“Тәтешленең кызын да, халкын да яраттым!..”
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Тәтешленең кызын да, халкын да яраттым!..”

13.04: “Тәтешленең кызын да, халкын да яраттым!..”

“Тәтешленең кызын да, халкын да яраттым!..”1987 елның җәе. Мин Карл Маркс исемендәге колхозда партком секретаре булып эшлим. Июль аеның кояшлы көне. Безне партия райкомына идеология активы семинарына җыеп алдылар. Райкомның утырышлар залында түзеп торгысыз эссе. Шулай да райком хезмәткәрләренең урып-җыю чорында социалистик ярыш оештыру, халык арасында аңлату эшләрен киң җәелдерү буенча тәкъдимнәрен һәм файдалы киңәшләрен йокы аралаш булса да тыңларга тырыштык.

Семинарның соңгы өле­шендә, кагыйдә буларак, халыкара хәл турында лекция. Аны я район гәзите мөхәр­рире урынбасары Андрей Гыйльмаев, я рай­комның пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Шәриф Сәетов укыйлар иде. Трибуна артына төптәй ныклы гәүдәле, бөд­рәләнебрәк торган чәчле яшь кенә егет чыгып баскач, зал­дагы халык аптырабрак калды. Ә лектор исә, берегездә бер эшем юк, дигән кебек, үзенең көчле тавышы белән сөйли дә башлады. Җир шарын учына салган диярсең, бер дәүләт турында сөйләп бетерә дә икенчесенә күчә. Шулай ашыкмыйча гына илләр арасындагы мөнә­сәбәт­ләргә бәя биреп чыкты. Ул сәгать ярым чамасы сөйләде, ә без исә, тын да алмыйча дигәндәй, тыңладык.
Мин аны партия өлкә комитетыннан килгән лектордыр, дип уйлаган идем. Семинардан соң райком егетләреннән белештем, район үзәгендәге 1нче урта мәктәпнең директоры, Башкортстан дәүләт университетын тәмамлап, юллама буенча районга эшкә килде, фамилиясе – Җәмилев, дигән белешмә бир­деләр.
Рамил Җәмилев район­ның идеология активы арасына менә шулай көчле лектор буларак килеп керде.
Ә аның белән якыннанрак танышуыбыз тагын бер елдан соң, мин райком аппаратына идеология буенча секретарь булып сайлангач булды. Бу вакытта ул партия рай­комының оештыру бүлеге мөдире итеп расланган гына иде. Аңа кадәр бер ел райкомның сәяси мәгариф кабинеты мөдире вазыйфасында үзен уңай яктан күрсәтеп өлгергән. Ул елны ниндидер сайлауларга әзер­лек бара иде. Оештыру бүле­ге мөдирен һәм мине Туймазы шәһәренә республика семинарына чакырдылар.
— Иртәгә таңнан торып, автобус белән китәрсез, — дип “сөендерде” беренче секретаребыз.
Авыл райкомнарында өч автомобиль – “Волга” һәм ике “УАЗик” булып, ни сәбәпле­дер, аларга ике генә шофер каралган иде. Шул сәбәпле идеология буенча секретарь һәр­вакыт “безлошадный” булды.
Озак та үтмәде, кабинетыма Рамил Җәмилев килеп керде.
— Әйдәгез, бүген үк юлга чыгабыз. Бүздәктә минем әти-әнигә кереп кунарбыз да иртә белән Туймазыга юлланырбыз. Сез хәзер өегезгә кайтыгыз да мине көтегез. Үз вакытым белән килеп җитәр­мен.
— Ә нәрсә белән барабыз?
— Бер жаен табарбыз...
Мин өйгә кайтып тамак ялгап алуга Рамил килеп тә җитте. Ничек килгән, дигез әле. Өр-яңа “Жигули”­ның руле артында! Янәшәсенә 3-4 яшьлек улы Алмазны да утыртып алган. Үзе көлә: “Улымны сезгә сөйләшеп барырга иптәш булсын өчен алдым”, — ди.
Шул вакытта Рамил Җәмилевның бик булдыклы кеше булуын да аңладым. Чыннан да, ул елларда җиңел машинаны, аеруча “Жигули”­ны, булыр-булмас кешегә тоттырмыйлар иде.
