Осталык тырышлыктан, фидакарьлектән килә
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Осталык тырышлыктан, фидакарьлектән килә

12.04: Осталык тырышлыктан, фидакарьлектән килә

Осталык тырышлыктан, фидакарьлектән килә Билгеле журналист Фәнүз Хәбибуллинга — 50 яшь.

“Кызыл таң” үзенең 100 еллык юбилее белән янә бер кат абруйлы бу матбугат басмасы тарихына кагылышлы күптәнге хакыйкатьне искә төшерде: бирегә хезмәткә кергәннәр арасында күпчелек һич очраклы кешеләр түгел. Алар арасында бәгъзе берәүләргә бу юнәлештә урау юл үтәргә туры килсә дә, андыйлар редакциядә һөнәри яктан барыбер үз урынын табып, журналистикада танылу белән бергә гәзит укучылар ихтирамын да казанды. “Кызыл таң”ның бүлек мөдире Фәнүз Хәбибуллин нәкъ шундыйлардан. Бу җәһәттән шуны да әйтеп үтәсе килә: “Кызыл таң”ның 100 еллыгы бәйрәм ителгән чорда гәзиттә хезмәткә 20 елдан артык гомерен биргән, танылган журналист Фәнүз Хәбибуллин да 50 яшьлек юбилеен билгели.


Ул 1968 елның 12 апре-лендә Дүртөйле райо­нының Үткен авылында Нәсимә Гыйкрәмә кызы һәм Әфгаль Мәхмүтҗан улының гаилә­сендә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Әти-әнисе гади колхозчылар гына булса да, бу чорда авыл йортында китаплар күплеге, моңа өстәп, дистәдән артык исемдәге гәзит-журналлар алдырулары гаҗәп түгел. Кышкы озын кичләрдә ишле балалы Хәбибуллиннар йорты китап­ханәне хәтер-ләтә: барысының да кулында китап яисә гәзит. Фәнүз хәтеренә исә балачагы күзлек кигән әтисенең аңа кычкырып “Кызыл таң”ны укуы белән кереп калган.
Ул чакта сабый туган татар телендә чыгучы шушы басмада эшләргә насыйп булыр, дип уйлап та карамагандыр, әлбәттә. Ни өчен дигәндә, яшьлек романтикасы белән хыяллар диңгезендә йөзгән үсмернең һөнәр сайлаудагы омтылышлары бөтенләй икенче юнәлеш алган була. Атап әйткәндә, Суккул урта мәк­тәбен тәмамлаганнан соң СССР Эчке эшләр министр­лыгының Пермь югары хәрби училищесына укырга керергә исәп тота. Әмма медицина тикшерүе үткәндә күзләренең хәрби хезмәткә тәңгәл килмәве ачыклана.
Пермьда максатлары тормышка ашмагач Уфага кайтса, биредәге югары уку йортларына керергә соңга калганлыгы билгеле була. Аптыраганнан, дигәндәй, документларын Дүртөй­ледәге һөнәрчелек училищесына тапшыра, биредә “4” һәм “5” билгеләренә генә укып, бораулаучы ярдәм­чесе һөнә­рен ала.
Фәнүз Хәбибуллин 1986 елның 9 маенда Совет Ар­миясенә хәрби хезмәткә чакырыла. Башта алты ай Ярославль өлкәсенең “Алтын боҗра”га (“Золотое кольцо”) кергән Пере-
слав­ль-Залесский шә­һә­рендә, аннары Киров өл­кәсендә стратегик тәгаен­ләнештәге ракета гаскәр­ләрендә (РВСН) команда пунктында элемтәче-телефончы булып хезмәт итә.
Алгарак китеп шуны да әйтик: эзләнүчән, кызыксынучан журналист буларак, Фәнүз Хәбибуллин кайчандыр үзе хезмәт иткән хәрби частьның тарихын өйрәнә. 2019 елның 5 февралендә 100 еллык юбилеен билге­ләя­чәк Суворов һәм Александр Невский орденлы Кызыл байраклы Свирск-Печенег ракета полкының тарихы бай. Бу җәһәттән 1984 елда полкта хәзерге вакытта киң билгеле “Тополь” ракета комплексының урнаштырылуы турында әйтү дә җитә.
