбәйгә чиктәш, Аслыкүлгә якын Бурангол дигән авыл бар. Шундагы халык Пугачев восстаниесендә актив катнашкан. Мәгълүм булуынча, Екатерина II (Әби патша) баш күтәрүчеләрнең үзләрен генә түгел, тоташ гаиләләрен юк итәргә дип әмер бирә. Менә шул Дәүләкән далаларындагы Бурангол башкортлары, исән калуны өмет итеп, барлы-юклы мөлкәтләрен атларга, хәтта бәләкәй арбаларга төяп, күз күреме җитмәс тарафларга юлга чыга. Урал аръягындагы кара урманнар уртасында Бурангол дигән авыл нигезләп, шунда төпләнеп калалар. Мондый исемдәге авыллар Зианчура һәм Учалы районнарында да бар.
Әтием Әхәт Абушахман улы шушы ук Әбҗәлил районының Белорет һәм Бөрҗән чигендәге Шәрип авылында 1902 елда туган. Революциядән соң гаиләләре Буранголга күченгән. Тәүге хатыны белән байтак еллар яшәгәннәр, әмма балалары булмаганлыктан, аерылышканнар. 45 яшендә шул ук районның Салават авылыннан үзеннән 22 яшькә кече Рауза Фәхретдин кызы белән өйләнешкәннәр. Бер-бер артлы алты малай дөньяга килгән. Мин — иң өлкәне.
Әти 9 яшьтә ятим калганлыктан, укый алмаган. Әз-мәз генә хәреф таный һәм имза куя белә иде. Шуңа карамастан, гомер буе җитәкче вазыйфаларда эшләде. Чөнки уңганлыгыннан, тынгысызлыгыннан тыш, аның эшне оештыру һәм ораторлык сәләте искиткеч көчле иде. Җыелышларда кешеләрне сәгать буе авызына каратып тота ала, күңел­ләргә тәэсир итүнең үзенә генә билгеле алымнары бар иде. Соңга табарак, мин инде артист булып киткәч, аның Ленин, Сталин, Наполеон, Фидель Кастроның ораторлык сыйфатлары хакында фикер алыша, кайчак бәхәсләшеп тә китә идек. Бу өлкәдә аның күп белүенә гаҗәпләнеп бетә алмадым. Тирә-якта аны “чәчән” дип тә йөртәләр иде. Авылдашлар, аеруча яшьләр белән сөйләшкәндә еш кына тарихка кереп китә, данлыклы шәхесләрне, күпчелегендә Салават батырны телгә ала иде. Бу әңгәмәләр белән тәэсирләнеп, Салават белән горурланып үстем, үзем дә сизмәстән, сәх­нәдә бу рольне башкарырга әзерләнү менә шул балачактан башлангандыр. Хәер, бу әле минем өчен ерактагы хыял гына иде.
Әти турында сүзне дәвам иткәндә, бер җыелышта аның (30 яшьлек колхоз­чының) гаҗәп оста һәм үткер чыгыш ясавына зуррак җитәкчеләр игътибар итеп, партия мәктәбенә ике айлык курсларга җибәргәннәр. “Белемле кешеләр рәтендә укып йөрү бик авыр булды, әмма мин телем белән алдырдым”, — дип сөйләгәне исемдә.
Әбҗәлилдә ул җитәкчелек итмәгән ничә генә колхоз калды икән?! Нинди колхоз көрчеккә барып терәлгән — әтине шунда җибәргәннәр, ул аны ике елда аякка бастырган. Өйдән иртәнге сәгать алтыда чыгып китә дә төнге уникеләрдә генә кайта. “Ничек йокыңны туйдыра идең соң?” — дип сораганым булды үсә төшкәч. Чөнки миңа ул чакта иң тәмлесе йокы була торган иде. “Төш­келеккә кайтам да, кырын ятып чәй эчкәннән соң унбиш минут йоклап алам, шул мине яңадан кеше итә дә куя”, — ди иде.