Көн матур, Тәтешледән Бүздәккә кадәр юл озын, юлдашым ашыкмыйча гына үзенең әллә ни озын булмаган тормыш юлы турында бәян итә.
Рамил Бүздәк районы үзәгендә туып үскән. Мәктәптә яхшы укыган, спорт белән дус булган. Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Башкортстан дәүләт универси­тетының тарих факультетына укырга керү теләге белән Уфага килгән. Бер туганнарына фатирга урнашкан. Ләкин аларның йорты бик шау-шулы урамда булганлыктан, тыныч тормышка өйрән­гән авыл малаеның күзенә төн буе йокы керми. Тәмам йончып, таң алдыннан гына йоклап китә һәм имтиханга соңга кала. Ә ул елларда барлык югары уку йортларында да беренче имтихан – урыс теле һәм әдәбия­тыннан инша. Документларын алып, кире Бүздәккә кайтып китүдән башка чара калмый.
Нишләргә? Университетка керә алмадым, дип, башны ташка орып булмый бит инде... Югалып калмый егет, тормышта барыбер кирәге чыгар әле, дип, Карандагы һөнәрчелек училищесына укырга керә һәм бер елдан соң шофер-автослесарь таныклыгы алып чыга.
Шуны гына көтеп торганнар, диярсең, хәрби комиссариатка чакыртып алып, бер төркем егетләр белән Уфага озатып та өлгерәләр. Бәләкәйдән үк авылда чыныгып үскән егетнең хәрби хезмәткә Балтыйк флотына эләгүе, әлбәттә, беркем өчен дә көтелмәгән хәл булмый.
Өч ел дәвамында диңгез киңлекләрен иңләп, чыныгып кайткан егетне “Бүздәк” совхозына эшкә чакыралар. Яшьләр аны башлангыч комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куя. Төрле чаралар үткәреп, мал азыгы хәзерләүдә, урып-җыю чорында комсомол-яшьләр агрегатлары, җәйләүләрдә терлекчеләр һәм савучылар арасында социалистик ярыш оештырып йөреп, җәйнең үткәне сизелми дә кала.
Ләкин көз якынлашкан саен университетка керү, югары белем алу теләге һаман көчәя бара. Һәм 1979 елның ноябре ахырында Рамил Җәмилев Башкортстан дәүләт университетының әзерлек бүлегенә укырга керә. 1980 елның июлендә исә әзерлек бүлеген уңышлы тәмамлаган егет тарих фа­культетының 1нче курсына кабул ителә.
Университетта укыганда Рамил Җәмилев иң өлгер студентларның берсе була, җәмәгать эшләренең үзәгендә кайный. Ул елларда студент­ларның төзелеш отрядлары бик популяр иде. Беренче курсны тәмамлаган елда ук иптәшләре аны отряд командиры итеп сайлый. Һәр эшкә кыю тотынучы, аны башкарып чыкмыйча үзенә дә, хезмәт­тәшләренә дә тынгылык бир­мәүче егет студент төзелеш отрядларының республика штабы начальнигы дәрәҗә­сенә кадәр күтәрелә. Ул чорда студентлар көче белән республикабыз районнарында бик күп терлекчелек фермалары, машина-трактор оста­ханәләре, башка объектлар төзелә.
Рамил Җәмилев исә 1982 елда — ВЛКСМ Үзәк Комитетының “Алтын башак”, 1984 елда “Студент отрядларында актив эшләгәне өчен” билгеләре белән бүләкләнә.
Университетта укыган елларында ук Рамил Җәмилев Тәтешле сылуы Земфира белән гаилә коралар. Тәтеш­легә кайткач, мәхәббәт җиме­ше булып уллары Алмаз туа.
Ул елларда югары уку йорты тәмамлаган яшьләрне эшкә юллама буенча төрле районнарга җибәрәләр иде. Җәмилевлар гаиләсенә исә сайлау мөмкинлеге бирәләр: Бүздәккә яисә Тәтешлегә.
— Әйдә, Тәтешлегә кайтыйк! — дигән тәкъдим кертә Рамил.
Дөресен әйткәндә, мин Рамил Гафур улының университеттан соң Тәтешле районын сайлаганына гомерем буена гаҗәпләнеп яшәдем. Чөнки, иманым камил, ул елларда һәркем Бүздәкне сайлаган булыр иде. Ниһаять, шушы мәкаләне әзерләгәндә моның сәбәбен ачыклау форсаты чыкты.
