Зилаер егете – Чабаксарда зур галим
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Зилаер егете – Чабаксарда зур галим

13.04: Зилаер егете – Чабаксарда зур галим

Зилаер егете – Чабаксарда  зур галимБашкортстан – талантлар төбәге. Күрше төбәкләрдә, илдә, дөньяда танылу яулаган якташларыбыз бихисап. Әдәбият, фән, сәнәгать – алар һәр өлкәдә уңышларга ирешә. Шуларның берсе – Чувашстан Республикасының күренекле галиме, филология фәннәре докторы, профессор Геннадий Корнилов. Аны Башкортстаннан Чабаксарга нинди юллар алып киткән соң?

Геннадий Емельянович 1936 елның 19 мартында Зилаер районының Иван-Кувалат авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, укытучы булып эшләп ала. Аннары Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендәге А. М. Горький исемендәге Урал дәүләт университетында укый. Яшьлек еллары Үзбәкстан, Урал, чирәм җирләр белән бәйле. Яшь егет тырышып эшли, ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамоталары, билгеләре, “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен” медале белән бүләкләнә. Диплом алгач, Бөтенсоюз комсомол төзелеше – Качканар мәгъдән баектыру комбинатын төзешергә китә.
Шул елларда ук тел белән тирәнтен кызыксына башлый. Урал сөйләме диалектлары үрнәкләрен, Урал топонимикасы буенча материаллар җыя, башкорт, татар, үзбәк телләрен үзләштерә. Ә инде 1961-64 елларда И. Я. Яковлев исемендәге Чуваш педагогия институты аспирантурасында укый. Алдагы биш елда Тел, әдәбият, тарих һәм икътисад институтының тел бүлегендә эшли. Бу чорда Геннадий Емельянович ныклап чуваш теле һәм халкы тарихын өйрәнә. 1966 елда чуваш диалектологиясе һәм болгар-чуваш топонимикасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый.
И. Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетында ул 1968 елдан бирле хезмәт сала. Урыс теле кафедрасы доценты булып эшли, ә 1990 елда аның тәкъдиме белән гомум һәм чагыштырма-тарихи тел белеме кафедрасы ачыла. Бу кафедраның алыштыргысыз мөдире була, 2013 елда урыс теле һәм гомум тел белеме кафедрасын җитәкли башлый. 1996-2013 елларда Геннадий Корнилов – урыс һәм чуваш филологиясе һәм журналистикасы факультеты деканы, янә ике ел факультет деканы вазыйфасын башкара. 2006 елда докторлык диссертациясе яклый. 1990 елдан – Чуваш Республикасы Фәннәр академиясе академигы, академиянең гуманитар фәннәр бүлеге академик-секретаре.
Геннадий Емельянович – 200дән артык фәнни хезмәт һәм уку кулланмасы авторы, чуваш теле, аның лексик һәм грамматик төзелешен, этимологиясен өйрәнүгә гаять зур өлеш керткән галим. Тулы “Урыс-чуваш сүзлеге” авторларының берсе. Халыкара хунгарологлар, Русия терминологик, Русия географик җәмгыятьләре әгъзасы.
Идел буе халыклары тарихын өйрәнү өчен күп эшли: чувашларның болгар-төрки бабаларының Кубань буеннан Сура һәм Свияга елгалары арасына тарихи күчешен күздән кичерә һәм документлаштыра. Шулай ук, урыс телен, аның диалектларын һәм сөйләмнәрен өйрәнә. Идел буендагы 7 республиканың топонимнарына багышланган мәкаләләре әлегә кадәр “Чуваш университеты вестнигы”нда аерым серия булып басылып килә.
Телне гамәли яктан җентекләп өйрәнү Геннадий Корниловны теоретик эзләнүләргә этәрә. Мисалга, иң өстә яткан, якын, ерак, үтә ерак һәм тулы этимология турындагы положениеләрне нигезләүгә ирешә. Хәзерге этимологик сүзлекләрдә сүзләрнең беренчел, бүленмәс тамырын эзләүгә юнәлтелгән тулы этимология юк диярлек. Галим фикеренчә, хәзерге телләрдәге сүзләр нигезенә элекке җөмләләр, хәтта ки кечкенә текстлар “яшеренгән”. 2010 елда дөнья күргән “Этимология. Лингвистик тикшеренүләр, тәнкыйть һәм гомумиләштерүләр” дигән монографиясендә Геннадий Емельянович бу өлкәдәге эзләнүләрен гомумиләштерә. Шулай итеп, ул – телнең төбенә төшеп тикшеренүче, асылын ачыкларга омтылучы, имитативлар теориясенә һәм радиксология юнәлешенә нигез салучы галим. Фәндә беренче буларак, чуваш һәм венгр теле арасындагы грамматик параллельләрне барлый һәм шундый парадокска юлыга: кардәш венгр һәм коми телләрендә гомоген параллельләр, мисалга, төрле тел гаиләләренә караучы чуваш һәм венгр, яки чуваш һәм коми телләре арасындагы параллельләргә караганда азрак.
Геннадий Корниловның күпьеллык эшчәнлеге югары бәһаләнгән. Ул – И. Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетының атказанган профессоры, Чуваш Республикасының атказанган фән эшлеклесе), Русия Федерациясе югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, Русия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре.
Әйе, якташыбыз фәндә һәм, вуз укытучысы буларак, зур уңышларга ирешкән. Геннадий Емельянович – эрудицияле галим, менә дигән оратор, остаз гына түгел, балыкчы, сәяхәтче, кулинар, оста фотограф та. Гаиләсендә бәхетле әти, картәти, карт картәти. Уллары Андрей – икътисад фәннәре кандидаты, география фәннәре докторы, Михаил һәм Александр – яхшы хирурглар.
Чынлап та, аның белән әңгәмәләшкәндә галимнең иҗади энергиясенә, һәр мәсьәләгә үз карашы булуына сокланмый мөмкин түгел. Кешелекле, туган төбәге өчен дә игелекле шәхес ул. И. Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетының чагыштырма-тарихи һәм чагыштырма-типологик тел белеме буенча Диссертация советында диссертантларның гыйльми эшләре югары дәрәҗәдә яклануында Геннадий Емельяновичның зур өлеше бар. Советның эксперт советы әгъзасы буларак, галим яшьләргә төпле киңәшләрен бирә, яклау вакытында абруйлы сүзен әйтә.
Күренекле якташларыбыз өчен без дә горурлык хисе кичерәбез һәм шуны беләбез: үзләре еракта булса да, алар һаман туган якларын сагына, үзләрен Башкортстан вәкиле итеп тоеп яши.

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»