Ул чакта өйдәге бөтен эш әни өстендә иде. Аның кулыннан килмәгән эше юк һәм уңганлыгы чик-чамасыз иде. Хәтта тимерлеккә барып ат дагалавы турында да сөйләүчеләр булды.
Пенсия яшенә җиткәч, әти җитәк­челек вазыйфасын күп укыган яшьләргә тапшырып, эшен урман хуҗалыгында дәвам итте, йорттагы эшләргә вакыты күбрәк калды. Гадәтенчә, иртәнге алтыда тора да мал-туар тирәсендә кайнаша. Мин ул вакытта сигезенче сыйныфны тәмам­лап, авылда клуб мөдире һәм киномеханик булып эшли идем. Соң гына кайтам да иртән озак кына йоклыйм. Әти эшен бетереп, чәй эчәргә керә, мин ишетерлек итеп кычкырып сорый: “Рауза, теге малай һаман йоклыймы ул?” “Йоклый, соң кайтты бит...” “Ю-у-ук! Бу малайдан бер эш тә чыкмаячак, булмады моңардан. Булыр кеше бу вакытка кадәр йоклап ятмас”, — дип мине тирги.
Уфадан каникулга кайтканда да, театрда артист булгач, җәй печән хәзер­ләшергә кайтканда да минем йокыга бәй­ле мондый хәлләр булгалап алды. Кич клубка чыгып, соң кайтыла. Иртән йоклыйм. Бер тын эшләп кергән әти кыч­кырып сорый: “Теге малай һаман йоклыймы ул?” “Йоклый, соң кайтты бит...” “Вәт әй! Мин ул малайдан бер эш тә чыкмас, дип көенә идем. Йокысына туры китереп һөнәрен дә тапты бит”.
Театрда икенче ел эшләгәндә әтием 69 яшендә вафат булды. Тагын бер ел үткәч миңа “БАССРның атказанган артисты” дигән исем бирделәр. Әгәр әти исән булып, моны ишетсә, нәрсә дияр иде икән? “Вәт әй! Йокы чүлмәк­ләренә дә югары исем бирәләр икән хәзер”, — дияр идеме икән?
Әйткәндәй, ул үзе, шулкадәр фидакарь хезмәт күрсәтеп, кечкенә (27 сум) пенсия белән ялга чыккан. Андый кеше­ләргә тиешле булган персональ пенсия бирмәделәр, дәүләт бүләкләре юк, ди­деләр. Дөресрәге, кайберәүләр аңардан шулай үч алды. Моңа ул артык көенмәде дә. “Алты улыбыз безне ач итмәс”, — диде.
— Сүз уңаенда энекәшләрегез турында кыскача гына.
— Урман эчендәге авылда туып-үсеп, тәпи киткәннән алып урман нигъ­мәтләре (җиләк-җимеш, файдалы үсем­лекләр, сунар) ярдәмендә көн итүче бертуган малайларның алтысы да язмышын урман белән бәйләсә, табигый булыр иде. Мин дә 7нче сыйныфта чакта ук мылтык сатып алып, сунарга йөрдем. Математика укытучы абый белән беркөн урман сукмагында очрашып, сөйләшеп киттек. “Сигезенчене тәмамла да, мин сине урман техникумына укырга алып барып кертәм, акчасы да, агачы да булыр, эшең — саф һавада”, — ди. Мин икенче һөнәр сайладым, аның каравы, өч энекәшнең дә урман техникумында укып чыгуына булышлык иттем. Батыр исемле бер энекәш лесхоз директоры вазыйфасына кадәр күтәрелде. Эш өстендә фаҗигале һәлак булды, өч баласы ятим калды. Икенче энекәш Хәсәнне Бәләбәйгә киномеханиклар училищесына алып бардым. Шул һөнәре буенча эшләде, авыл Советы рәисе дә булды. Иң кечебез Басыйр армиядән кайткан, өйләнгән иде. 25 яшьләрдә генә чагында мотоциклдан егылып үлде. Әле энекәшләр­нең берсе район үзәге Аскарда, икесе туган авылыбызда яши.