Армия хезмәтеннән кайткач, Фәнүз Хәбибуллин Башкортстан дәүләт уни­верситетының филология факультеты татар-урыс бүлеген тәмамлый. Бире-дәге “Акчарлаклар” стена гәзитен чыгаруда актив катнаша. Бер үк вакытта Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенең 1нче Җәмигъ мәчетендә дин сабаклары ала.
Үзе укыган Суккул урта мәктәбендә бераз эшләп алгач, “Өмет” яшьләр гәзи­тен­дә хәбәрче, җаваплы сек­ретарь булып хезмәт сала. Журналистикадагы һөнәри эшчәнлегенең башлангыч чоры бер истәлекле вакыйга белән дә билге-ләнә.
– СССР Фәннәр акаде­мия­сенең мөхбир-әгъзасы, химия фәннәре докторы, профессор, АКШта яшәүче Вил Мирзаянов 1994 елның язында Уфага кайтты, – дип искә ала Фәнүз Хәби­буллин. – Мөхәррирдән машина сорап, гәзитнең фотохәбәрчесе Рухылбаян Котлыев, “Кызыл таң”нан Олег Төхвә­туллин, галим белән очрашуны оештыручы Кифая Фазлетдинова, шагыйрь Муса Сираҗи белән белән берлектә Вил Солтан улын “Уфа” аэропортына каршы алырга бардык. Ул самолеттан төшкәч, чәчәк гөл­ләмәсе тапшырып, истә­леккә фотога төштек. Бу фотосурәтне әле дә кадер­ләп саклыйм, ул Вил Мирзая­новның “Вызов” исемле китабына да кертел­гән.
Яшьләр гәзитеннән соң, Фәнүз Хәбибуллин “Кызыл таң”да авыл тормышы бү-леге хәбәрчесе, аннары 4 ел баш мөхәррирнең беренче урынбасары-җавап­лы секретарь булып эш­ләде. 2001-06 елларда “Вечерняя Уфа” гәзитендә шу­шы ук вазыйфаларда булды. 2006 елның февра­лен­нән янә “Кызыл таң” гәзи­тенә кайтты, әлеге вакытта бүлек мөдире булып хезмәт сала.
Эшчәнлек даирәсендәге темалар анык бүлеккә куел­ган таләпләр белән чик-ләнсә дә, иҗади журналистка бу җәһәттән чикләр куела алмый. Һәркемнең яраткан, моңа өстәп, каләме дә төшкән темалары була. Фәнүз Хәбибуллин өчен алар арасында дини тематика аерым әһәмияткә ия. Әйткәндәй, бу юнәлештә ул үзен ныклы әзерлекле дини белгеч итеп тә күрсәтте. 2011-17 елларда читтән торып Русия Ислам университетында укып, диплом алды. Аның тырышлыгы белән чыгып килүче “Иман” сәхифәсе, шушы юнәлеш­тәге башка язмалары белән “Кызыл таң” үзен Ислам тәгъли­матын яктыртуда ныклап танытты да инде.
Авыллар тарихын өй­рәнү – журналистның иҗа­тында мөһим юнә­лешләр­нең берсе. Әйткәндәй, бу җәһәт­тән ул Башкортстан белән генә чикләнмичә, Русиянең башка өлкәлә­рендә урнашкан борынгы татар авыллары турында язмаларын гәзитебездә даими бастырып килә.
2010 елның җәендә үткән “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә Фәнүз Хәбибуллин якташларына зур бүләк ясады — ул, Үткен, Мәмәдәл, Суккул, Юкәлекүл һәм Атсуяр авыллары тарихын өйрәнеп, “Монда тудык, монда үс­тек...” дигән бай мәгълү­мат­лы, саллы китап чыгарды. Әйткәндәй, бу китапның язылу тарихы да бар.