— Әгәр Бүздәккә кайтсак, чит районда, ят кешеләр арасында Земфирага авыр булыр, дип уйладым. Ә мин исә авырлыкларны җиңеп өй­рәнгән идем инде.
Мин аннан башка төрле җавап көтмәгән дә идем.
...Гафур абзый белән Фәния апа безне бик җылы каршы алдылар. Килеп керү белән табын артына утырттылар. Икесе дә ачык йөзле, җор телле кешеләр. Гафур абзый “Сельхозтехника” республика берләшмәсенең Бүздәктәге “Т-150” тракторларын ремонтлау заводында өлкән мастер булып эшли икән. Фәния апа исә гомере буе халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында парикмахер булып эш­ләгән.
Ул вакытта төпчек уллары Ринат та өйдә иде. Ләкин ул безнең белән бик ачылып сөйләшмәде. Сызлангандыр, күрәсең. Чөнки аның Әфган­станда хәрби хезмәттә бик каты яраланып, әмма күк­рәген орден-медальләр белән бизәп кайткан вакыты иде.
Рамил кайсы арада хәбәр­ләшеп өлгергәндер, озак та үтмәде, кояштай балкып, Ринат Шәрипов килеп керде. Бүздәк районында байтак еллар дәвамында район хакимияте башлыгы булып эшләп, гомере бик иртә өзелгән Ринат Әмир улын гәзит укучыларыбыз хәтерлидер, дип ышанам. Бу вакытта ул партия райкомының идеология буенча секретаре, ягъни минем коллегам иде. Алар Рамил Җәмилев белән бер мәктәптә укыганнар, шуңа бер-берсен бик яхшы беләләр икән.
— Тиз генә киенегез, караңгы төшкәнче Бүздәкнең тарихи урыннарын күрсәтәм, — дип, Ринат Әмир улы безне алып чыгып та китте.
Кайларда булганыбыз, нәрсәләр күргәнебез онытыл­ган инде, әмма “Бүздәкнең фирменный ризыгы” — үрдәк бәлеше белән сыйланганыбыз әле дә хәтеремдә. Аны шулкадәр симез үрдәкләрдән пешергәннәр, күрәсең, ит калҗалары май эчендә йөзеп йөри.
— Үрдәк ботын шул майга манып ашасаң тәмле була, — дип, Ринат Әмир улы безне өйрәтеп торды.
Ул вакыттан соң күп еллар үтте, күп сулар акты. Тормыш дулкыннары төрлебезне төрле якларга какты. 1991 елда Коммунистлар партиясе таркалып, райком ябылгач, Рамил Җәмилевны район үзәгендәге 2нче урта мәктәпкә директор итеп тәгаенләделәр.
Торак-коммуналь хуҗа­лык­ның производство ида­рәсе начальнигы вазыйфасында эшләгән вакытта Рамил Җәмилевның булдыклы хуҗалык җитәкчесе сәләте тулы куәтенә ачылды, дисәм дә һич арттыру булмастыр. Тәтешледән Кальтәүгә чыгып киткән очтагы 1нче Май урамы елга буенда урнашканлыктан, анда яшәүче халык ел әйләнәсенә диярлек пычрактан җәфаланды. Урамга кышын, җир туңгач кына техника белән керү мөмкин иде. Һәм шушы урамны төзеклән­дерү бурычын район хакимияте торак-коммуналь хуҗалыкның производство идарәсенә йөкләтте. Коммуналь хуҗалык юл төзү оешмасы түгел, аның үз мәшә­катьләре дә баштан ашкан. Ләкин ничек кенә авыр булмасын, Рамил Җәмилев җитәкчелегендәге коллектив бу өстәмә бурычны намус белән үтәп чыкты. Урамдагы чокыр-чакырларны тигезләү, юл полотносы күтәрү өчен ничә мең кубик метр ком-таш ташыганны үзләре генә белә торгандыр, әмма 1нче Май урамы район үзәгендәге иң төзек урамга әверелде. Шунысын да билгеләргә кирәк: бу гаять күләмле эш бер җәйдә башкарылды.