— Шулай итеп, Сез урманга китмә­гәнсез, сәнгать үзенә тарткан.
— Тәүдә әдәбияттыр әле. 5нче сыйныфта чакта шигырь язып, “Башкортос­тан пионеры” гәзитенә җибәреп караган идем. Тик редакциядән “шигырең эшкә ашарлык түгел, ләкин язуыңны ташлама” дигән хат килеп төшкәч, каләмемне ташладым. Башкаларның шигырьләрен уку белән мавыгып киттем. Мәсәлән, Иван Крыловның “Чикерткә һәм кырмыска” мәсәлен авторның, чикерткәнең, кырмыс­каның һәрберсенең үз тавышлары белән сөйләвемне, моның укытучы апага да, сыйныфташларыма да ошавын әле дә ачык хәтерлим. Аннан соң инде шигырь­ләр белән авыл сәхнәсенә дә чыга, спектакльләрдә дә катнаша башладым.
Әйткәнемчә, клуб мөдире һәм киномеханик булып эшлим. Колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп тә сайлап куйдылар. Муеннан җәмәгать эшлә­ренә чумдым.
Үзешчән сәнгать коллективларының Октябрь революциясенең 50 еллыгына багышланган республика смотры бара иде. Уфага киттек. Мин — Әбҗәлил районы сәхнә сөючеләре концертын алып баручы конферансье. Жюри рәисе Габдулла Гыйләҗевка минем сөйләвем, сәхнәдә үземне тотуым ошаган икән. Ул мине үз янына чакырып утыртты да сәнгать училищесының театр бүле­генә укырга килергә димли башлады. Мин ризалаштым. Авыл баласына анда уку җиңел бирелми. Мәктәпне тәмам-лаган­нан соң байтак вакыт үткән, күп нәрсә онытыла да төшкән. Өстәвенә сабакташларымнан ярты елга соңлап килдем. Әмма чәмләнеп тотынгач, икенче курстан сабакташларымны куып җитү генә түгел, узып та китә башладым. Сәнгать ул сәх­нәгә чыгып шигырь сөйләү, спектакль­ләрдә уйнау гына түгеллеген, белем үрләрен яуларга, күп укырга, үз өстеңдә армый-талмый эшләргә кирәклеген тиз аңладым.
Икенче курсны тәмамлагач, Әнгам Атнабаевның “Шоңкар”ында ординарец ролендә беренче тапкыр гастрольгә чыктым. Диплом спектакле итеп А. Островс­кийның “Төшемле урын”ын сайладык. Мин башкарган генерал Вишневский ролен театр белгечләре югары бәяләде. Тәүге уңышларымны Башкорт академия драма театры җитәкчелеге, андагы режиссерлар күзәтеп баргандыр, 1970 ел­да училищены тәмамлагач, һич икелә­нүсез үз коллективларына кабул иттеләр. Мондагы тәүге ролем — Әнгам абыйның “Балакайларым” әсә­рендә Альфред иде. Шәһәрдә үз телен белмичә, ясалмалык һәм ялганлык мохитендә аксөяк булып үскән, әмма күңелле үсмер. Авылга кайткач күңе­лендәге изгелек чаткылары балкып китә. Үсмернең шундый халәтен тамашачыларга ышандырырлык итеп күр­сәтергә тырыштым. Рафаэль Сафин­ның “Янбикә”сендә Локман, Азат Аб­дуллинның “Онытма мине, кояш!”ында Садрый — кире персонажлар. Ләкин роль-персонажларны уңайга-кирегә бүлүне сыйнфый көрәш идеология­сеннән (аклар-кызыллар) калган күре­неш дип исәплим. Нинди генә кешедә дә һәм уңай, һәм кире сыйфатлар була, аларны дөрес күрә һәм күрсәтә белергә кирәк.