– Үткен авылы турында китап нәшер итү уе күңелдә әллә кайчан бөреләнгән булса да, ниндидер сәбәп­ләр белән ул кичектерелә килде. Һәр нәрсәнең үз вакыты була, диләр бит. Матбугат басмаларында эшләп, тәҗрибә тупларга, кешеләр белән аралашып, дөньяны, тормышны ныграк аңларга кирәк булгандыр. Башта үзебезнең нәсел-ыру, ата-бабаларыбыз турында гына истәлекләр җыйдым. Бер­ничә елда байтак тарихи материал тупланды. Архивларда утыру, тарихи чыганаклар, документлар, билгеле тарихчыларның хез­мәт­ләре, район гәзите төп­лән­мәләре белән танышу уемны тамырдан үзгәртте, Үткен авылы тарихы турында язарга карар иттем. Туган авылым турында мәгъ­лүматлар туплаганда күрше авыллар турындагы барлык очраганын да җыя бардым. Нәтиҗәдә “Ленин” токымчылык заводы җәм­гыяте биләмәсенә кергән биш авыл турында бай һәм үзен­чәлекле мәгълүматлар җыелды. Бу хезмәтемдә авылларыбыз тарихы иле­без­нең үткәненнән аерылгысыз булуын күрсәтүне максат итеп куйдым. Замандашларыбыз бу рухи мирасны, үзенең үткәнен, тарихта эзле булуын белер­гә тиеш. Бәләкәй генә Үткен­нең дә гаять зур, бай тарихы бар! Авылларыбызга нигез салган, сугыш кырларында ятып калган, тыныч тормышта фидакарь хезмәт үрнәге күрсәткән барлык ата-бабаларыбыз, ата-ана­ларыбызның рухларына дога булып барсын, – ди Фәнүз Әфгаль улы.
Моңа өстәп шуны гына әйтәсе килә: әлеге көндә дә автор туган авылы һәм аның кешеләре турында мәгълүматлар туплауны дәвам итә, авыл турында китапны баетып һәм тулыландырып, икенче басмасын чыгарырга исәпли.
2013 елда Фәнүз Хәби­буллинның Дүртөйле райо­ны­ның Иванай авылында яшәүче Хезмәт Кызыл Байрак, ике “Почет билгесе” орденнары һәм бик күп ме­дальләр белән бүләк­ләнгән, Башкортстанның атказанган агрономы Нурхәниф Мифтахетдинов турында “Дүр­төй­ленең данлы улы” дигән китабы дөнья күрде. Китап герое — олы тормыш юлы үткән, билгеле шәхес.
Фәнүз Хәбибуллинның әдәби иҗатына берникадәр байкау ясамасак, мәкаләбез тулы булмас иде. Аның хикәяләре һәм юморескалары “Кызыл таң”, “Башкортостан”, “Өмет” гәзитлә-рендә, “Һәнәк”, “Тулпар”, “Идел” журналларында басыла. 2016 елда З. Биишева исемендәге китап нәш­риятында “Замана имтиханы” дигән электрон китап дөнья күрде. Бу китапта Фәнүз Хәбибуллинның һәм янә ике авторның сатирик әсәрләре тупланган.
Фәнүз Әфгаль улының иҗаты турында билгеле сатирик Рәдиф Тимершин болай дип язган иде: “Фәнүз Хәбибуллин бармактан суырып түгел, ә тормыштан алып яза. Аның барлык геройлары безнең арада яши. Аз яза, әмма берәгәйле яза. Аның язганнарын көлә-көлә укыйсың. Ул үзенең хикәя­ләре белән сатира-юмор өлкәсенә ниндидер яңалык алып килде, бу – күңелле, куанычлы күренеш. Фәһем­ле, укучыга ниндидер сабак бирүче, кызыклы әйберләр алар”.