Беренче уңыштан канатланган коллектив район үзәген төзекләндерүгә җиң сызганып тотынды. Һәм 2000 ел нәтиҗәләре буенча Югары Тәтешле авыл биләмәсе республика смотр-конкурсының дипломына лаек булды. Өстәп шуны да әйтергә кирәк: шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр чорда район үзәкләре арасындагы республика бәйгесендә Югары Тәтешле ел саен диярлек призлы урын яулый. Рамил Гафур улының кабинетында бер стенага шушы хактагы дипломнар урнаштырылган. Аларга карап, республиканың тарихын өйрәнергә мөмкин. Мәсәлән, 2006 елга кадәр бирелгән дипломнарга — Премьер-министр Рафаэль Байдәүләтов, 2012 елдагысына – Хөкүмәт җитәкчесе Азамат ­Илем­-­­­­­бә­тов, 2012 елдан соңгыларга Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов кул куйган.
Йөкне тарткан атка төйи­ләр, дип, халык бик белеп әйткән. 2009 елның мартында Рамил Җәмилевны Югары Тәтешле авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасына тәгаен­ләделәр. Яңа вазыйфада мәшәкатьләр бермә-бер артты. Район үзәгендәге урам­нар­ның гомум озынлыгы 100 чакрымнан артык. Аларның күбесенә асфальт түшәлгән. Асфальт барып җитә алмаганнарына ком-таш җәелгән. Авыл биләмәсе башлыгы аларны җиде маршрутка бүлгән.
— Һәр көн иртәнге 5тә торам һәм 6да өйдән чыгып, бер маршрут буенча барлык урамнардан үтәм. Атнаның җиде көненә — җиде маршрут. Шунда барлык кимче­лекләр һәм җитешсезлекләр ачык күренә. Эш көнен шуларны бетерүдән башлыйбыз, — дип, хезмәтне оештыру серләре белән уртаклашты Рамил Гафур улы.
Шушы көннәрдә Рамил Җәмилев 60 яшен билгели. Юбилей – ул узган гомер юлын күздән кичереп, кайбер нәтиҗәләр ясау мәле. Ә 60 яшьлек юбилей бигрәк тә. Чөнки ир-егетләр хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясый. Күпләре лаеклы ялга да китә. Әйтергә кирәк, ил алдында да, халык алдында да йөзе якты юбилярыбызның, чөнки гомере тырыш хезмәттә үтте. Тормыш юлдашы Земфира белән ике ул – Алмаз һәм Маратны тәрбияләп үстер­деләр. Алар икесе дә Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлады. Бүген Алмаз Тәтешле юл ремонтлау-төзү идарәсендә баш инженер вазыйфасында. Марат гаиләсе белән Казанда яши. Көнбагыш эшкәртү заводында үз белгечлеге буенча эшли ул. Заводта смена саен 1 мең тонна көнбагыш мае җитештерелүе аларның халык өчен никадәр мөһим эш белән шөгыльләнүенә ачык дәлил. “Улларым белән горурланам!” – ди Рамил Гафур улы. Ул үзе дә өч оныгы өчен яраткан дәү әти.
Юбиляр белән еракта калган еллар хатирәләрен искә алып, озаклап сөйләшеп утырдык. Шулай да хушлашканда:
— Рамил Гафурович, сине берничә тапкыр туган ягыңа эшкә чакырдылар. Ринат Шәрипов район хакимияте башлыгы булып эшләгән вакытта мәгариф идарәсе начальнигы вазыйфасына “кодалап” Тәтешлегә шәхсән үзе килгәненә шаһитмын. Ни сәбәпле Бүздәккә кайтып китәргә уйламадың? – дип, күңелемдә озак еллар йөргән сорауны бирмичә кала алмадым.
— Иң тәүдә Тәтешленең сылу кызына, килеп күргәч, гүзәл табигатенә, бер-ике ел эш­ләгәннән соң хезмәт сөю­чән, матур күңелле халкына гашыйк булдым. Тәтешледә бәхетемне таптым, дип зур горурлык белән әйтә алам. Шундый халыкны ничек ташлап китмәк кирәк? — дип, соравыма сорау белән җавап кайтарды әңгәмәдәшем.

Рим ӘХМӘТОВ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»