Режиссер Лек Вәлиев бик хисчән кеше иде. Репетиция вакытында залда утырган җиреннән кычкыра: “Әгәр Садрыйны җиренә җиткереп китереп чыгар­саң, мин сиңа Салават ролен бирә­чәкмен!” Һәм чыннан да, профессиональ сәхнәдә эшләвемнең икенче елында Мостай Кәримнең “Салават” трагедия­сендә төп рольне ышандырып тапшырдылар. Әле моңарчы бер нәрсә­дән дә курыкканым юк иде. Бу юлы шүрләп куйдым. Салават — тарихи шәхес, һәр йөрәккә якын, һәркем аны үзенчә төс­мерләүдә кабул итә. Салават турында фильм төшерелгән, бу рольне данлыклы Арслан Мөбәрәков уйнаган. Миңа аныңча уйнарга ярамый, үз Салаватымны иҗат итәргә, халык батырын бүгенге яшьләр күз алдына китергәнчә уйнарга кирәк иде. Моның өчен тәҗрибә җитешми. Мостай агай белән бер очрашып, аңа да шик-шөбһәләремне белдердем. “Курыкма, — диде халык шагыйре, — бу әсәрдә конкрет Салават түгел бит ул, хыялың­дагыча тасвирла”.
Менә әле, шушы олпат яшемдә, 45 ел элек уйнавымны күз алдына китерәм дә, эчке сиземләвем дөрес булган икән, дигән нәтиҗә ясыйм. Алга китеп шуны әйтим: күп еллар үткәннән соң шул әсәрдә Милли яшьләр театрында Сала­ватның әтисе Юлай ролендә сәхнәгә чыктым.
Ә теге елларда “Салават” трагедиясен Казанда, Ленинградта, Мәскәүдә күрсәттек. Үзәк һәм күрше төбәкләр матбугатында уңай бәяләмәләр күренде.
Мәскәүгә шул барудагы отчет гаст­ролендә Салаваттан тыш, кечкенә ролем — Сәгыйть Мифтаховның “Зимагор­лар”ындагы Вәли дә бар иде. Сәхнәгә дүрт тапкыр чыгып дүрт кенә җөмлә әйтелә. Әсәрнең эчтәлегенә ярашлы рәвештә тамашачылар каршысына дүрт төрле кыяфәттә чыктым. “Яшь артист кешенең начарлыкка таба ничек тәгә­рәвен ышандырырлык итеп күрсәтте”, — дип язды “Московская правда” гәзите. Мәскәүдәге фикер алышуларда, матбугатта исемем еш кабатлану турында әйтүемне тыйнаксызлыкка санамагыз. 15 көн буе мин үзем дә Мәскәү таләп­ләрен өйрәнеп, күзәтеп, иҗади багажым­ны баетып кайттым. Нибары 2 ел эш­ләгәннән соң “атказанган” дигән исем дә бирделәр. Югары Совет Президиумы Рәисе Фәйзулла Солтанов уенлы-чынлы болай диде: “Сиңа иртәрәк тә инде, әмма талантыңны Мәскәү шулкадәр югары бәяләгәч, без дә исем бирмичә булдыра алмадык”.
— Әхтәм Әхәтович! Сәхнә эшчән­легегезне күздән кичергәндә укытучыларыгыздан, театр коллективына килеп керү белән өлкән остазлардан уңуыгызны чамаларга мөмкин.
— Иң зур рәхмәтем, әлбәттә, училищедагы укытучыларыма. Радио һәм телевидение хезмәткәрләренең училищега килеп, яңа гына укый башлаган студентларны күзәтеп, нәрсәгә сәләтле икән­леген чамалау һәм үзләре белән хез­мәттәшлеккә чакыру гадәте бар иде. Миңа да игътибар иттеләр. Нәти­җәдә эфир һәм зәңгәр экран аша шигырьләр укый башладым. Һәм тиздән Әмир Әбдрәзәковның “Туй”, Әмирхан Еники хикәясе буенча Закир Исмәгыйлев экранлаштырган “Кем җырлады?” телефильмнарында төштем. Шундагы режиссерлар – заманында Яго ролен башкарып дан казанган Рифхәт Фәйзи (драматург Мирхәйдәр Фәйзинең бертуган энесе), кайчандыр академия театры директоры да булган Фәез Вахитов (Фәридә Кудашеваның беренче ире), шулай ук Закир абый — өчесе дә саф татар кешеләре мине, саф башкорт егетен, башкорт әдәби телендә дөрес итеп сөйләргә өйрәттеләр.