“Әдәбиятта сатира һәм юмор өлкәсендә уңышлы эшләүчеләр әллә ни күп түгел. Бу жанр тиктомалдан юк-бар сөйләп, кеше көлде­рү дигән сүз түгел, ә авы­зыңнан чыккан сүзгә тирән мәгънә салып, көлкеле итеп сурәтләп бирү. Менә шушыны тойдым мин Фәнүз Хәбибуллинның юмористик хикәяләрендә. Бу инде сирәкләр өлешенә төшкән көмеш”, – дип бәя бирде танылган язучы Мансаф Гыйләҗев.
Фәнүз Хәбибуллин — киләчәккә олы максатлар куеп, аларны тормышка ашыруда әллә ни ашыгучанлык күрсәтмичә, үзенә генә хас төплелек белән хыялларына ирешә торган журналист. Әйткәндәй, моның өчен күпме көч салынуын, вакыт сарыф ителүен, ничәмә чакрым юллар үтүен ул үзе генә белә. Соңгы елларда, мәсәлән, Фәнүз Әфгаль улы Башкорт­станның халык чәчәне Фәр­рах Дәүләтшин һәм яугир-шагыйрь Бәдрүш Мока­майның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү белән мәш-гу­ль булды. Бу урында, теманы фәнни җирлектә сис­темалы һәм җентекләп өйрәнде, дип тә өстисе килә. Ни өчен дигәндә, шәхсән үзем аның “иҗат лабораториясе”, ягъни материал туплау алымнары белән берникадәр таныш. Фәррах Дәүләтшин турында материал җыю барышында Фәнүз Хәбибуллин Башкортстан Фәннәр академиясе һәм Матбугат архивларында, Башкортстан Язучылар берлегендә, З. Вәлиди исемендәге Милли китапха­нәдә, чәчәннең туган авылы Иске Уртайда, бәетләр чыгара башлаган “Кощеев утарында” (Бөре районының Пионер авылы), пар торбасы шартлап күзләре сукырайган элекке “Ак чишмә” кәгазь фабрикасында (Нуриман районының Красный ключ авылы) һәм башка урыннарда була. Бәдрүш Мокамай иҗаты буенча да Фәнүз Хәбибуллинга күп йөрергә туры килә. Атап әйткәндә, шагыйрьнең Бөгелмә шәһәрендә яшәүче кызы Линария Батырова янына ике тапкыр барып, аның истәлекләрен язып ала, сакланган хатлар һәм фотолардан бай материал туплый. Һәр ике шәхес турында “Кызыл таң”да күләмле мәкаләләр басылып чыкты. Әмма тынгысыз автор моның белән генә чикләнеп калмыйча, татар һәм урыс телләрендә “Халык чәчәне Фәррах Дәүләт­шин” һәм “Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай” дигән китап-җыентыклар әзерләде. Киләчәктә алар дөнья күрер, дип ышанабыз.
Әйе, Фәнүз Хәбибуллин­ның иҗаты киң кырлы булу белән бергә, җимешле дә. Югары һөнәри осталыгы һәм журналистикада озак еллар уңышлы эшләгәне өчен Фәнүз Хәбибуллин 2004 һәм 2008 елларда — Уфа шәһәре Советының һәм хакимиятенең, 2009 елда Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарәнең Мактау грамоталарына, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең Рәхмәт хатына лаек булды. Әйткән­дәй, шушы көннәрдә генә каләмдәшебезнең хезмәти бүләкләре янә дә тулыланды. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте Президиумы карары һәм Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Баш мөфти Шәйх-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин фәрманы белән җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан тергезүдәге күпьел­лык һәм фидакарь хезмәте өчен Фәнүз Хәбибуллин “Әл-Игътисам” (Бердәмлек) медале белән бүләкләнде. “Кызыл таң” гәзитенең 100 еллыгы тантанасында исә Фәнүз Хәбибуллинга Дәү­ләт җыелышы-Корылтай-ның Почет грамотасы тапшырылды.
Каләмдәшне алтын юбилее белән тәбр­ик­ләп, аңа иҗади уңышлар, җәмәгате Наилә Әзһәр кызы белән бәхетле тормыш телибез.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»