Мәгърур таулар   кебек талантОбраз дөньясына бөтен булмышың белән чумасың да, дөрес юлдан барам, дип уйлыйсың. Әнә шул чакта ялгышың­ны әйтүче кеше кирәк. Режиссерны әйтеп тә тормыйм, аның вазыйфасы шул. Аңардан башка тагын кем? Әл­бәттә, зур тәҗрибәле сәхнәдәшләр. Бу яктан бәхет­лемен, аз гына булса да Мөбәрәковлар буынына эләктем. Талантлы да, кешелекле дә, ярдәмчел дә буын. Бер репетиция вакытында СССР­ның халык артисты Арслан Мө­бәрәков мондыйрак сүзләр әйтте: “Ару егет. Сәхнәдә әйбәт уйный, тик сәхнә артындагы вакыйганы уйнамый”. Бу сүзләрнең мәгънәсен тора-бара аңла­дым. Сәхнәгә чыккач кына образга кереп булмый, төп эш сәхнә артында башкарылырга тиеш икән.
Шушы буынның икенче бер зур вәкиле — РСФСРның халык артисты Газим Тукаев. Ясалмалылыктан бөтен­ләй азат, гаҗәп туры холыклы, “әртист­ләнмичә” уйнавы белән сокландыра иде. “Син, туган, әллә менә болайрак итеп уйныйсыңмы?” — дип башлаган киңәш­ләрен гомергә онытасым юк. Байтак еллар элек мин “Кызыл таң” гәзи­тендә аның турында “Тукай дөреслеге” дигән очерк та бастырдым.
Беркемгә дә сер түгел, кайбер режиссерлар яшьләргә җаваплы рольләр бирүгә шикләнеп карый. Китереп чыгара алмас, янәсе. Ә кеше уйнаганны карап утырып кына артист булалмыйсың. Уйный-уйный остарасың, уйнамасаң мүк­лә­нәсең. Яшьләргә зур роль ышандыручы режиссерларга рәхмәтем чиксез. Чордашларым Фидан Гафаров, Таңчул­пан Бабичева, Олег Ханов, Ил­сөяр Газетди­нова да шушы ук сүзләрне әйтер иде, мөгаен.
Театрда һәркемнең үз урыны булырга тиеш. Төгәлрәк әйткәндә, мәсәлән, “Башмагым”дагы Сәрвәрне илле яшькә җитеп килүче түгел, ә Сәрвәрнең үз яшьтәше уйнасын иде. Осталыгы күре­некле артистканыкы кадәр үк булмаска да мөмкин, аның каравы яшьлек үзе матурлык, сәнгать бит ул. Бу җәһәттән проблема бар. Элек бездә сәнгать институты булмаган. Кызлар сигезьеллык мәктәптән соң училищеда өч ел укып, театрда эшли башлаганнар. Рәгыйдә апа Янбулатова, Зәйтүнә апа Бикбулатова яшь кенә чакларыннан актриса булып танылганнар бит. Хәзерге кызлар унберенчене тәмамлап киләләр, институтта дүрт ел гомерләре үтә. Гаилә корыр вакыт җитә. Ике бала тапсалар, алты ел өйдә утырырга кирәк, дигән сүз. Сәхнә йолдызы булыр чакларында өй, институт, театр арасында югалып калалар. Шуңа күрә, чит илләрдәге кебек, булачак артистлар өчен театр юнәлешле махсус мәктәпләр ачып, бәләкәйдән укытырга һәм сигезенче сыйныфтан аттестат биреп, институтка җибәрергә иде.
— Янә берничә ролегезне искә төшереп үтик әле.
— Әсгать Мирзаһитовның “Аналар көтәләр улларын” драмасында — Солдат. Аңа күп урын бирелмәгән. Әмма психологик тирәнлеккә ирешү, эчке киче­решләргә нык игътибар бирү нәтиҗә­сендә аны күләмлегә, тәэсирлегә әйлән­дерү мөмкин булды дип исәплим. Корбан булган солдатларның бер вәкиле ул, күз яшьләре, кайгы, сагыш белән уратып алынган образ. Үлгән кеше образы. Тормышка никадәр мәхәббәт бул­ган аңарда, никадәр яшәргә теләгән! Ләкин барысы да челпәрәмә килгән. Азат Абдуллинның “Унөченче председатель” һәм “Соңгы узаман” дило­гия­сендә прокурор Улин ролендә идем. Юристлар белән киңәшләшеп эшләдем. Беренче спектакльдә ялкынланып иҗат иттем, героемны закон сагында уяу торучы, халык мәнфәгатьләрен яклаучы, җәмәгать милкен туздыручыларга каршы кыю көрәшче итеп сурәтләргә тырыштым. Кайбер түрәләр аны усал прокурор дип кабул итте, тәнкыйть­лә­деләр хәтта. Ә менә икенче спектакль­дәге Улин күңелемә ошамады.
— Элегрәк драматурглар яңа образ иҗат иткәндә еш кына Мө­бәрәковны, Зөбәеровны, Тукаевны, Карамышевны һ.б. күздә тотканнар. Мәрхүм Нәҗип Асанбаев та берчак: “Кызыл паша”ны язганда Кәрим Хәкимов белән Әхтәм Абушахманов күз алдымда янәшә торды”, — дигән иде.
— Нәҗип агайның ул сүзләрне миңа да әйткәне булды. Кәрим образы минем күңелдә дә күптәннән “яшәде”. Бервакыт Актерлар йортында аның хәтер кичәсе узды. Сөйләр өчен миңа Римзил Вәлиев дигән авторның “Дим егете” шигырен бирделәр. Сәхнәдән төшүемә бер егет каршыма чыгып кулымны кысты: “Матур сөйләдең. Рәхмәт! Мин Римзил булам. Кәрим Хәкимовның авылдашы һәм ерак кына туганымын”, — диде. Без аның белән озак кына сөйләшеп утырдык. Хә­кимовка бәйле бик күп мәгълүмат бирде ул миңа.
Ә берничә елдан Нәҗип агай театрга “Кызыл паша”ны алып килде. Аны режиссер Лек Вәлиев куячагы мәгълүм булды. Моңарчы уйнаган башка роль­ләрдән аермалы буларак, Кәрим Хәки­мов — халыкара дәрәҗәдәге шәхес, аны күргән кешеләр һаман бар, ул чакта гаиләсе дә исән иде әле. Бу очракта фантазияңә әллә ни ирек бирә алмый­сың. Спектакльдә Хәкимов тормышының бер чоры — автор шартлы рәвештә “Гарәп Имаматы” дип атаган илдәге дипломатлык эше алына. Илчене ул дәүләттә гади халык та, король дә ярат­кан. Роль өстендә эшләгәндә төрле заман илчеләренең холык-фигыльләрен өйрәндем.
Спектакльне тамашачы да, театр тәнкыйте дә яратып кабул итте. Авторга, режиссерга һәм миңа 1983 ел өчен БАССРның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелде.
“Кызыл паша” икенче елны СССР Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. Мәскәүдән комиссияләр килде. Берничә айдан Мәскәүгә гастрольгә киттек. Спектаклебезне анда зур-зур шәхесләр, мәсәлән, КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы әгъзалыгына кандидат, СССР мәдәният министры Петр Демичев, гарәп илләренең Мәскәүдәге барлык илчеләре карап, бик ошаттылар.
Кәрим Хәкимовны “халык дошманы” дип 1938 елда атып үтергәч, хатыны Хәдичәне дә кулга алып, 18 ел төрмәдә утыртканнар. Спектакльдән соң без аның өенә барып хәлен белдек. Ике аягы да йөрми, коляскада иде. Ә кызлары Флора спектакльне театрда карады. “Кызыл паша” буенча Үзәк телевидение фильм-спектакль төшергән иде. Аны 20 гарәп иле сатып алган, диделәр. 1986 елның ноябрендә безнең академия театры беренче тапкыр чит илгә гастрольгә чыкты. “Кызыл паша”ны күрсәтергә Сүриягә юл тоттык. Бөтенга­рәп илләренең Х театр фестивалендә катнаштык. Король Ягафәр ролендәге мәшһүр актерыбыз, РСФСРның халык артисты Хөсәен Кудашев Дамаск шәһә­рендә 11 ноябрьдә кинәт вафат булды. Кызганычка каршы, аны алыштырырлык актер булмау сәбәпле, “Кызыл паша” репертуардан төшеп калды.
— Сезне алты кинога төшкән актер буларак та беләбез.
— Киноактерлык хезмәтем хакында сөйләүгә керешкәнче, урысча кино­фильм­нарны башкортчага тәрҗемә итүдә катнашуымны искә төшереп үтәсем килә. Синхрон текст мөхәррире (сүзне иреннәргә туры китерү) буларак, 200дән артык фильмны үзебезнең телгә әйләндерүдә катнаштым. Елына 15 фильмны тәрҗемә итеп, башкорт һәм татар авылларында күрсәтергә — Мәскәү шундый план җиткерә иде. Күрәсезме, урыс булмаган милләтләр турында нинди кайгыртучанлык иде!
“Туй” һәм “Кем җырлады?” телефильмнары турында әйтеп үттем инде. Арытаба Башкортстан телевидениесе Рамазан Өметбаев хикәясе буенча ике серияле “Сарыколак” дигән фильм төшереп, күп тапкырлар күрсәтте. Монда мин төп роль — Һиммәтне башкардым. Төп эчтәлеге эт тугрылыгы булса да, анда кешеләр арасындагы мөнәсәбәт проблемасы күтәрелә. Үтә нык тугрылык та харап итә кайчак, үзенә начарлык булып кайта, дигән фикер үткәрелә фильмда. Гали Ибраһимов романына нигез­лән­гән “Кинҗә” телефильмын да тамашачылар бик яратты, белгечләр югары бәяләде.
Театр белән чагыштырганда, кино бөтенләй башка сәнгать. Уйнау ысуллары башка, чөнки куелган таләпләр башка. Кино — тудырачак образларга югары биеклектән карарга өйрәтүче бик җитди мәктәп.
— “Казахфильм” төшергән “Ала­тауның көмеш мөгезе” нәфис фильмына ничек барып эләктегез?
— 1978 елда безнең академия драма театры 20 көн буе Алма-Атада гастроль­дә булды. Шундагы киностудия белгеч­ләре барлык спектакльләребезне дә карады. Беркөнне барлык артистларны да чакырдылар, кадер-хөрмәт күр­сәтеп, кунак иттеләр. Архивыбызда ятсын дип, һәрберебезне фотога төшер­деләр. Уфага кайтып байтак вакыт үткәч, телеграмма алдым. “Кинога төшү өчен ашыгыч рәвештә Алма-Ата шәһә­рендәге киностудиягә килегез. Юл чыгымнарын каплыйбыз”, — дип язылган иде анда. Үземнең җитәкчелек белән сөйләшеп килештем дә, самолетка билет алып, Алма-Атага очтым. Профессиональ кинога төшү өчен нинди югары осталык кирәклеген мин шунда бөтен тулылыгы белән аңладым.
— Арытаба хезмәт юлыгыз Милли яшьләр театрында актер, режиссер, Уфа сәнгать институтында педагог буларак дәвам итте.
— Академтеатрдан китүем уйламаганда, көтелмәгәндә килеп чыкмады, әлбәттә. Республика комсомол конфе­ренциясендә дә, башка шундый дәрә­җәле җыелышларда, Башкортстанга яшьләр театры кирәк, дип чыгыш ясаганым бар иде. Укытучым Габдулла Гыйләҗев шундый театр оештырырга кереште. Мине дә чакырды. Ризалаштым. 1989 ел иде. Бу вакытта Уфа сәнгать институтының режиссерлык факультетын да тәмамлап килә идем. Диплом алгач, шунда ук актер осталыгы, режиссура һәм сәхнә сөйләме укытучысы итеп тәгаенләделәр. Шулай итеп берьюлы ике коллективка күне­гергә туры килде. Моңарчы Г. Гыйләҗев укыткан курсны бирделәр. Студентлар белән ике диплом спектакле әзерләдек. Мәскәүдән килгән имтиханнар комиссиясе аларны карагач, бик мактады. Бу миңа дәрт өстәп җибәрде. Киләсе уку елына үз-үземә ышаныч белән эшкә тотындым.
Милли яшьләр театрында (Яшь тамашачы театры буларак ачылган иде ул һәм, миңа калса, шушы атамасы дөресрәк тә) эшләү дә миңа зур сабак булды. Анда мин төрле режиссерлар белән таныштым һәм үземне дә тәүге тапкыр шушы эштә сынап карадым. Шунысы да мөһим: бөтенләй яңа — яшь тамашачы белән йөзгә-йөз очраштым. Аларның фикерләве, психологиясе бөтенләй башка, шуңа да аларга башка төрле карау, башка төрле спектакльләр кую зарурлыгын аңладым.
— Сезнең күпкырлы эшчәнлегегез турында сөйләгәндә җәмәгать эшлә-рен дә телгә алмасак, бу язма тулы булмас.
— Алдарак әйткәнемчә, 17 яшемдә мине ХХII партсъезд исемендәге кол­хозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлаганнар иде. Комсомол эш­ләре училищеда да, театрда да дәвам итте. ВЛКСМ өлкә комитеты әгъзасы, ике чакырылыш рәттән Киров район Советы депутаты итеп сайладылар. Театрда — профком рәисе, партия оешмасы секретаре урынбасары. 10 елдан артык халык контрольчеләре төркеме җитәкчесе. Әйткәндәй, илгә Юрий Андропов җитәкчелек иткәндә халык контрольчеләренең беренче (һәм соңгы) Бөтенсоюз киңәшмәсенә чакырдылар. Бөтен СССР буенча мәдәният өлкә­сеннән бердәнбер делегат идем. Башкортстан Театр эшлеклеләре берлеге рәисе итеп сайлануыма быел 19 ел тула.
— Һәм әңгәмә ахырында кече Абушахмановлар турында берничә сүз.
— Тормыш иптәшем Зәлифә белән ике ул үстердек. 1974 елгы Айрат Уфа сәнгать институтын һәм Мәскәүдә ГИТИС тәмамлады. Әле — Башкорт дәүләт академия драма театры режиссеры, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Татарстанның Дамир Сира­җиев исемендәге премиясе лауреаты. “Туганлык” фестивалендә “иң яхшы спектакль” номинациясендә ике тапкыр җиңде. “Алтын битлек” премиясе алу өчен конкурста өч тапкыр номинант булды. Былтыр Санкт-Петербургта “ХХI гасырның иң яхшы яшь режиссерлары” дигән китап чыкты. Милли республикалардан анда Айрат кына эләккән. Гаиләләрендә ике кыз үсеп буй җиткерә. Өлкәне Казан федераль универси­тетының юридик факультетында өченче курста укый.
1981 елгы Ринатыбыз өченче сыйныфтан ук Уфа хореография училищесында шөгыльләнә башлаган иде. Опера һәм балет театры сәхнәсендә тиешле еллар биегәч, Санкт-Петербургтагы Ваганова исемендәге училищеның балетмейстерлар бүлегендә читтән торып укып чыкты. Хәзер үзе балет спектакль­ләре куя. Ринат улымның гаиләсендә дә ике бала үсә.

Фәрит Фаткуллин әңгәмәләште.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»